Яшел Үзән

Сиңа ничек эндәшәләр, туганым

Халыкның яшәү рәвешендә охшашлык булса да, гореф-гадәтләрендә, тәрбияви чараларында аерымлыклар да бик күп. Безнең татар халкына гына хас булган, туганлык җепләрен ныгытучы, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, якын итәргә, олыларга өйрәтүче үзенчәлекләребез бар. Күрше халыкларда ул бөтенләй юк диярлек. Шәһәр җирлегендә аз сакланса да, авылларыбызда бик матур, кабул ителгән гадәт яши.

Гаиләдә бала туу - зур сөенеч. Аңа матур, мәгънәле исем, олылар да яратырлык, яшь әти-әнине дә сөендерерлек исем сайлап куялар. Хәер, һәр чор үзенең киң таралган исемнәрен куйды инде. Бу бигрәк тә безнең татарларга хас булды.
Татарларда шунысы яхшы - исемнәр үзгәрми, кайчак кыскарталар инде, әйтик, Кәлимулланы Кәли дип, ләкин Валентина-Валялары юк.
Роберт, Альберт, Люция, Револар (хәтта Диктат дигән исемле абыйны да беләм ), аннан соң Радик, Эдуардлар чоры. Берара Света, Лена, Индира, Марианна, Аида, Флоридалар китте. Үз татар халкыбызның җиңел дә, матур да яңгырашлы исемнәре арасында Гөлнара, Гөлсинә, Алия, Гөлияләре дә күп куела башлады.
Бүгенге буын яшьләре балаларына Гөлҗамал, Мөхәммәтҗаннарны куймас инде анысы. Шулай да, соңгы 15-20 елда Салават, Рәсим, Ислам, Чулпаннар, шулай ук Зөлфәт, Нияз, Әнәс, Рөстәмнәр... күбәйде. Матур да, мәгънәле дә исемнәр.
Ә бит руслар үзләренең Иван белән Татьянасыннан ерак китми, кабат-кабат әби-бабайлары исемнәрен оныкларына бирә. Катнаш гаиләләрдә дә, безнең татардагы кебек, исем төрлелеге юк.
Исемнәребез төрле булса да, әби-бабайлардан калган бик матур, тәрбияви, олылаучы сүзләребез бик күп безнең. Бала үсә төшүгә, теле ачылуга аны әни-әти, әнкәй-әткәй, әби-бабай гына түгел, үзеннән олы абый-апасына дәү абый, дәү апа, аннан кечерәкләргә матур абый - матур апа, тәти абый - тәти апа, чәчәк апа, алма апа, кечерәгенә кечкенә абый- апа (бу кимсетү түгел, туганнар арасындагы тәртип кенә) дип эндәшергә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтәләр.
Әби-бабай гына түгел, дәү әни, дәү әти, карт әти, карт әби, ерак әби һәм башкалар. Бу безнең татарларга гына хас күренеш. Нинди матур гадәт! Якынлыкны, туганлыкны, үз итүне, олылауны күрсәтә бит!
Бу русларның дядя Колясы белән тетя Фаясы гына түгел. Алар да якын итәләрдер, ә безнеке - матуррак, телгә һәм күңелгә якынрак.
Гаиләгә килен төшә. Бусагадан атлауга ук (моңарчы Фәрхенур апа дип йөргән кыз) егет әти-әнисенә әти-әни яисә әткәй-әнкәй дип дәшә башлый. Шулай итеп, килен якыная, шул йортта үз кешегә әйләнә. «Каенана үз түгел, килен кыз түгел», - дисәләр дә, хәзер өйдәге килен үз кеше инде. Никадәр генә килен-каенана турында тәмсез-ямьсез әйтсәләр дә, килен улыбызга иң якын кеше булып килә. Каенаналар да яшь чакларын искә алып, юл куярга, яшьләргә дә олылар сүзенә колак салырга тырышырга кирәклеге көн кебек ачык. Чөнки өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсе зур, ә яшьләргә замана башкарак. Ничек кенә булмасын, киңәшеп, уртаклыкны табып яшәгән, бер-берен хөрмәт итеп, юл куеп, эндәшмичә кала алып яшәгән гаиләләр тотрыклырак. Балалары да тәрбия­лерәк. Оясында ни күрсә...ди халык.
Ни гаҗәп, күп рус гаиләләрендә егет әти-әнисенә папа-мама түгел, ә Иван Иваныч, Анна Павловна, йә булмаса Вы дип кенә эндәшәләр. Моңа мин бик аптырыйм. Аны күршегә дә, танышыңа да әйтеп була бит.
«Табагына карап ашын аша, анасына карап кызын коч», - ди халык. Өлкәннәрен хөрмәтләп, әни-әти дигәннәре дә, теге карчык - безнең әби яисә үзе алдында әни-әти дип, артында тегеләр диюче яшьләр дә, үпкә сакламыйча әни-әти диючеләр дә бар. Аларга күңел була, ачу онытыла. Әлбәттә, килен кешегә җайлашу авыррак. Барлык ир туганнарын үз итәргә, чит авылдагы туганнарына кунак апа, туган апа дип әйтергә туры килә. Бездән күреп оныкларыбыз да шуңа өйрәнә. Туган җанлы булырга өйрәнеп үскән балалар мәрхәмәтле, ярдәмчел була. Өлкәннәрне хөрмәт итә, туганлык җепләрен саклый, үз нәселе белән горурлана белүче, кешелекле, тәрбия­ле, акыллы, кече күңелле балалар үстерә алсак - бездән дә бәхетле кеше булмас.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: