Яшел Үзән

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем... (1нче кисәк)

Бүген пәнҗешәмбе - Кәвәл базары көне. Бу көн Акъегет, Бакырчы, Юынчы, Әрә, Күгеш, Айдарлар өчен көтеп алынган, юкны юнәтә торган көн. Кәвәл базарына барып (таңнан торып) шәл сатып акча юнәтү, берәр үрем суган алып кайту, атналык җыйган каймактан май ачлап (язып) сатып кайту көне. Юынчылар Кәвәл чувашларына катык сата, аларга...

Сугыш чорында һәм сугыш арты елларында халыкка заем түләүләре, салымнарның ниндиләре генә юк иде. Ит, йон, сары май, йомырка түләүләре, акчалата налоглар. Колхозда «таяк»ка эшләүче колхозчының налог түләргә акчасы юк. Кем ничек акча юнәтә, шулай атна саен ваклап-вак­лап налог түли. Безне тирә-күрше авылларда барсында да хатын-кызлар сарык йоныннан шәл бәйли иде. Үзләре өчен түгел, сатарга. Ялгыз хатыннар атнага бер шәл бәйләсә, гаиләсендә яшь кызлары булганнар ике шәл дә өлгертә иде. Өлкәннәр ак сарык йонын эрли, кызлар - шәл читен, хатыннар уртасын бәйли. Кәвәлдән ак сарык йонын сатып алып кайталар, саргылт-каралысын кертмиләр, шәл ап-ак булырга тиеш. Бер шәлгә бер кадак (400 гр) йон кирәк. Өйдәге сарык йоны җитми, йон тапшыру планы да бар бит әле. Шуңа сатып алалар. Хатын-кызлар һич кенә дә кул кушырып утырмый инде, аз гына буш вакыт булса, шәл бәйләргә тотына. Урман ягына эшкә атлар белән барганда, ат арбасына утырып барганда да шәл чите бәйлиләр, әз генә ялга - төшке ашка утырсалар да шул ук хәл. Чәршәмбе көн шәлне читләре белән беркетеп (тегеп) шәл киерәләр. Үзенең киергесе бар. Киптереп, пәнҗешәмбе иртән-иртүк Кәвәлгә сатага китәләр. Күршеләр шәлен дә алып китеп, сатып кайтып бирәләр иде. Ул чакта шәл сату - спекулянтлык - тыела. Милиция тота, шәлләрен алып калган очраклары да була. Шәлне Әлмән, Кармыш кешеләре сатып ала иде. Алар аны кабартып поездларда сатканнар икән. Төрләмә станциясендә барлык Мәскәүгә баручы Себер ягы поездлары туктый, шул поездларда кармышлар кача-поса шәл саткан.
Чәршәмбе көнне кайчакта Бакырчыга Хәдичәттәйләргә Кармыштан шәл җыючылар килә иде. Халык шунда гына килә, Кәвәлгә барып торасы юк. Сугыш чорында Бакырчыда авыл советы рәисе булып Рабига апа Дәминова эшләгән. Хатын-кыз башы белән ул чорда шул кадәр эшне ничек кенә башкарып бетергәндер, җаваплылык бик зур бит. Дәүләт планнарын үтәргә кирәк, заем, налог планнарының чиге юк. Күрәсең, Норлаттан милиция килеп «спекулянт» - шәл бәйләп сатучыларны тотарга да кушканнардыр инде. Рабига апа авылның ничек сулаганын да белеп торган кеше ул чорда. «Шәл бәйләп сатып кайта алуларына сөенә идем, чөнки налог­ларын ваклап булса да түләргә акчасы була иде халыкның», - диде ул. Авылдашларының авыр тормышын күреп белгән, икмәк белән тотылганнарны да «юлларга» тырышкан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: