Яшел Үзән

Шигырьләрен укып та, тыңлап та туймассың

Мулла Иле мәктәбендә шушы көннәрдә искиткеч зур бәйрәм булып узды. Шигырь язарга, иҗат итәргә һәм аны сәнгатьле итеп сөйләргә яратучылар, гомумән, шигърияткә гашыйк кешеләр Мулла Иленә җыелды.

Берәүгә дә сер түгел, бу авыл безгә бик күп кенә шагыйрьләрне, галимнәрне, сәнгать осталарын, журналистларны, җырчыларны биргән. Равил ага Сәйфетдиновның исемен әйтү генә дә җитәдер, мөгаен. Аның шигырьләрен укып та, тыңлап та туеп булмый. Тормыш мәшәкатьләре басып, бик авыр чагында кулыңа Равил абый шигырьләре китабын алсаң, бар дөньяңны онытасың.

Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, озак еллар мәктәптә директор булып эшләгән, бүгенге көндә авылның имам-хатыйбы Равил абый Сәйфетдиновны зурлап, очрашуга бик күп кенә кунаклар да, күрше-тирә авылдан укучылар да килгән иде. Шигырь бәйрәмен мәктәп директоры Фәнис Кәбиров башлап җибәрде. Яшел Үзән машина төзү заводында хезмәт куючы, Равил абыйның якын дус­ты, безнең газета укучыларга иҗаты аша яхшы таныш Ирек Сафин яңа табадан төшкән шигырьләрен бүләк итте.

- Бүген мин Мулла Иленә яшьлегемне эзләп, сагынып, Равил абый затлы, зыялы кеше булганы өчен, аңа матур сүзләр әйтергә дип кайттым. Ул бервакытта да авыр сүз әйтеп, кешенең йөрәк парәсен җәрәхәтләмәде, - дип искә ала бергә эшләгән елларын Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова.

Мулла Иле кызы, «Безнең Мирас» журналы хезмәткәре Дания Фәйзуллина әдәбиятнең үзәгендә кайнаучы кеше буларак, укытучысына иң җылы сүзләрен җиткерде. «Сезне бөтен язучылар да белә һәм кайнар сәламнәрен юллыйлар», - диде ул.

Шушы мәктәпне тәмамлап, инде бирегә 2000 елдан бирле аяк басмаган Илсөяр Шиһаповадан да (рәсемдә) бәхетлерәк кеше булмагандыр бу көнне. Чынлап та, икенче туган йортына кайтуы, яраткан укытучыларын күрүе белән бәхетле иде ул. Авылдашлары аны телевизордан еш күреп торса да, бәйрәмдә күзгә-күз карап, якыннан аралашуларына сөенде алар. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Кино һәм телевидение институты деканы урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, сәхнә сөйләме буенча белгеч, Зур Өтәк кызы Илсөяр Шиһапова залга чыккач, пыш-пыш утырган балалар да тын калды. Менә кайда ул сәнгатьле, аһәңле сөйләм!

Иңне иңгә куеп, Равил абый белән бергә эшләгән ветеран укытучылар да килгән иде. Кадрия апа Рәхмәтуллина 40 ел Равил абый белән хезмәт иткән. Ул да тамашачыларга яраткан шигырен бүләк итте.

Бәйрәмдә «Идел ягы» газетасында ук чыга башлаган «Фирүзә» әдәби берләшмәсе хакында да сүзләр күп булды. Биредә катнашкан күпләрнең иҗаты иң әүвәл безнең газета битләрендә дөнья күргән бит. Чараның икенче өлешендә укучылар «Мин яшимен Тукай дөньясында» исемле иҗат бәйгесендә ике секциягә бүленеп эшләде. Беренчесендә Равил абый Сәйфетдинов язган, ә икенчесендә «Фирүзә» сәхифәсендә басылган шигырьләрне сөйләделәр. Безгә ике бүлегендә дә катнашырга туры килде. Сүз юк, укучылар бик талантлы. Татар Танае, Олы Ачасыр, Күгеш, Мулла Иле, Урысбага, Норлат, шәһәрнең 16нчы, 11нче мәктәп укучылары жюрида утыручыларны таң калдырды. «Тырышып өйрәнгән кешегә бәя бирүе бик авыр», - диде Илсөяр Шиһапова да. Җиңүчеләр Рәхмәт хатлары һәм дипломнар белән бүләкләнде. Лаеклы I урын 16нчы мәктәпнең VII сыйныф укучысы Тимерхан Шәйхетдиновка һәм Норлат мәктәбенең XI сыйныф укучысы Айнур Бикбовка тапшырылды.

- Мондый бәйрәмнәрне оештыручылар Фәнис Кәбировка, Илдар Сәлахиевка һәм мәктәп коллективына рәхмәт. Шигырь бит ул мәңгелек, ә аны нәфис итеп уку - гүзәл сәнгать ул, - диде авылның мөхтәрәм кешесе Равил Сәйфетдинов. Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

Алия Гаязова

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: