Яшел Үзән

Сиңа елмаю килешә, Гөлфия!

Шәһәр-район мәдәният хезмәткәрләре, мәдәни тормыш, мәдәнияттәге яңалыклар белән газета укучыларыбызны гел таныштырып килгән Гөлфия Әбзәл кызына да тормыш ике «5» ле куя. Миңа Гөлфиянең әнисе Гөлгенә апа белән дә бер чорда эшләргә туры килде әле. Ул киночелтәрдә баш хисапчы булып эшләде. Мин мәдәният бүлегенә яңа гына эшкә килгән яшь кыз....

Шәһәр-район мәдәният хезмәткәрләре, мәдәни тормыш, мәдәнияттәге яңалыклар белән газета укучыларыбызны гел таныштырып килгән Гөлфия Әбзәл кызына да тормыш ике «5» ле куя.
Миңа Гөлфиянең әнисе Гөлгенә апа белән дә бер чорда эшләргә туры килде әле. Ул киночелтәрдә баш хисапчы булып эшләде. Мин мәдәният бүлегенә яңа гына эшкә килгән яшь кыз. Гөлгенә апа күңелемдә шат күңелле, тапкыр, эшчән, кешелекле, ачык күңелле апа булып калган.
Ә Әбзәл абый безнең мәдәният бүлегенә, Гөлфия янына еш килә иде. Җор телле, бик аралашучан, төз буйлы, чиста-пөхтә, заманында күчмә театр артистларына ияреп китеп, спектакльләрдә дә катнашкан Әбзәл абыйны да мин бик үз иттем.
Безнең Гөлфиябез Әбзәл абый белән Гөлгенә апа гаиләсендә өченче кыз булып дөньяга килә. Әти белән әни малай көтәләр, ләкин аларга Аллаһ Тәгалә кыз бирә.
Әти-әнисе малай көткәнгәме, Гөлфиядә егетләргә хас тәвәккәллек тә, вәгъдәсендә торучанлык та, башлаган эшен ахырынача башкарып чыгу да, утюг, чәйнек, розетка ремонтлау һәм башка «вак-төяк», кайбер ирләр булдыра алмаган, эшләрне башкару сыйфатлары да бар.
Мәдәният академиясенә юлламаны Гөлфиягә без бирдек. Ул көндезге бүлекне бетерде һәм безгә инспектор булып эшкә кайтты. Бу 80нче еллар. Әслах Баязитовның безнең районны республикага таныткан чаклары. Татарчасы чамалы кыз, башта безне өнәп тә бетермәде (без эштә гел татарлар үзара татарча гына сөйләшә идек). Аннан соң районга чыгарга, мәдәният хезмәткәрләре белән татар телендә дә аңлашырга кирәк икәнлеген аңлап, үзе дә татарча өйрәнә, сөйләшә башлады. (Әслах Нурлыгаянович «хәйран пупалый» дия иде). Безнең арттан мәкальләр, әйтемнәр куллана иде. Әбзәл абыйның сөйләм теле бай булу да ярдәм иткәндер. Хәзерге көндә Гөлфиябез теләсә кайсыбызны «сатып җибәрә». Укый да, яза да.
Гөлфиябезгә тормышта кайгыларны да кичерергә туры килде: әнисе Гөлгенә апа бик яшьли китеп барды, ире Фоат та фаҗигале төстә һәлак булды. Шуңа күрә аңа тормышны үзенә генә алып барырга туры килде. Дөрес, Әбзәл абый аңа мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышты.
Менә шул вакытларда мин Гөлфиянең шәһәр кызы булса да, теләсә нинди ситуацияләрдән чыгу юлларын таба алуына, эшчәнлегенә, өлгерлегенә шаккаттым.
Кызы Диананы бакчага илтә, эшкә йөгерә, пешерү, тегү, ямау, бәйләү - барысы да аның өстендә. Беркемнән дә ярдәм өмет итеп булмый. Менә шул чагында Гөлфия безне кул эшләренә осталыгы белән шаккатырды. Үзе тегеп кигән күлмәкләр дисеңме, бәйләп кигән кофта, пальтолар, башмаклар дисеңме - барысына өлгерде ул. Әле туган көн, бәйрәмнәргә безгә дә бәйләп бүләк итә иде. Ә кызын курчак кебек киендерде.
Кызы дигәннән, Диананы тәрбияләүгә, аны бөтен яктан җитлеккән кеше итеп үстерүгә Гөлфия бик күп көч түкте. Кечкенәдән кызын төрле түгәрәкләргә, спектакльләргә йөртте. Әкиятләр укып, аларны үзеннән сөйләтеп, пластинкалар, (ул чакта пластинкалар бар иде) аша балалар өчен булган язмаларны уйнатып, гомумән, Диана белән бик шөгыльләнде Гөлфия. Нәтиҗәсе дә уңышлы булды. Кызы бала вакыттан ук төрле кичәләрне алып барды, оештыру сәләтенә бик оста булды, институтта укыганда да студентлар тормышының үзәгендә кайнады. Хәзер инде Диана үзе әни. Иптәше Марсель белән үзе кебек шук, күп биергә яратучы, тиктормас Даниярны үстерәләр. Билгеле инде, Гөлфия дә читтә калмый. Һәрвакыт ярдәм итә.
Гөлфия төп йортта калганга күрә, Мәскәүдә яшәүче ике апасы - Әлфия белән Гөлсинә гаиләләре белән елга ике тапкыр кайтып, кунак булып китәләр, башка туганнар да бу фатирда еш кунак булалар. Гөлфия барысын да якын күрә:
- Әти-әни барындагы кебек булсын, үпкәләп китмәсеннәр! - дип тырыша.
Ул һаман да кеше миңа рәнҗемәсен, кешегә каты сүз әйтмим, хәтерен калдырмыйм дип яши. Аның өчен бөтен кеше әйбәт. Кеше аңа начарлык эшләсә дә, ул үзенчә җайлый: «Юк, ул аны махсус эшләмәгән, ялгышлык белән килеп чыккан», - ди.
Ул хәзер дә бездән күптән эшләп киткән лаеклы ялдагы ветераннарны да, әле хәзер дә эшләүче хезмәткәрләрне туган көннәре, бәйрәмнәр белән котлап тора. Һәрберсенә игътибарлы.
Һаман да өлгерә, җитез, һаман да көләч, йөзеннән елмаю китми безнең Гөлфиябезнең. Шәһәр читендәге бакчасын да тәртиптә тота, үзенә җитәрлек яшелчә, җиләк-җимешен дә үстерә, оныгы Даниярны үстерешә. Сер итеп кенә әйтәм: әле яңа гына гитарада уйнарга өйрәнде.
- Күптәнге хыялым иде! - ди.
Менә шундый ул, гел үсештә, гел яңалык эзли. Шәһәрдә үткән мәдәният чараларының берсен дә калдырырга тырышмый.
Мин Гөлфиягә мәдәният хезмәткәрләре исеменнән тыныч, бәхетле гомер телим. Гел шулай елмаеп, тирә-юньдәгеләргә дә уңай энергия биреп, шаярып-көлеп, яшә. Сиңа елмаю бик килешә. Синең тормышың элеккеге еллар белән чагыштырганда бик әйбәт, Аллаһка шөкер! Моңа син түземлегең, сабырлыгың, тырышлыгың, үз хезмәтең белән ирештең. Иң кирәклесе, авырлыклардан соң, җиңеллекләр киләсенә ышанып яшәдең.
Остазың, хезмәттәшең
Сәрия Гайфуллина,
Татарстанның атказанган хезмәткәре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: