Яшел Үзән

Спорт – тынычлык илчесе

Яшел Үзән шәһәрендә элек-электән спортка урын түрдән була. 1975 елларда шәһәребезнең спорт мәктәбендә директор булып Николай Селезнев эшли. Спорт гимнастикасы буенча ул Татарстанда иң яхшы тренер, союз күләмендәге хөкемдарга әйләнә. Аның кул астында тәрбияләнгән, күнегүләр үткән Владимир Сафонов 1968 елда - Россия, 1973 елда Универсиада чемпионы исеменә лаек булса, 1971...


Яшел Үзән шәһәрендә элек-электән спортка урын түрдән була. 1975 елларда шәһәребезнең спорт мәктәбендә директор булып Николай Селезнев эшли.

Спорт гимнастикасы буенча ул Татарстанда иң яхшы тренер, союз күләмендәге хөкемдарга әйләнә. Аның кул астында тәрбияләнгән, күнегүләр үткән Владимир Сафонов 1968 елда - Россия, 1973 елда Универсиада чемпионы исеменә лаек булса, 1971 елда Болгариядә дөнья чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелә, 11 ел рәттән спорт гимнастикасы буенча СССРның җыелма командасы әгъзасы булып тора.
Геннадий Востоков 1960-1990 елларда Яшел Үзәннең «Прогресс» футбол командасында тренер булып эшли, 17 мәртәбә Татарстан чемпионатында җиңү яулый, бер тапкыр республика кубогын ота. Аңа Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре исеме бирелә.
Якташыбыз Виктор Колотов Юдино бистәсендә 1949 елда туган. Атаклы футболист, ярымсакчы. Атказанган спортмастеры (1975), халыкара класслы спорт мастеры (1972). Украинаның атказанган тренеры (1986). 1958 елда Юдинода «Локомотив»та балалар командасында уйный башлый. СССР чемпионатында 218 матчта катнаша, 62 мәртәбә капкага туп кертә. СССРның иң яхшы 33 футболчысы исемлегенә кертелә, хәзерге вакытта Яшел Үзәндәге бер стадион аның исемен йөртә. Традициягә туры калып, Яшел Үзән футболчылары бүгенге көннәрдә дә уңышлы чыгыш ясый, төрле шәһәрләрдә, төрле төбәкләрдә спорт - тынычлык илчесе вазыйфасын башкара, халыклар дуслыгына дан җырлый. 1935 елда ук спортчыларыбыз кышкы спартакиадада узыша, Яшел Үзән - Түбән Новгород арасында чаңгы ярышларында катнаша. Биредә Серго исемендәге завод спортсменнарының уңышын аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Шәһәрдә 1932 елда - «Авангард» стадионы, 1940нчы еллар ахырында «Комсомолец» стадионы төзелә, шашка-шахмат, гимнастика, футбол, җиңел атлетика, велокросс, волейбол, чаңгы, тимераяк, авыр атлетика спорт төрләренә аеруча игътибар арта. Нәтиҗәдә, спорт белән йөзләгән кеше шөгыльләнә башлый.
Чаңгычы Евгений Белов, җиңел атлет Антон Бочкарев, штангист Андрей Деманов, чаңгычылар Анастасия Доценко, Андрей Ларьков, авиамоделист Олег Клементьев һ.б. шәһәребез данын Россия, дөнья күләмендә таныттылар.
Соңгы елларда бездә милли көрәш, хоккей, туризм кебек спорт төрләренә дә игътибар артты. Нәтиҗәдә яшел үзәнлеләр республика, Россия күләмендә дә матур күрсәткечләргә ирешәләр.
Әхәт Садриев.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: