Яшел Үзән

Современный әбиләр

Лаеклы ялга чыгып, берникадәр эштән туктап, күңелсезләнеп каласың. Нишләргә, вакытны ничек файдалы һәм кызыклы уздырырга? Күпләр авылда эш беткәнмени соң, дияр.

Аннан яшь барган саен дин юлына кереп китүчеләр дә арта. Хуҗалыгында тавык-чебеш, мал-туары булган кешегә нишлим дип баш ватасы юк. Өй түрендә утыручы телевизоры да магнит кебек бит аның, үзенә тартып кына тора. Бер сериал карый башласаң, бетте баш.

Бу теманы кузгатуым юкка түгел. Бишнәгә баргач, биредә яшәүче оста куллы әбиләр, апалар белән таныштык без. Әйе, аларның да өйдә бетмәс-төкәнмәс эшләре бар, мәшәкатьләре дә җитәрлек. Тик шулай да, тормыш­ларын тагын да ямьләндерү өчен нидер җитми. Уйлаша торгач, уртак бер фикергә килеп, авылның мәдәният йортында узган ел көз оста куллар түгәрәген оештырып җибәрәләр. Башлап йөрүчесе, шушы бинаның директоры - Әнисә апа Закирова. Түгәрәккә теләге булган һәркем килә ала. Нигездә апалар, ак яулык­лы әбиләр. Шунысы гаҗәп­ләндерә: яшисен яшәдек инде, бәйләмичә дә, дип кул селкеми алар. Ә яңалыкка, күбрәк өйрәнеп калырга омтылышлары шулкадәр көчле. Рәйхана апа Зыятдинова кечкенәдән кул эшенә битараф булмый: носкилар, кофталар бәйли һәм белгәнен башкаларга да өйрәтергә омтыла.

- Мәктәптә укыганда ук бәйли башлаган идем, гомер буе энәдән аерылган юк. Үрнәкләрен китап-журналлардан, интернеттан, телевизордан карыйбыз, - ди ул.

Бөтен җаны-тәне белән башкарган кул эшләрен күрсәгез, шаклар катасыз, тамчы да арттырып әйтүем түгел. Ниләр генә юк монда: оекбаш, кофталар, шәл, төрле җәймәләр, мендәр тышлары, аккош­лар, чәчәкләр...

- Җиде шәл бәйләдем. Барысын да туганнарга өләшеп тә бетердем инде. Башкаларны куандыра алу - үзе зур бәхет бит ул, - ди түгәрәккә йөрүче Рәхимә апа Шәйдуллина.

Ак яулыгын бөркәнгән, бик зур-ур сумкасын күтәреп бер әби килеп керде. «Тура базарына сатырга барам әле», - дип шаяртып алырга да онытмый. Күренеп тора бик булган әби бу. Килеп тә керде, Кыш бабай кебек капчыгыннан иҗат җимешләрен чыгара да башлады.

- Шушы энә белән җепне кулга алгач, бөтен җаныбыз тынычланып китә. Эч серләребезне бушатып, дөнья хәлләрен сөйләшеп, рәхәтләнеп китәбез. Дога кылып, чәй эчеп, җырлап, вакытыбызны бик күңелле үткәрәбез. Яңа үрнәкләр өйрәнеп, миләребез чис­тара, картаерга вакыт юк, кызым, - ди, кул эшләрен күрсәтә-күрсәтә Гамилә апа Гайнуллина.

Бүген исә бик тырышып, пәлтә, кофта бәйләргә өйрәнәләр. Киләчәктә элеккеге кебек палас сугарга өйрәнәселәре килә. «Районда палас сугу остасы юкмы икән, бик теләп өйрәнер идек», - ди алар. Бирегә йөрүче әбиләрнең күбесе бүген ялгыз. Шуңа да алар күңел төшенкелегенә бирелеп өйдә утыр­мый. Планнары зурдан. Әле кышын чаңгыга басарга исәпләре. Командага 4-5 кеше җыелды инде, диләр. Мәктәп бинасына ислам дине нигезләрен өйрәнергә дә йөриләр. Җәен урманнан кайтып керми җиләк, гөмбә җыялар. Кыс­касы, мондый современный әбиләрне күптән күргән юк иде әле. Афәрин, күз тимәсен, һәрвакыт шулай тормыштан ямь табып яшәгез диясе генә килә сезгә!

Йә әйтегез әле, кайсы авылда тагын шундый түгәрәкләр эшли? Чигү-бәйләүгә оста куллы кешеләр һәр авылда бар, югыйсә.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: