Яшел Үзән

Синоптиклар карлы яңгыр һәм бозлавык турында кисәтә

Казанда көндезге максималь һава температурасы +6°C градус булачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, 30 октябрьдә Казанда болытлы һава торышы көтелә. Температура көндез +6 °C кадәр җылы булачак.

Күпчелек районнарда урыны белән явым-төшем – кар һәм яңгыр явуы фаразлана.

Һаваның минималь температурасы төнлә – 0-+1°C, көндез максималь һава температурасы +6°C градус булачак.

Казанда синоптиклар төнлә болытлы һава торышы фаразлый. Көндез урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Урыны белән томан, бозлавык булуы ихтимал.

«Татар-информ»

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: