Яшел Үзән

Синоптиклар белем бәйрәме көнне көчле яңгырлар булачагын искәртә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы хакында кисәтә.

Җәйнең соңгы көннәрендә республикада һава торышы кискен үзгәреп тора.

Бүген кич, төнлә һәм 1 сентябрьдә көндез республика районнарында урыны белән кыска вакытлы көчле җил, яшен һәм көчле яңгырлар булачагы фаразлана. Секундына 20 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: