Яшел Үзән

«Социаль такси» сезне көтә. Кая барабыз?

Хәзерге тыз-быз заманында тирә-ягыбызга күз салырга да вакыт юк.

Һәрберебез үз мәшәкатьләребез эчендә кайнап, җәмгыятебездә чынлап та ярдәмгә мохтаҗ, кайда да булса барып килү түгел, урамга саф һава суларга чыгу да газап булган категория кешеләренең янәшәбездә генә булуларын кайвакытта күрмибез дә.
Хәрәкәтләре чикле булган гражданнарның мәнфәгатьләрен кайгыр­тып, Яшел Үзән муниципаль районында «Социаль такси» хезмәте гамәлгә кертелде. Әлеге махсуслаш­тырылган автобус, инвалидлар һәм аз мобильле кешеләрне районыбыз инфраструктурасының социаль әһәмиятле объектларына йөртү өчен билгеләнгән. Сәламәтлек саклау уч­реждениеләренә баручыларга өс­тен­лекле хокук бирелә.
«Социаль такси» хезмәтен куллану мөмкинлеге Яшел Үзән муниципаль районы җирлегендә яшәү урыны буенча теркәлгән физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнарга бирелә. Аларны йөртү, социаль яклау бүлекчәсенә эш көннәрендә ике көн алдан бирелгән заявка нигезендә башкарыла. Хезмәт иртәнге 7дән кичке 8гә кадәрге вакыт аралыгында күрсәтелә. Аерым очрак­ларда ял һәм бәйрәм көннәрендә дә такси хезмәтеннән файдаланырга була. Заказ бирүченең, социаль әһәмиятле объектларга барганда, бер озатып баручысы булырга тиеш. Чөнки такси йөртүче вазифасына этажлар буенча йөргәндә ярдәм итү, транспорттан подъездга кадәр илтү, инвалид коляскасыннан пассажир креслосына күчереп утыр­ту керми. Ул автобуска менгәндә һәм төшкәндә генә ярдәм итә ала. График буенча дәвалану алучыларга, куелган заявкалар нормасыннан һәм техник мөмкинлекләрдән чыгып, шулай ук әлеге хезмәттән файдаланырга була. Ә заказ бирүче исерек булганда, үзе турында тулы мәгълүмат бирмәгәндә, бер көнгә заявкалар чиктән тыш артып киткәндә, барырга теләгән объект социаль хезмәт күрсәтү исемлегендә булмаганда, берничә тапкыр заявка биреп тә, бармаячагы турында алдан хәбәр итмәү очраклары булганда һ.б. - «социаль такси» хезмәтен күрсәтмәскә нигез булып тора. Түләү күләменә килгәндә, ул ЯҮМР башкарма комитеты карары белән билгеләнә һәм хәзергә шәһәр эчендә йөрткәнгә бер кешедән 60 сум, ә шәһәрдән читтә хәрәкәтләнгәндә 1 км - 8 сум тәшкил итә. Җиде яшькәчә балалар (7 яшьне дә кертеп) бушлай йөри.
Бик кирәк булганда гына фатир бусагасын узып чыгарга мәҗбүр булган физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен бу хезмәт чын мәгънәсендә бүләк. Озак еллар аның рәхәтен һәм ярдәмен күреп исән-
имин йөрергә язсын.
Заявкаларны 5-58-80, 4-17-45 телефоннары буенча эш көннәрендә 8:00 - 17:00 кабул итәләр. Өч көн алдан шалтыратырга кирәклеген дә истән чыгармагыз.

Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: