Яшел Үзән

Суд приставлары бурычлары күп булган автомобильне Яшел Үзән автосервисыннан табып алган

Салымны түләмичә дә тыныч йоклыйм, дип уйлаучылар бик нык ялгыша.

Суд приставлары хезмәткәрләре тарафыннан моның киресе исбатланды. Миллионга якын бурычы булган кешенең машинасына арест салдылар.

Салымнарны бөтенләй түләмәү яки аны өлешләп кенә түләү физик һәм юридик затларга карата суд карарларын мәҗбүри рәвештә башкаруга сәбәпче була.

- Казанның Яңа Савин районында салым түләмәүче бурычлыларның саны дүрт меңгә якын. Алар арасында 2500 физик зат бар, ә салым түләүдән качып йөрүче юридик затларның саны ике меңгә якын, - дип ассызыклый Казан шәһәре Яңа Савин районының суд приставлары хезмәте бүлеге башлыгы, өлкән суд приставы Елена Вәлиуллова.
Һәлакәт суд приставларына булышкан
Машинасына арест салынган бурычлыны суд приставлары озак эзләгән. Казанда яшәүче элеге ир-ат Яшел Үзәндә юл-транспорт һәлакәтенә тарый һәм ЮХИДИнең мәгълүмат базасына эләгә. Менә шунда приставлар аны «тотып» ала да инде.

- Һәлакәттән соң транспорт чарасы Яшел Үзәннең бер автосервисына китерелә. Хәзер машинага арест салабыз һәм машина алга таба шушы автомобильне сатачак оешмага тапшырабыз. Әҗәтле кеше моның барысыннан да хәбәрдар. Кирәкле документлар тутырылгач, аңа күчермәсен җибәрәчәкләр. Ун көн узгач, бурычлы әлеге карар белән килешмәсә, шикаять бирергә хокуклы. Әмма шушы ун көн дәвамында ул үз бурычын каплап та бетерә ала, - ди Казан шәһәре Яңа Савин районы суд приставлары бүлегенең суд приставы-башкаручысы Юлия Воронова.

Суд приставлары әлеге бурычлы кешенең беркайда да эшләмәвен, ләкин ЮХИДИ идарәсе базасы буенча ике машинага ия булуын ачыклаган. Әҗәтле кеше теркәлгән урынында яшәмәгәнлектән, машиналарын эзләүгә биргәннәр. Росреестр идарәсе исә әлеге кешенең ипотекада фатиры булуын ачыклаган. Әлеге адрес буенча килгәч, хатыны аның башка фатирда торуын хәбәр иткән. Бурычлы ир-ат суд карары белән ризалашып, үз гаебен таныган, әҗәтен якын арада кайтарам, дип вәгъдә бирсә дә, бу эшне озакка сузган...

Хәзерге вакытта транспорт чарасы бу машинаны сату белән шөгыльләнәчәк оешмада калдырыла. Автомобиль ун көн автосервиста торганнан соң гына документлар бәяләүгә (оценка) җибәрелә. Әгәр машина бәясе бурычтан күбрәк булса, аермасы әҗәтле хуҗага тапшырыла. Машина хуҗасы транспорт чарасын автосервис территориясеннән үз белдеге белән алып китсә, җинаять җаваплылыгына тартыла.

Әҗәт түләттерүнең юллары күп

Бурычлы кешегә карата ике эш ачылып, алар берләштерелгән. Шул сәбәпле, бурычның гомуми суммасы 1 миллионга якын. 70 мең бурычы транспорт салымын түләмәгән өчен булса, икенчесе - Мәскәүдәге юридик оешмага булган 900 мең сумлык әҗәте. Хәер, Яңа Савин районында яшәүче кайбер кешеләрнең әҗәтләре моннан да артыграк икән.
- Безнең район буенча иң зур бурыч 1 миллион 700 мең сумны тәшкил итә. Җир салымын берничә ел түләмәгән бурычлының җир участогына арест салынып, судка мөрәҗәгать иттек. Суд карары чыккач, ул сатуга куелачак. Аннан кергән акча әҗәтләрне каплау өчен тотылачак, - ди Елена Вәлиуллова.
Суд приставлары тарафыннан милеккә арест салудан тыш, башка чаралар да кулланыла. Елена Вәлиуллова әйтүенчә, әҗәтләре күп булган кешеләрнең җәйге чорда Россия Федерациясе чикләреннән чыгуларын чиклиләр. Яңа Савин районы буенча мондый физик затларның саны 300гә якын. Суд приставлары банклар белән дә электрон документлар әйләнешен җайга салган. Физик һәм юридик затларның банк счетларында булган акчаларын бурычларны каплау өчен куллану да актив ысул булып тора. Моннан тыш, ир белән хатын бергә эшләп тапкан милеккә дә арест салынырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: