Яшел Үзән

Сөләйман абый – мулла иленең иң кадерле кешесе

Сөләйман Бикмулла улы Биктаһиров - Мулла Иле авылында яшәүче бердәнбер сугыш ветераны. 1941-1945 елларда бу авылдан барлыгы 609 ир-егет яуга алына. Шулардан 308 кешегә генә туган ягын кабат күрергә насыйп була. Әйе, зур югалтулар белән яулана 9 май көнендәге бәйрәм. - Менә шушы Җиңү бәйрәменең беренчесен, 1945 елның 9 маен,...

Сөләйман Бикмулла улы Биктаһиров - Мулла Иле авылында яшәүче бердәнбер сугыш ветераны. 1941-1945 елларда бу авылдан барлыгы 609 ир-егет яуга алына. Шулардан 308 кешегә генә туган ягын кабат күрергә насыйп була. Әйе, зур югалтулар белән яулана 9 май көнендәге бәйрәм.

- Менә шушы Җиңү бәйрәменең беренчесен, 1945 елның 9 маен, бик яхшы хәтерлим мин, - дип сөйләде авыл имамы Равил Сәйфетдинов халыкка. - Нәкъ быелгы кебек кояшлы матур көн иде ул. Безне, кечкенәләрне, шунда бер кырыйга тезеп куйдылар. Барчабызның да елаганы хәтердә калган. Җыелган халык елады, без, нарасыйлар, аларга иярдек инде. Яудан кайткан авылдашларына карап елады халык. Аларның исән-имине бик сирәк иде бит: кайсының ярасы да төзәлеп бетмәгән әле, кайсының аягы юк, кайсының кулы... Менә нинди хәлгә җиткерә сугыш! Бүгенге бәйрәм - тынычлык бәйрәме ул, бүтән кабатланмасын кан кою, дигән олы теләкнең чагылышы булсын иде ул!
9 май көнне, 1945 елда Германияне җиңгән көнгә багышлап, Мулла Иле авылында үткәрелгән митинг менә шулай авыл имамы Равил Сәйфетдинов чыгышы белән башланып китте. Имам үзенең сүзен һәлак булган якташлары рухына дога укып тәмамлады.
Митингка җыелган халык Сөләйман аганы олылады. Сугыш ветеранын түргә утырттылар, мәктәп балалары аңа кызыл төсле лалә чәчәкләре бүләк итте. Каршы якта куелган эскәмияләрдә авылның өлкән агалары һәм әбиләре утырды. Шулай итеп, утырышкан олыларны мәктәп балалары, Мулла Иле мәдәният йортының «Яшьлек» ансамбле биеп һәм җырлар җырлап күңелләрен ачты.
Язгы җылы көн үзе дә, күңелне күтәреп, матур торды. Их, онытылып бәйрәм итәсе иде лә мондый аяз көнне! Ни кызганыч, кешелек дөньясында, күңелне шомландырып, кан коюлар һаман булып тора. Иң күп һәлакәт китергән икенче бөтендөнья сугышы да онытылмый. Мулла Илендәге митинг оешкан төстә, сценарий буенча барды. Биредәге оешма вәкилләре халык алдында чыгыш ясады һәм яу кырында ятып калган мулла илелеләрнең исемнәре язылган һәйкәл янына чәчәк бәйләмнәре куйдылар. Район хакимияте исеменнән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгече Наил Хәйретдинов чыгыш ясады. Барысының да теләкләрен, мөгаен, Мулла Иле җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев әйткән сүзләр белән белдерергә мөмкин булыр иде.
- Бер кеше кайгысы - кайгы түгел, ә менә ил кайгысы - кайгы ул. Илгә сугыш афәте килмәсен, бездә тынычлык торсын! - диде ул.
Чыннан да, җиңү яулаганга инде 68 ел вакыт үтсә дә, ул сугыш әле дә йөрәкне әрнетә, тынгылык бирми. Халык дошманны җиңсә дә, аның тормышы шундук җиңеләйде дип әйтеп булмый бит әле. Сугышта катнашкан ветераннар сафы елдан-ел сирәгәйсә дә, ул елларны бүтәннәр дә яхшы хәтерли. Без митингка килгән Нуриева Хәйрикамал әби белән танышып сөйләшеп алдык. Ул яшьли колхозда җир сөрә, 1942 елда, Идел буе немецлары белән бергә, Буа тимер юлы төзелешендә эшли. Анысы беткәч, кызны урман кисәргә җибәрәләр. Ир-егетләрне яуга алсалар, башка эшкә кыз-хатыннарны җигәләр... Онытырга мөмкинме соң ул чактагы тиңсез авырлыкларны!
...Митинг ахырында өлкәннәрне кыр кухнясына охшатып ясалган табынга чакырдылар. Хөрмәтле ветеран Сөләйман аганы авыл җирлеге башлыгы үзе, култыклап алып килеп, өстәл башына утыртты. Олылар коймак белән кайнар чәй эчеп сыйланып утырганда, Мулла Иле сәләтлеләре җырлар җырлап, биюләрдә бөтерелеп концертны дәвам иттерделәр.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: