Яшел Үзән

«Сөт эчегез — сәламәт булырсыз»?

Сөт - кешелек дөньясы тәүге тапкыр авыз итеп караган көннән бирле иң файдалы гаилә эчемлеге булып санала.

Кызганыч, кала халкын тәэмин иткән авыл кешесе үзе дә соңгы вакытта сөтне кибеттән ала. Тик, хәзерге технология алга киткән заманда, кефир яки каймак урынына нәрсә сатып алып куллануыбызны кем тәгаен әйтә ала?
Җитештерүчеләр кесәләрен калынайту максатыннан, продукциянең сыйфатына зыян китерерлек түбән бәяле чимал куллануы турында мәгълүматны Интернет челтәрендә дә, зәңгәр экраннар аркылы да җитәрлек ишетергә туры килә. Хәзер ризыкларны бик матур, күз кызыгырлык итеп төрәләр. Ә сыйфат ягыннан кулланучы отыштамы соң? Ассортимент күп­леге ягыннан, әлбәттә, отышта. Хәзерге вакытта, сыек сөттәге коры сөт микъдарын билгеләүче стандарт булдырылачак һәм Россиядә сөт продукцияләренә техник регламент кабул ителде. Документ таләпләренә туры килмәгән очракта 2 млн сумга кадәр штраф каралган. Кайсы җитештерүченең шундый сумма белән шаярасы килер икән? Шуңа күрә, кибет киштәләрендәге сөт продукциясенең бөтенләй үк түбән сыйфатлы булмавына өмет зур. Шунысы кызык, совет заманында табигый сөт чималы ничек җитте икән? Су да кушсыннар, ди (моның шулай булуы беркемгә дә сер түгел), шулай да бүгенге көндәге кадәр коры сөттән файдаланмаганнар бит. Мондый халәттәге сөт турында начар әйтеп булмый, чөнки ул (технология таләпләренә яраклаштырып эшләгәндә) күп сөтле - аксымнар һәм калийга, углеводларга һәм кальцийга, витаминнарга, минералларга һәм аминокислоталарга бай сезонда, сыйфаты югары булган чорда ясала. Үз халәтенә кайтарылган мондый сөт, тулысынча диярлек, җәйге файдалы сыйфатларын саклап кала.
Кибет киштәләренә чын, дөрес сөт про­дукция­ләре генә чыга, дигәнгә беркем дә ышанмая­чак. Ялганлау һәрвакытта да булган һәм булачактыр да. Совет заманында сөтне су белән, каймакны крахмаллы су һәм кефир белән катыштырганнар. Һәр вакытның үз «технологияләре». Хәзер ешрак каймакны «ясыйлар» икән. Сөтнең маен һәм аксымын үсемлекнеке белән алыштыралар, аллергия китереп чыгарырга мөмкин булган төрле матдәләр кушалар. Кефир ясаганда, экономия максатыннан, тере гөмбәчекләр урынына коры закваска кулланалар. Ясалма эремчектә сөт маен пальманыкы белән алыштыралар, ә бу канда холестеринны арттыруга, кан тамырларында тромбоз барлыкка килүгә, йөрәк авыруларына, симерүгә китерергә мөмкин. Сырлар белән дә шул ук хәл.
Төрле мәгълүмат чараларыннан шундый нәрсәләр укып беләсең дә, ис китә инде. Әби-бабаларыбыз сөтне төрле авыру-сырхаулардан дәва итеп кулланган. Ә хәзер, киресенчә, акча түләп үзебезгә чир сатып алабыз булып чыгамы? Ирексездән, авыл җирлеге хезмәткәрләренең алдына тезләнеп, бетермәгез зинһар шифалы эчемлек бирүче хайваннарыбызны, дип үтенәсе килә. Кайтарыгыз авыл болыннарына санап бетергесез сыер көтүләрен, сезнең ярдәмнән башка халык авыруга сабышачак, хөрмәтле авыл уңганнары.

Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: