Яшел Үзән

Су ташып, янгын сүндерә торган заман түгел

Соңгы елларда табигать безне җәйләрен яңгырлар белән артык куандырмый башлады. Шуңа күрә янгын чыгу куркынычы да көчәя. Ваемсызлык, саксызлык бәла-казалар чыгуга китерә.

Урманнарда чыккан янгыннар бигрәк тә куркыныч. Җәйге корылыкта саксыз сызган бер шырпы яисә сүндерелмичә калдырылган тәмәке төпчеге күңелсез хәлләр китереп чыгарырга мөмкин. Ә инде янгыннар чыккан очракта чарасын күрерлек җирлек булырга тиеш.
Бүгенге көндә Яшел Үзән районы территориясендә 85 янгын теркәлгән (былтыр шул чорда - 108). 4 кеше янгын корбаны булган (2014 елда - 6 кеше). Статистика күрсәтүенчә, районда янгыннар буенча хәл киеренке булып калуын дәвам итә, кеше гомерләре өзелә.
- Янгын сүндерүчеләргә киртә ясау­чы төп проблеманың берсе - янгынга каршы су чыганак­ларының төзек булмавы. Алар Яшел Үзәндә 1210 булып, шуларның 994е - янгын гидранты, 92се - ясалма сулык һәм 124е су башнясы, - дип сөйли бу уңайдан янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин. - Чагыштыру өчен шундый мәгълүматны да бирә алам: Татарстан буенча янгын гидрантларының 2,7 проценты төзек түгел һәм ул безнең район күрсәткеченнән 3,5 тапкыр кимрәк. Су чыганакларын язгы-җәйге чорга әзерләү максатыннан чыгып, без «Водоканал» предприятиесе, авыл җирлекләре җитәкчеләре белән берлектә тикшерүләр дә уздырдык һәм һәр җирлек буенча анализ ясадык. Шәһәрдә бу көнгә 507 янгын гидранты булып, шуларның 54е төзек түгел.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 49нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: