Яшел Үзән

Шәфкатьлелек бизи кешене

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул - декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне. Ел саен аны зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, ункөнлек итеп уздыралар. Бу, үзенә күрә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне борчыган мәсьәләләргә игьтибарны юнәтү максатыннан эшләнелә.

Пенсия фонды идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, безнең район һәм шәһәрдә 15868 инвалид, шул исәптән 548 физик мөмкинлеге чикле бала яши. 1213е тумыштан шушы исемне йөртергә мәҗбүр. Язмыш тарафыннан кыерсытылган, (алай дисәң кайберәүләре сәламәт кешегә караганда да бәхетлерәк, һәр көненең кадерен белеп яши), бик күп­ләр кебек гомер итә алмаучы физик мөмкинлеге чиклеләр декадада гына түгел, ә һәрдаим игътибарга лаек.
Шушы бәйрәм уңаеннан 1-2 декабрьдә «Рәхәт» һәм «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә әлеге категориягә керүчеләргә бушлай хоку­кый ярдәм күрсәтелә. 6 декабрьдә исә мәшгульлек үзәге, социаль яклау, пенсия фонды идарәсе, «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе хезмәткәрләре Горький исемендәге мәдәни үзәктә эшкә урнашу мәсьәләсендә авырлыклар кичерүче инвалидлар соравына ачыклык кертергә тырышачак. Гомумән бу ункөнлек концерт, күңел ачу программалары, күргәзмәләр, шигъри кичәләр, экскурсия­ләр һәм башка чараларга бай булачак. Моннан тыш спорт ярышларында да катнашырга мөмкин булачак. Узган ялда Васильевоның «Уникс» спорт комп­лексында коляскада хәрәкәт итүчеләр арасында баскетбол буенча Бөтенроссия турниры узды. Анда илебезнең 7 командасы - Мәскәү, Казан, Ижау, Владивосток, Ульян, Чиләбе, Яр Чаллыдан килгән спортчылар көч сынашты. Чиләбе белән Мәскәү командасын җиңеп, Казан беренчелекне яулады. Шунысын да әйтергә кирәк баскетбол буенча ярышка коляскада хәрәкәт итүче спортчыларны «Уникс» комплексы беренче тапкыр гына кабул итми. Чөнки биредә спорт һәм башка ихтыяҗлар өчен барлык шартлар да тудырылган.
Районның башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Хәлилова сөйләгән чыгышыннан күренгәнчә, спорт чараларына гомумән зур игътибар бирелә. Көчеңне шахмат турнирында сыныйсыңмы, әллә атлетик тренажерларда ярышасыңмы, рәхим ит. Шулай ук 1 һәм 8 декабрь көннәрендә 11.15 сәгатьтән 12.15 сәгатькә кадәр боз сарае тимер­аякта шуу өчен вакыт бүлеп бирә.
Ашыгабыз, кабаланабыз, аеруча зарланырга яратабыз. Күзләребез күреп, аякларыбыз йөреп торса да! Бер мизгелгә туктап, тирә-юнебездә яшәүче физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә дә азрак игътибар итсәк иде. Шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булсак иде. Юкка гына шәфкатьлелек бизи кешене дип әйтмиләр бит.
Алия Гаязова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 февраля 2018 в 18:00
    Бакырчы шаккатыруын дәвам итә Бакырчыда кабат зу-у-ур бәйрәм! Мондый бәйрәмнең моңа кадәр бу авылда узганы юк иде әле. Чөнки биредә шугалак әле генә барлыкка килде. Шуңа да бу чараны яше дә, карты да, бала-чагасы да, бердәм булып, шатланып көтеп алды.
    96
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 17:13
    Фәнис Җиһаншаны аздан гына төрмәгә утыртмый калганнар Камал театры артисты Фәнис Җиһанша шушы арада ерак сәфәрдән кайтып төште. Артист Хуҗа Насретдин образында дөньяның төрле илләрендә сәяхәтен дәвам итә. Бу юлы аның тукталышы Дубайда булган.
    54
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 15:54
    Күңелемдәгесен әйтәм Татар Әҗәле белән Карашәм авылы арасындагы 2-3 чакрым юл бик начар хәлдә, инде күптән ремонт күрмәгән. Кышын ярый әле, катырып, кар белән тигезләнә. Ә яз һәм көз айларында күрмәгәнне күрәбез инде – нык җәфаланабыз. Ел да халык җыенында бу сорауны күтәрәбез, әлегә файдасы юк.
    69
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 14:05
    Яшел Үзәндә Бөтенроссия турниры Яшел Үзәндә «Динамо» Бөтенроссия җәмгыятенең 95 еллыгына багышланган чирәм хоккее буенча ачык Бөтенроссия турниры булды. 11-13 яшьлек кызлар арасында турнир Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы манежында үткәрелде.
    21
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 12:52
    Утырып уйлар уйладым... Кыска гына язылган мәкаләмә, зурдан кубып, Туфан абый Миңнуллинның канатлы фразага әйләнгән тирән эчтәлекле сүзләрен исем итеп куярга батырчылык иттем.
    28
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 11:21
    Иң гади һәм ачык сайлаулар Татарстанда территориаль һәм участок сайлау комиссиясе әгъзаларын укыту семинарлары сериясе башлана.
    22
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 09:59
    Сәламәтлек әлифбасы Кай вакытта башымда кыр­мыскалар йөгерешкән кебек тоела. Сәбәбе ни икән?
    43
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 21:10
    Рентген тикшерүләрен кайда узарга була? Яшел Үзән үзәк район дәваханәсенең Консультатив-диагностика поликлиникасында ремонт эшләре башлану сәбәпле, 2018 елның 14 февраленнән рентген кабинеты ябылды.
    46
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 16:24
    Александр ТЫГИН: «ҮЗ ӨЕГЕЗГӘ БУЛСА, ДӘҮЛӘТ БИРӘМ ДИП ТОРГАН АКЧАДАН КОЛАК КАКМАС ИДЕГЕЗ!» Норлат авыл җирлегендә авыл җыены һәрвакыттагыча тыныч узды. Зур кунак – тр дәүләт советы депутаты Юрий Камалтынов та норлатлыларның сабырлыгына, тынычлыгына сокланды. Димәк, проблемалар булса да, хәл ителә, дигән сүз.
    201
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 14:55
    Сез икегез – бербөтен Мәхәббәт мәхәббәт инде ул, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны үзенчә яңарта. Әлеге татлы, ихлас хистән башка гомер кичерүләре мөмкинме икән?!
    199
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 13:40
    Ятимнәргә тиешенчә түләнмәгән Прокурор күзәтчелегенә бу юлы Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге эләккән.
    78
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 11:30
    Мәктәптә укучылар сугыша Агымдагы елның 24 гыйнварында шәһәр мәктәпләренең берсендә III сыйныф укучылары арасында ызгыш чыгып, шуларның берсе тән җәрәхәтләре алган.
    148
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 09:44
    Маммография тикшерүләре узу кабинеты эше туктатыла Хөрмәтле Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре халкы!
    137
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 17 февраля 2018 в 08:17
    Ничек түлисез, шулай яшисез!
    Әйшә мәдәният йортында узган җыенга килгән халыкны аз иде дип әйтеп булмый, сораулар да шактый яңгырады. Димәк, халык җирле хакимият ярдәменә өметләнә, битараф түгел. Әле ике ай гына авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлавына карамастан, Радик Галәвиев авылдашлары алдында 2017 елга хисап тотты. Очрашуда район башлыгы Александр Тыгин да катнашты.
    79
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 10:32
    ТРЕБУЕТСЯ - администратор-кассир 1/2. 1500, соц.пакет, вахта. Деревня Исаково.
  • 6 февраля 2018 в 15:35
    Ачкычлар табылды Столичная 2а йортының бишенче подъезды янында ачкыч табылды⚠
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.