Яшел Үзән

Сорагыз, җавап бирәбез

- Безнең Мулла Иле авылының Үзәк урамы бик начар хәлдә, инде ничә елдан бирле бу мәсьәләне күтәреп килсәк тә, чишелгәне юк. «Ирек мәйданы» газетасына сорау биргәч, авыл җирлеге башлыгы быел бу урамны төзекләндерәчәкбез дип җавап биргән иде. Ә «Яшел Үзән»дә яңартылачак юллар исемлегендә Мулла Иле күренмәде. Бу ни дигән сүз,...

Мулла Иленнән укучыгыз.
- Сорау булган очракта миңа, авыл башлыгына, мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ике километрдан озынрак булган Үзәк урамның 500 метрына вак таш җәйгән идек. Быел исә дәүләт программасы буенча тагын 500 метрын төзекләндерергә исәпләп торабыз. Узган ел үзсалым акчасы бездә 200әр сум иде, шуңа да карамастан, 75% кына җыя алдык. Быел исә 300 сум итеп билгеләдек һәм, узган ел белән чагыштырганда, халык теләп бирә. Ул акчаны шулай ук киләчәктә авыл юлларына тотачакбыз. Аннан шунысы да күңелгә тия: күп очракта үзсалым акчасын тапшырмаган кешеләр ризасызлык белдерә. Бу акчаның авылның киләчәге өчен тотылуын аңласак иде, - диде авыл башлыгы Илдар Сәлахиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: