Яшел Үзән

Соңарган әманәт

Авылыбызның үткәне турында истәлекләр туплаганда күп кенә материалны Рабига апа Дәминовадан яздырып алган идек. Ул сугыш елында һәм соңрак та авыл Советы рәисе булып эшләгәнгә, авылның яшәешен, сулышын белгән кеше. Мәктәптәге очрашуларда аның төгәл көне-сәгате белән хәтерләп әйткән, сөйләгәннәре күз алдымда.

Гыйбадулла бабай колхозлашу чорында актив кеше булган, балалары да һәр эшнең «пионерлары» булганнар. Шәйхетдине – авылга  беренче трактор алып кайтучы, тракторда эшләүче, Хәкимулласы да алдынгы карашлы, кызлары Рабига апа аңлы, кыю кыз булган күрәсең.
1924 елгы Рабига апа сугыш чорында 17-18 яшьлек кыз – авыл белән идарә итәрлек булсын әле! Димәк, кыю да, көчле дә, тәвәккәл дә, һәр нәрсәнең алдын-артын уйлап эш итүче акыллы да булган ул.
Нинди авыр чор бит! Никадәр хезмәт, җаваплылык, таләпчәнлек, кырыслык та, уйлап эш итәргә дә кирәк. Авылдашларны да рәҗетмәскә, хөкүмәт алдында да планны үтәргә кирәк. Ә авыл халкы ачлыкта, ялангачлыкта, ягарга утыны юк. Бар булганы – түләүсез таякка эшләгән хезмәт көне!
Бакырчы турында язмаларымны укыгач, җыйганны белгәч, ул мине берничә тапкыр үзенә чакырды. Авылның беребез – бер башында, ә без икенче башында  булганга, аның белән очрашу ничектер соңарды. Бер-ике төштем, керә алмадым.
Соңгы төшүемдә ул мине кызыдай каршы алды (Халидәсе белән класс­ташлар идек без). Ачуланып та алды, көттем дип. Балачагын, колхоздагы чорны, авыл Советында эшләгән вакытын түкми-чәчми, көнен-сәгатен белеп сөйләвенә гаҗәпләнерлек.  Сөйләп туя алмый, тыңла гына.  Тик без һаман ашыгабыз бит, тыңлыйсы да  тыңлыйсы калган.
Безнең Бакырчылар элек-электән һөнәрле халык бит, ирләре, читкә чыгып, кое казыган, хатын-кызлары  сарык йоныннан шәл бәйләп саткан.  Акча юк чакта акча юнәткән, дөнья көткән. (Бу турыда язмам бар иде).
– Сугыштан Хәмит аяксыз кайтты. Мин авыл Советында эшлим. Бөтен кеше шәл бәйли, шәл өлгертә дә пәнҗешәмбе иртүк (эшкә барганчы кайтып та җитәләр) Кәвәл базарына шәл сатарга бара. Әлмән-Кармышлар, шәл җыеп, Төрләмәдән үтә торган поездларда йөреп шәл саталар. Ул вакыт шәл сатучыны да «спекулянтлар» дип милиция тота, судить итә, штраф сала. Авылга бертуктаусыз районнан (Норлаттан) уполномоченныйлар килә. 10 төрле налог бар, халык түләргә тиеш. Өйләнмәгән егеткә дә, кияүгә чыкмаган кызга да «бездетный» налогы килә бит. Мин дә шәл бәйлим, акча кирәк бит. Берсендә уполномоченный Нурмиев өйгә үк килде. Безнең бакчада киергегә киереп куйган шәл тора. Моны күрде дә бу кемнеке дип сораштыра. Йомшак җәеп катыга утырт­макчы була бу мине, ул чак бер кесә иген урлаганнарны да төрмәгә яптылар бит. «Туган, сез мондагыларны җәберләмәгез, без тегендә – сугышта солдатта ач  булмадык, авыл ашатты, налогны шул шәл сатып түли бит халык. Үзе йоны, үзе бәйли, урламый бит», – диде. Тирә-як авыллар налог планын үти алмаганда да, Бакырчы үтәде, шуның өчен миңа район 20 сум премия бирде, ул акча бик күп иде. Үз гомеремдә алган премиям, – дип сөйләде Рабига апа.

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Тулырак газетаның җомга санында.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 11 декабрь 2017 - 12:04
    Без имени
    Бикмуллин Салават Бикмуллович- с нашим отцом, (отец из д.Городище Мингазетдинов Ярхамутдин), оба с -1904 года рождения, уроженцы Татарстан, Зеленодольского р-на, д.Бакырчи, прошли всю Великую Отечественную войну, рядовые, демобилизованы в 1945 году. Земляки, ( деревни были рядом) у чились в одной школе с.Нурлаты, оба окончили медресе, вернулись с фронта в соседнюю Республику Башкортостан. Жил Бикмуллин Салават в д.Шардак Татышлинского района, дожил до 103 лет, в последние годы жил в д.Кальтяево Татышлинского района и служил в мечети до своих последних дней в д.Кальтяево. На вопрос корреспондента районной газеты "Тэтешле хэбэрлэре" в связи с его долголетием: "Не показалось ли вам, что прошли очень большую и долгую жизнь?" На что он ответил: что дожив до 103 лет, он ощутил всего лишь: "Ишек тобеннэн алып, тургэ тиклем генэ узган кебек булдым". Он умел шутить. Уроженец д.Бакырчи прожил достойную жизнь совсем далеко от своей Родины, т.е. в другой соседней республике. Хорошие люди были.