Яшел Үзән

Стоп! 609нчы экипаж: каешыңны ки, тизлек сакла, «6.9»нчы рульгә утырма!

Россия милициясенең 100 еллыгына багышланган язмалар сериясен дәвам итәбез. Бу юлы бездә кунакта Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре – полиция лейтенантлары Рөстәм Гыйрфанов һәм Руслан Сафиуллин.

Эчке эшләр органының һәр тармагы катлаулы булса да, ЮХИДИ хезмәте аеруча четерекле участок­ларның берсе. Хәзерге юлларда киеренкелек тә, транспорт чаралары да арта, шуларга бәйле юл сагында торучыларның  эш-мәшәкатьләре дә күбәя. 609нчы экипаж хезмәткәрләре Рөстәм Гыйрфанов һәм Руслан Сафиуллинны юлда йөрүчеләр бик яхшы белә. Аларның очлы күзеннән әле берәүнең дә закон бозып уза алганы юк. «Гаишниклар» кулындагы «тылсымлы» таяк кайбер тыңлау­сыз автомобильчеләрне әкият героена әйләндерә дә куя.  «Беләбез бит инде сезнең шунда торганны!» – дип өзгәләнүче автомобильчеләр дә күпме була.
Көне-төне, җәен-кышын, яңгырда да, карлы буранда да закон  сагында торучы бу яшь һәм энергияле  ир-егетләр полициягә ничек килеп кергән соң? Рөстәм Гыйрфанов, полициядәге хезмәт юлын  2012 елда  ведомстводан тыш сак бүлегенең пульт үзәгеннән башлап җибәргән. Реформалар башлануга ЮХИДИ бүлегенә күчкән. Югары белемле – Казан дәүләт университетының радиофизика һәм электроника факультетын тәмамлаган, хәрби хезмәтне Волгоградта узган.  
Руслан Сафиуллин да Яшел Үзән егете,  5нче гимназияне  тәмамлаган. Мәктәптә укыганда ук  «гаишник»  булырга хыялланганга күрә Икътисад, идарә һәм хокук институтының «юриспруденция» факультетын тәмамлау һәм армиядә хезмәт итеп кайту белән 2013 елда полициягә килгән.
Рөстәм һәм Руслан бер экипажда хезмәт итеп, бер-берсен хәзер бер сүздән, бер караштан аңларга өйрәнгән. Төп бурычлары хокук бозуларны ачыклау, профилактика эшен алып бару, юл фаҗигаләрен булдырмау булса да, аларга төрле очраклар белән очрашырга туры килә. Һәр эш көне үзенә күрә бер тарих кебек истә кала. Һәр очрак аларның үзләрен дә өйрәтә, тәҗрибә  туплана. 609нчы экипажга эш барышында 6.9нчы статьяны еш кузгатырга туры килә. Наркотик кулланган автомобиль йөртүчеләр хәзер аеруча күп эләгә.
– Наркотик кулланучы автомобиль йөртүчеләр арта, – дип сөйли алар икесе дә. – Шикләнеп туктатасың, аракы исе дә килми, аның наркотик кулланганлыгын исбатларга да кирәк. Аны ачыклау өчен бөтен ысулны һәм талантыңны кулланырга туры килә. Сораштыра, психологик басым ясый торгач, күбесе үзләрен-үзләре  ничек фаш итүләрен сизмичә дә кала. Наркотикны үз теләкләре белән кесәләреннән чыгарып салучылары да була. Ә медицина тикшеренүеннән баш тартучыларга 30 мең штраф салынудан тыш, алар 1 ел ярымнан алып 2 елга кадәр  машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәләр. Закон катгый, әмма аңа карап закон  бозучылар кимеми. Хатын-кыз машина йөртүчеләр үзләренчә характер күрсәтә.  Алар безгә түгел, Интернетка күбрәк ышанып,  үзбелдеклеләнә. Шуңа күрә ханым-туташ автомобильчеләр белән  безгә башкача эшләргә туры килә.
Шунда алар җәйге бер вакыйганы да искә төшереп ала. Кыскасы, һәр ситуациядә тиз эш итәргә, административ хокук бозуларны теркәүдән тыш, кешелеклелек һәм хәтта ашыгыч психологик ярдәм дә күрсәтергә кирәк. Күпме кешене алар шулай бәладән дә коткарып кала.    
– Сабан туе көнне Мирныйда «Җиделе»не «ГАЗель» автомобиле бәрдергән иде. «Җиделе»дә Югары Осланнан больницага туганнарын күрергә килүче әби белән бабай. ДТПны теркәү озакка сузыла торган процесс. Шул вакытта кинәт әбинең хәле начарлана башлады. Ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртуга чакырттык, әмма әбиебезнең дә хәле начарайганнан-начарая. Аны үзебезнең машинага утыртып, мигалкаларны кабызып, больницага үзем алып киттем, – дип сөйли Руслан Сафиуллин. – Юл буе әбигә: «үлә күрмә инде, алайса мине утырталар, күзләреңне ач!» – дип бардым. Әбине исән-сау  медикларга тапшырдым. ДТП чыккан урынга кире әйләнеп кайткач,  бабай миннән әбинең хәлен сорый, нәрсә дип әйтим инде мин аңа. «Малаегыз туса, Руслан исемен кушарсыз» дип әйтергә генә калды. Күпмедер вакыттан соң икенче эш буенча больницага барсам, шунда шул  әби-бабай белән тагын очрашырга туры килде. «Без син әйткәнне онытмадык, без аны эшләрбез!» – дип күз кысты бабаебыз.
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең дә һөнәри серләре, алар куллана торган гына ысуллары, алар телендә генә әйтелә торган сүзләре бар. Төнге клублар клиентлары да аларга еш мәшәкать тудыра.   
– Җәй көне иде ул. Төнге клуб янында «Шевроле» автомобилен күрәбез, күзәтәбез. Кузгалып киттеләр, туктарга кушканны үтәмиләр, киресенчә, кача башлады болар.  Нәтиҗәдә без куарга тотынгач,­ машина белән алар агачка барып бәрелде. Машина эче тулы исерек компания иде. Вакытында туктасалар, авария дә чыкмаган, машина да исән калган булыр иде. Машина йөртүченең ничек үкенгәнен күрсәгез сез...
Тотылып, җаваплылыкка тартылучылар арасында полицейскийларга  ялган яла ягучылар да, үз гамәлләреннән бөтенләй баш тартучылар да очрый. Ә бит «гаишниклар» машинасында видеорегис­тратор булмыйча калмый. Хокук бозу нәтиҗәсендә тотылганнар арасында  «Полицейскийлар кыйнады» дип шикаять язучылар да бар. Шуңа карамастан, бу экипаж һәр сменасында үз бурычын үтәргә, юлларда иминлекне максималь  тудырырга тырыша. Шуңа да аларны эчке эшләр җитәкчелеге дә бәяләп, ведомство бүләкләре белән бүләкләп тора. 609нчы экипаж юлга чыккан икән, видеокамераларның да кирәге калмый, һәр автомобиль, йөртүчесе һәм пассажиры, җәяүлеләр – барсы да шушы «гаишник» егетләр күз уңында. Димәк, юлларда да курыкмыйча йөрергә була, әлбәттә инде,  тизлекне арттырмыйча гына.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: