Яшел Үзән

Сәләтлеләр Университеты 17 декабрь көнне гомумреспублика ата-аналар җыелышы уздыра

17.12.2015 көнне 17:00 сәгатьтә Татарстанда беренче мәртәбә гомумреспублика ата-аналар җыелышы үткәрелә. Аңа яшь татарстанлыларның әти-әниләре, мәктәп директорлары һәм укытучылар чакырыла.

Чарада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан да вәкилләр катнашачак. Җыелышны Сәләтлеләр Университетының гыйльми җитәкчесе, педагогик фәннәр докторы Сергей Гиль уздыра.

Республика ата-аналар җыелышы Татарстан мәктәпләренең иң яхшы практикаларын һәм эш стратегияләрен бер урында туплау максатыннан оештырыла. Бу мәйданда һәрбер мәктәп җитәкчесе, укытучы яки ата-ана үзенең мәгърифәткә карашы һәм аны тагын да нәтиҗәле итү юллары турында бүлешә алачак. Болардан тыш чарада 4 мөһим сорауга җавап табылырга тиеш булачак: Сезнең балагыз белемле генә түгел, ә дөньядагы яшәү эшчәнлеге турындагы иң югары белемгә ия булсын өчен нишләргә? Кайсы яктан ул көчле, ә нинди сыйфатларын үстерү өчен әле тырышырга кирәклеген аңа ничек аңлатырга? Балагыз тәҗрибә тупласын һәм белемен эштә кулланырга өйрәнсен өчен нишләргә? Тормышта үзенең ролен һәм үзенең урынын аңлауны балага ничек җиткерергә?

Әлеге җыелыш Казанда ИТ-паркта була һәм шуннан Интернет аша трансиляцияләнәчәк. 3000 артык ата-ана өчен видеоконференция бөтен Татарстан буенча оештырылачак. Моннан тыш, онлайн - трансиляциягә теләгән һәрбер кеше кушыла ала.

www.youtube.com/watch?v=IXSJp9YJA3Q

Адрес: Казан шәһәре, Петербургская урамы, 52 йорт, ИТ-парк, 1 кат (конференц-зал), 17:00

Өстәмә мәгълүматны 8 800 222 20 38 һәм +79083484860 телефоннары буенча белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: