Яшел Үзән

Син бит җиргә җылы, якты ямь өстәргә яратылган

И гомер дигәнең, Гөлинәбезнең дә матур юбилее килеп җиткән икән бит. Әле дә кызлар кебек сылу гәүдәле, җитез, хәрәкәтчән, озын кара толымлы, гел елмаеп кына торучы Гөлинә Барый кызы Габделхәева­ның хезмәт кенәгәсендә ике генә язма: Мулла Иле мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп кабул ителү һәм 7 елдан соң, шул ук...

И гомер дигәнең, Гөлинәбезнең дә матур юбилее килеп җиткән икән бит. Әле дә кызлар кебек сылу гәүдәле, җитез, хәрәкәтчән, озын кара толымлы, гел елмаеп кына торучы Гөлинә Барый кызы Габделхәева­ның хезмәт кенәгәсендә ике генә язма: Мулла Иле мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп кабул ителү һәм 7 елдан соң, шул ук мәдәният йортының директоры итеп күчерелү.
Гөлинә ишле гаиләдә үсә. Әнисе Халә апа өздереп биегәнгәме, ул кечкенәдән биюгә тартыла. Мәктәп елларыннан ук концертлар, кичәләрдә бии. Икенче шөгыле - рәсем ясау була. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга сынлы сәнгать училищесының рәсем дәресе укытучылары әзерләү бүлегенә документларын тапшырырга дип килсә, ан­да инде керү имтиханнары тәмамланган була. Шу­лай итеп, кызыбыз башка уку йортына барып тормый, авылына кайта. Ә декабрь аенда аңа мәдәният йортында эш тәкъдим итәләр. Сәнгатьтән ерак китәсе булмый, ул рәхәтләнеп риза була.
Алабуга мәдәният учи­­­­­лищесының хор-дирижерлык бүлеген тәмамлап, Мулла Иле мәдәният йортында директор булып эшләүче үз эшенең остасы, тәмле телле, ипле Зөләйха апа Сафина белән эшли башлый, аннары, читтән торып укып, режиссерлык белгечлеге ала.
Ә рәсем ясау киләчәктә аның эшендә бик ярап куя. Лозунг, белдерү, стена газеталары, бюллетеньнәрне бик матур итеп яза, бизи ул (теге заманнарда ансыз булмый).
Режиссерлык белгечлеге аңа профессиональ театрлар куя торган Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак», Юныс Әминевнең «Язылмаган законнар», Әнгам Әтнабаевның «Шоңкар», Таҗи Гыйззәтнең «Төнге сигнал» Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар», «Әниләр һәм бәбиләр» спектакльләрен сәхнәгә куярга ярдәм итә.
Мулла Иле, гомумән, зыялы, укымышлы, сәнгатькә, җыр-биюгә, шигърияткә гашыйк шәхесләре, ша­гыйрь-шагыйрәләре белән аерылып тора. (Равил абый Сәйфетдинов үзе генә ни тора!) Шуңа күрә Гөлинәгә халыкны төрле түгәрәкләргә тарту, спектакль-концерт­лар, конкурслар оештыру авыр булмагандыр дип әйтәсем килә. Алай да һәркемнең күңеленә ачкыч табарга, талантын, сәләтен ачарга ярдәм итәргә кирәк бит. Кайсыбер ирләргә хатынының сәхнәдә җырлавы, кемгәдер иренең кич белән спектакльләргә йөрүе, каенанага киленнең районга смотрга чыгып китүе ошамый. Гөлинәгә алар белән уртак тел табасы, аларны да көйлисе бар.
Эшли башлавының беренче елларында ук Гөлинә «Яшьлек» бию коллективын оештырып җибәрә. Узган ел коллектив 35 еллыгын билгеләп үтте. Гөлинәнең үз кызлары - Рузилә белән Рамилә дә шул ансамбльдә биеп үстеләр.
Зөләйха Сафина, Рәмзия Шәкүровалар җитәкләгән хор коллективлары өчәр тавышка җырлап, смотрларда лауреат исемнәре алды. Авылда 40-45 кешедән торган шундый хор булуына мәрхүм Әслах Баязитов та шаккаткан иде. Ә аларның зәвык белән киенүләре, репертуарларында атаклы композиторлар - Александр Ключарев, Бату Мөлеков, Салих Сәйдәшев әсәрләре урын алуы барлык тамашачыларны, жюри әгъзаларын сокландыра.
Мулла Иле мәдәният йорты каршындагы төрле түгәрәкләргә йөреп, сәхнәгә чыккан, «каешланган» Фирдания Насыйбуллина, Ләйлә Гыйматова, Фәния Зиннурова, Фәния Фәйзуллина, Фәрит Габдерахманов, Нияз Шакиров, Илфар Габдерәхимов, һ.б. бик күп егет-кызлар мәдәният академиясен, мәдәният-агарту, театр училищесын тәмамлап, сәнгать юлыннан киттеләр. Ә Гөлсинә Сәлахиева, Зөләйха Сафина, Кадрия Рәхмәтуллина, Роза Чупакова кебек сәхнә ветераннары «Сүнмәс дәрт» ансамб­ленә берләшеп, cәхнәдә «яшәүләрен» дәвам итәләр.
Район күләмендә үтә торган күргәзмә (показательные) мәдәният чараларының бик күбесе Мулла Иле авылында үтә. Районда беренчеләрдән булып «Ягез әле, кызлар», «Ягез әле, егетләр», «Ханым-солтаным», «Пар балдаклар», «Сәләтле бала» һәм башка бәйгеләр, кичәләр, озак еллар сәхнә тоткан Фәтлия Ибәтуллина, Сания Шиһабиева кебек җырчыларның бенефислары үткәрелде һәм үткәрелә.
Гөлинә Габделхәева җитәкләгән «Очкын» агитбригадасы «Исәп-хисап» дигән программа белән Казанда чыгыш ясап, лауреат исемен алды. Ул аның сценариен дә үзе язды, режиссеры да үзе иде. «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» дипломанты булды.
Гөлинә үзе дә республика мәдәният хезмәткәрләре арасында үткәрелгән осталык конкурсларында бик күп тапкыр катнашып, район данын яклады. «Ел хатын-кызы» конкурсының «Тырыш хезмәт - бәхет һәм илһам» номинациясендә җиңеп чык­ты. Аның хезмәтен зурлап «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде. Ул алган Мактау грамоталары, дипломнарны санап бетерә торган түгел.
Гөлинә Габделхәева табигате белән тыйнак, сабыр, җайлы кеше. Кешеләр белән конфликтка, кирәкмәгән бәхәсләргә кермәс. Беркайчан да бу минем идея, моны мин өйрәттем, оештырдым, дип йөрмәс. Мәдәният йортының уңышларын авыл халкы, ярдәмчеләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар уңышы, дип саный.
Сәнгать җитәкчесеннән уңды Гөлинә дә, Мулла Иле халкы да. Җырга-биюгә оста, үзе сөйкемле, ягымлы, уңган-булган Рәзинә Сәйфетдинова тулысы белән түгәрәкләр эшчәнлеге өчен, бәйрәмнәрне тагын да күңел­­лерәк, эчтәлеклерәк, үтемлерәк итү өчен җавап­лы. Һәм ул үз вазифасын остазы - Гөлинә апасы тел-теш тидермәслек итеп башкара.
«Фантазиясе бай, иренми, гел эзләнүдә», - ди аның турында директор.
Без мәдәният хезмәткәрләренең эш сәгате кичке якта: кеше эштән бушагач, аларның ялын оештыручылар, күңелләрен ачучылар дип, уйларга күнеккән. Әйе, бар андыйлар да. Ләкин Гөлинә турында алай әйтеп булмый. Йомыш төшеп, көндез Гөлинә өендәдер әле дип чылтыратсаң, ул инде әллә кайчан мәдә­ният йортын ачкан, тирә-юньдә тәртипме - барысын да барлаган да җирле үзидарәгә киткән. Анда ул үзенең якын көннәргә эш планнары белән уртаклаша, киңәшә. Кирәк икән, җирле үзидарә хезмәткәрләренә булыша. Сайлаулар, җыеннар һәм башка күмәк чаралар да мәдәният хезмәткәрләреннән башка узмый бит. Үз чиратында җирле үзидарә дә Гөлинәне ярдәменнән ташламый. Мулла Иле җирле үзидарәсе белән мәдәният хезмәткәрләре гел шулай аралашып, бер-беренә ярдәм итеп, таянып эшлиләр, яшиләр.
Тылың нык, гаиләңдә тынычлык булмаса, тирә-юньдә, яныңда сине аңлаучы, сине һәрдаим яңа башлангычларга, иҗатка дәртләндереп торучылар булмаса, үз эшеңне яратмасаң, ай-һай, 38 ел авыл мәдәният йортында эшләп булыр идеме икән?
Гаиләсендә аңлыйлар, тынычлык, үзара татулык. Түгәрәкләргә йөреп, җыр­лап-биеп үскән кызлары икесе дә Казан дәүләт педагогия институтын тәмамладылар. Үзләре әни инде. Кечкенәдән әниләре кебек чая, җитез, аш-суга оста булдылар. Гөлинә - Газизә белән Солтанның яраткан дәү әнисе.
Сеңлесе Гәлфинә медицина юлын сайласа да, бию коллективында биеде. Әле хәзер дә зур кунаклар катнашында уза торган җаваплы кичәләр, очрашулар уздыр­ганда апасына ярдәм итә. Район газетасында аның бай эчтәлекле мәкаләләре еш басыла.
Туганнары, күршеләре дә Гөлинәдән бик канәгать: бик ярдәмчел, кешелекле, туган җанлы, диләр. Язманың герое турында башкача сөйләп тә, уйлап та, язып та булмый. Бу, чыннан да, шулай. Гөлинәнең коллегалары, аны белүче, аның белән аралашучы һәрбер кеше минем фикеремә кушылыр, килешер дип уйлыйм.
Нәкъ менә аның кебекләр турында: «Син бит җиргә җылы, якты ямь өстәргә яратылган», - дип җырлыйлардыр.
Сәрия Гайфуллина,
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: