Яшел Үзән

Сәламәтлек акчадан кыйммәтрәк

Социаль хезмәтләр җыелмасы - дәүләт ярдәме Күптән түгел ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Афанасьева, Яшел Үзән медицина учреждениеләре, үзәк даруханә, Пенсия фонды һәм социаль яклау хезмәтләре, җәмәгать оешмалары һәм җирле басмалар вәкилләре катнашында 2013 елда ташламага ия булган гражданнарны социаль хезмәтләр җыелмасы белән тәэмин итү темасына багышланган брифинг булды. Район...


Социаль хезмәтләр җыелмасы - дәүләт ярдәме
Күптән түгел ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Афанасьева, Яшел Үзән медицина учреждениеләре, үзәк даруханә, Пенсия фонды һәм социаль яклау хезмәтләре, җәмәгать оешмалары һәм җирле басмалар вәкилләре катнашында 2013 елда ташламага ия булган гражданнарны социаль хезмәтләр җыелмасы белән тәэмин итү темасына багышланган брифинг булды.
Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Илгиз Һидиятов районда авыруларның дарулар белән тәэмин ителеше турында кыскача сөйләде. Федераль ташламага ия булган 17555 кешенең 13752се (78,2%) акча алуга өстенлек биреп, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. 3653 гражданның 2248е өстәмә рәвештә дару алу хокукыннан файдаланган. Яшел Үзән муниципаль район буенча 11922 рецепт бирелеп, даруханәләрдә 6880 мең сумлык дару препараты бирелгән. Атна саен дару булмаган рецептларга анализ ясалып, аларга алмашка икенче дару бирү мәсьәләсе карала. Күп чыгымнар таләп иткән җиде авыру буенча (27 рецепт) дарулар бәясе 9,5 миллион сумнан артып киткән.
Региональ ташламага ия булган 11151 кешенең 3157се дару алу хокукыннан файдаланган. Даруханә пунктларыннан 5418 рецепт буенча 3274 мең сумлык дару алынган.
Брифингта катнашучылар журналистлар сорауларына җавап бирде.
- Социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе күпме?
Ольга Корсакова, ПФ идарәсе җитәкчесе:
- Әлегә аның бәясе аена 795 сум 88 тиенне тәшкил итә. Бу акчаның 613 сумы табиб рецептлары буенча дарулар алу, 94,83 сумы - шифаханә-курортта дәвалану, 88,05 сумы юлда йөрү өчен каралган. Һәр ел 1 апрельдә бу җыелма бәясе индексацияләнә. 2013 елда дарулар өчен биреләсе акча 704 сумны тәшкил итәргә тиеш. Шуны да билгеләргә кирәк, ташламага ия булган кешегә бу исемлектән үзенә кирәклесен генә дә сайлап алу мөмкинлеге дә бирелә. Мәсәлән, препаратларны һәм юлда йөрү хезмәтен, яисә шифаханәдә дәвалануны.
- Ташламалы рецептлар буенча дару бәясенә нинди дә булса чикләүләр бармы?
Илгиз Һидиятов:
-Ташламалы рецептлар бирү билгеле бер сумма белән чикләнми. Болардан тыш, дарулар төп авыруны дәвалау өчен генә түгел, ә булган башка авырулар һәм профилактика өчен дә билгеләнергә мөмкин. Хроник авырулы ташламага ия булган кешеләргә тотылган финанс чыгымнары, кагыйдә буларак, социаль хезмәтләр җыелмасында билгеләнгән суммадан артып китә.
- Кайсы авырулар бик чыгымлы булып санала?
- Иң беренче чиратта - онкология авырулары. Бер елга рак авырулы кешеләрне препаратлар белән тәэмин итүгә акча суммасы 224 мең сумнан алып миллион сумга кадәр җитәргә һәм хәтта аннан артып та китәргә мөмкин. Эндокрин, аллергия, психик авырулы кешеләрне дәвалау шулай ук кыйммәткә төшә. Әгәр дә дарулардан баш тартылса, авыру барлык препаратларны үз акчасына сатып алырга мәҗбүр була. Ә яшел үзәнлеләрнең күбесе өчен ул күтәрә алмаслык бәя.
Социаль ярдәмнән баш тартучылар үзләрен ышанычлы страховкадан мәхрүм итәләр, ә бит аның өчен хәтта взнос та түләргә кирәкми - алар дәүләт ташламасы буларак бирелә. Яшел Үзән табиблары практикасында уңышлы ясалган операциядән соң, дәвалануны дәвам итәргә акчасы булмау сәбәпле, үлеп китүчеләр дә бар. Ә ул дәүләт ташламасыннан үз теләге белән баш тарткан булган. Тагын бер мисал: күптән түгел бер авыру, йөрәген күчереп утырткач, үлеп китте. Катлаулы хирургия операциясе уңышлы узса да, аннан соңгы дәвалануга аның акчасы юк иде.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Тулы варианты 64нче санда

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: