Яшел Үзән

Ә син үзсалым акчасын бирдеңме?

Районның кайбер авыл җирлекләре үзара салым акчасын җыеп бетерде инде.

Шул ук вакытта бу эш бик авырлык белән барган авыллар да юк түгел.
Өлкәннәр әйтүенчә, мондый салым совет заманында да булган. Халыктан җыелган акчага юллар төзекләндерелгән, күперләр салынган, зиратларны карап торганнар. Тик ул заманның үзара салымы бүгенгесеннән аерыла, ул чорда күпме акча тупланса, шул суммага гына эш башкарылган. Хәзер исә халык керткән һәр сумга хөкүмәт тарафыннан тагын дүрт сум өстәлә. Әйе, кемдер килеп синең авылда нәрсә дә булса майтарыр дип көтеп ята торган заман түгел хәзер. Хөкүмәтебезнең әлеге программасы нигезендә җыелган акчага башкарылган эшләр күз алдында һәм мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Елга бер тапкыр түләнә торган үзсалым акчасының күләмен, референдум уздырып, халык үзе билгеләде һәм нинди максатларга тотылуын да үзләре хәл итә. Мәсәлән, Акъегет авыл җирлегендә быел бу акчаны 600 сум итеп билгеләргә булганнар. Алар шулай итеп өч еллык эшне бер елда башкарырга уйлаган.
- Акъегет авыл җирлегендә үз салым акчасына күп эшләр башкарылды. Ул күпер булсынмы, әллә инде юлмы, эш күренгәч, халык та акчасын бирә. Әгәр дә инде бернинди үзгәреш юк икән, әлбәттә, кешенең акча чыгарасы килми. Кайбер авыл җирлекләре бу акчаны кышын кар чистартырга тота. Минемчә, үзсалым акчасы андый вак эшкә түгел, ә чишмәләрне төзекләндерү, юлларны яңарту, янгын гидрантлары булдыру, балалар мәйданчыгы ясау кебек хезмәтләргә тотылырга тиеш, - дип сөйли район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев.
Җитәкче сүзләренә караганда, агымдагы елның 6 аена 2 млн 535 мең сум акча җыелган, бу барлык сумманың 35%ы дигән сүз. План буенча 7 млн 786 мең сум җыелырга тиеш. Соңгы ике елда 3,5әр млн сум тупланган булган. Күгеш белән Новопольский җирлегендә үзсалым акчасын һәркем тапшырган. Мулла Иле, Олы Яке, Олы Ачасыр, Урысбага, Акъегет, Шырдан җирлекләре дә төгәлләү алдында. Ә менә Раифа, Әйшә, Норлат, Карамалы Тау, Осиново, Васильево халкы үз салым акчасын тапшырырга ашыкмый. Норлатның 40%, ә Васильевоның бары 7% халкы үзсалым акчасын биргән.
Акчаны җыеп алу бер, аны вакытында, кирәкле юнәлештә куллана белергә дә кирәк әле. Бу яктан Акъегет, Әйшә, Ключи, Шырдан, Күгәй җирлекләре мактауга лаек. Узган ел алар үзсалым акчасын әйбәт үзләштергән.
Әйе, бик авырлык белән генә кергән акчаны чыгарып бирәсе кыен ул. Әмма, гомер иткән авылыңның һәр яктан төзек, матур булуын теләсәң, елга бер тапкыр иганәчелек итсәң дә була торгандыр. Әнә Акъегет авыл җирлеге халкы 600 (!) сум бирергә әзер, ә кайберәүләр 100 сумын да күпсенә. Хөкүмәт биргән мөмкинлекне кулдан ычкындырмасак иде. Юл юк, күпер җимерек дип зарланып кына йөреп булмый ул, ә үз өлешеңне дә кертергә өйрәнергә кирәк.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: