Яшел Үзән

Яшел Үзән шәкертләре - өмәдә

24 апрельдә шәһәребезнең "Әбү Хәнифә" мәдрәсәсендә Габделхәмит хәзрәт һәм Рамил хәзрәт шәкертләре барысы бергә җыелып, традицион язгы җыештыру өмәсенә, мәдрәсә ишегалдын чистартырга, чүп-чардан арындырырга чыкты.

Шәкертләр бергә җыйналып җыештыру өмәсендә актив катнашулары аркасында, территория кыска вакыт аралыгында тәртипкә китерелде. Ялт итеп кал­ган мәдрәсә ишегалдын күр­гәч, кү­ңел­ләр­гә шул­ка­дәр рә­хәт. Чүп-чар­дан арын­гач, җир дә җи­ңел су­лап куя ке­бек. Гел шу­лай ма­тур итеп, тирә-ягыбызның чисталыгын сак­лап, ка­дер­ләп яши ал­сак иде без!

Бигрәк күңелле икән,

Бергәләшеп эшләргә.

Чип-чиста булып калды

Безнең арттан җирләр дә.

"Кырмыска" гына димә:

Ил төкерсә күл була.

Бөтен эш тә эшләнә,

Тик бердәм булсак кына.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: