Яшел Үзән

Шушы көннәрдә шәһәрнең барлык студентлары өчен тарихи вакыйга булды - Яшел Үзән Студентлары лигасы оештырылды!

"Горький исемендәге" мәдәният йортында студентларның беренче сьезды үтте. Биредә «Яшел Үзән Студентлар лигасы» төбәк иҗтимагый оешмасын төзү турындагы нигезләмәне ачык тавыш бирү юлы белән кабул итәргә карар кылынды.

Беренче эш итеп, Студентлар лигасын ачу өчен рәис сайлап алырга кирәк иде. Моның өчен ике кандидат тәкьдим ителде. Яшел Үзән механика көллиятеннән III курс студенты Артем Орехов һәм II курс студенты Илья Рощупкин. 
Съезд нәтиҗәләре буенча «Яшел Үзән Студентлар лигасы» иҗтимагый оешмасы рәисе итеп Артем Орехов сайланылды. 
Артемны яңа вазыйфасы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар һәм шәһәр студентлары өчен нәтиҗәле эш күрсәтүен телибез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: