Яшел Үзән

Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә

Җилнең тизлеге секундына 15-18 метр булырга мөмкин.

Бүген, 18 июльдә, көндез һәм кич республика территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-18 метр булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: