Яшел Үзән

Штраф түлисең килмәсә, учак кабызма

Май бәйрәмнәре алдыннан янгын сагы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре чаң суга. Гадәттә көннәр җылына башлау белән халык ял итәргә, шашлыгын пешерергә, урман һавасын суларга дип урманга ашкына.

Әмма еш кына шундый рәхәтлекләрдән соң учаклар онытылып кала, тәмәке төпчекләре теләсә-кая ыргытыла. Кыскасы, янгыннар чыгарга һәм яшеллеккә куркыныч янарга мөмкин.
Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттагы утырышы нәкъ менә шушы темага багышланды. Анда урман территорияләре иминлеге өчен җаваплы бөтен хезмәтләр үзләренең планнары белән уртаклашты. Бәйрәм чорында урманнар аерым игътибар үзәгендә булып, рейдлар оештырыла. Шуңа күрә учак кабызып штрафлар түләрлек була күрмәсен. Ә штрафлар саллы: гражданнарга - 2дән 4 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга - 15тән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга - 400дән 500 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: