Яшел Үзән

Сез салым түләдегезме әле?

Агымдагы елның 10 аенда, 2013 ел белән чагыштырганда, ЯҮМР буенча бюджетка кертелгән салымнар 14,9 процентка арткан. Бу хакта җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә Россия федераль салым хезмәтенең 8нче районара салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Вячеслав Савинов сөйләде. 2013 елның 1 апреленнән «Салым түлә» онлайн сервисы эшли башлаган. Ул салым түләүче - физик, юридик...

Агымдагы елның 10 аенда, 2013 ел белән чагыштырганда, ЯҮМР буенча бюджетка кертелгән салымнар 14,9 процентка арткан.
Бу хакта җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә Россия федераль салым хезмәтенең 8нче районара салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Вячеслав Савинов сөйләде. 2013 елның 1 апреленнән «Салым түлә» онлайн сервисы эшли башлаган. Ул салым түләүче - физик, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен бердәм нокта сыйфатында ясалган. Әлеге сервис аша сез үзегезнең бурычны ачыклый, дәүләт пошлинасын түли, түләү поручениесен тутыра һәм башкаларны эшли аласыз.
- Һәр көнне федераль ресурслардан 70 меңнән артык кеше мәгълүмат ала, - дип мөрәҗәгать итә Вячеслав Владимирович. - Сезнең дә аның даими кулланучылары булуыгызны телим.
Яңа елга кадәр 43 көн калып килә. Безнең шәһәрдә дә бу матур бәйрәмгә әзерлек башланган инде. Яңа ел чаралары 20 декабрьдән старт алачак. ЯҮМР башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Дмитрий Бечин шулай ук ике яңа ел конкурсы игълан ителүе турында хәбәр итте: беренчесе, узган елдагыча «Иң яхшы Кыш бабай» конкурсы, ә икенчесе «Зөбәрҗәт шәһәр персонажлары» темасына булачак.
Илсөя Завилейская http://yandex.ru/images/search?img_url=http%3A%2F%2Fwap.mplaza.ru%2Fparser%2Fimages%2Ffcef6af78c32134b1f8e7c9cea024d36.jpg&uinfo=sw-1920-sh-1080-ww-1903-wh-985-pd-1-wp-16x9_1920x1080&_=1416394459340&viewport=wide&p=8&text=%D0%BD%D0%B0%D0%BB%D0%BE%D0%B3%D0%B8%20%D0%BA%D0%B0%D1%80%D1%82%D0%B8%D0%BD%D0%BA%D0%B0&noreask=1&pos=260&rpt=simage&lr=43&pin=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: