Яшел Үзән

Сез булсагыз, без яшибез!

Яхшылык эшләү җиңел түгел, ә эшләргә кирәк! (Р. Миңнуллин)

Завод эшли, димәк, газета чыга
Соңгы биш-алты елда «Яшел Үзән»нең бик сирәк саны «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендәге күңелле һәм эшлекле вакыйгалар турында язмалардан башка чыга. Рәхәтләнеп, горурланып язабыз без заводның бөтен ил алдында горурланырлык эшчәнлеге турында. Завод җитәкчелегенә Иван Егоров, Ренат Мистахов кебек гаярь татар егетләре килгәч, ул, чыннан да, тезләнгән җиреннән торып басты һәм илебезнең сәнәгать өлкәсендәге суднолар төзелеш тармагында әйдәп баручы предприятие­гә әйләнде.
Монда Россиянең төрле өлкәләреннән хезмәт куючы күп милләт вәкилләре дус һәм тату яши, намуслы эшли. Алар турында язу да бер сөенеч. Шушы тотрыклылыкны тәэмин итүче завод җитәкчелеге хезмәт турында гына түгел, хезмәткәрләрнең күңел һәм рухи байлыгын да кайгыртып, газета укырга теләүчеләргә «Яшел Үзән»не завод китап­ханәләренә, цехларның ял почмакларына яздырта. Шулай ук гимназия укучылары һәм укытучылары да завод җитәкчелеге яздырган газеталарны укып торачак. Мондый игелегегез өчен газета укучылар аеруча рәхмәтле сезгә.
Ул һәрчак ярдәмгә әзер
Шәһәребез уртасында тыныч кына эшләп, халыкны тәмле һәм сыйфатлы сөт азыклары белән тәэмин итүче Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатын якын-тирәдә белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр. Комбинатның генераль директоры Артур Егоров үзенең ихтирамлы мөнәсәбәте, булдыклылыгы белән кул астында эшләүчеләрнең хөрмәтен яулаган җитәкче. Алай гына да түгел, бик актив хәйрияче дә әле үзе. Бәлки бу яктан халкыбыз аны бик белми дә торгандыр, чөнки ул үзенең игелекле гамәлләре турында кычкырып йөри торганнардан түгел. Аның юмартлыгы безнең газетабызны да читләп үтми. Артур Иванович ел саен үзенең хезмәткәрләренә генә түгел, язылырга мөмкинлекләре булмаган балалы гаиләләргә дә «Яшел Үзән» газетасына подписка бүләк итә. Шулай итеп, мохтаҗ гаиләләр дә аңа рәхмәтле рәвештә районыбызда чыга торган бердәнбер татар газетасын алып уку мөмкинлегенә ия булды. Ә башкарган шундый күркәм эшләре аның бихисап: Коръән укучылар бәйгесе, авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү, Сабантуй, Җиңү бәйрәме һәм башка шундый чараларның берсе дә Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты ярдәменнән башка узмый. Алга таба да әлеге оешмага һәм аның җитәкчесенә озын гомер, зур уңышлар һәм мәрхәмәт чишмәсенең саекмавын телибез.
Олы йөрәкле җитәкче
«Майский» сүзен ишеткәч үк һәммәбезнең күз алдына, авыз суларын китереп, кызарып пешкән татлы җиләк, сусыл кыяр-помидор, витамин чыганагы салат килеп баса. Чынлап та, ярый әле районыбызда, озын һәм суык кыштан соң аларның тәменә генә түгел, саф хуш исенә сусаган халыкны иртә яздан үзе үстергән яшелчә белән тәэмин итеп сөендерүче «Майский» теплицалар комплексы бар. Хәзер инде кибетләрдә ел әйләнәсе бар алар, диярсез. Юк шул, андые юк күрәсең! Югыйсә, кеше, су буе чират торып, нәкъ менә шул теплицаларда үскәнен алмас иде! Әлеге ширкәтнең генераль директоры Илшат Ганиев тынгысыз хезмәт арасында игелекле гамәлләргә дә вакыт таба торган җитәкче. Районыбызда уздырылучы чараларда аның өлеше бар. «Яшел Үзән» редакциясе дә аңа бик рәхмәтле. Илшат Газыйм улы хезмәткәрләренә һәрдаим безнең газетаны алып уку мөмкинлеге тудыра. Быел ул, «Майский»да эшләп лаеклы ялга киткән 55 ветеранын басмабызга яздырып, шатлык бүләк итте. Кылган матур эшләре өчен яуган рәхмәтләр хуҗасына ирешеп, тагын да илһам өстәсен. «Майский» ширкәтенең алга таба да чәчәк атуын, зур уңышларга ирешүен телибез.
«Ангам» - игелек үрнәге
«Ангам» сәүдә челтәрләре җитәкчесе Әнвәр Миңнуллинны игелекле кеше үрнәге итеп китерү генә аз. Шушы сәүдә фирмасы ярдәм иткән кешеләр һәм оешмаларның чын исемлеген белсәң (ә биредә эшләүчеләр аларны афишаламаска тырыша), сәүдәдән күпмедер табыш алып, мохтаҗларга, ятимнәргә, ярлы-ябагайларга таратучы оешмамы икән әллә бу, дип уйлап куясың. Чөнки бу исемлек бик озын.
«Яшел Үзән» газетасы редакциясе дә «Ангам» сәүдә оешмасына бик рәхмәтле: бер генә подписка кампаниясе дә аның тугры ярдәменнән башка узмый. Шәһәребезнең өч мәчетенә йөрүчеләр атнаның ике көнендә дин йортыннан күңелләренә иман нуры сеңдереп, кулларына «Яшел Үзән» тотып чыгып китә. «Нәрсә соң ул ниндидер газета?» - диярсез. Дөрес, авыртуны басучы дару да, тәмле кәнфит тә түгел ул. Әмма аның һәр саны дәва бирә, тормыш ямен уята, укучыны тәрбияли, дип саныйбыз без. Шуның белән кадерле, шуның өчен яратабыз без иманлы, рухи көч өстәүче, төрле мәгълүмат чыганагы булган «Яшел Үзән»ебезне. Искиткеч тыйнак Әнвәр Миңнуллин да, аның кулы астында эшләүчеләр дә шулай уйлый һәм районыбызда татар матбугатын үстерүгә искиткеч зур өлеш кертә, шуңа күрә ра­йоныбызның бик күп кешеләре рәхмәтле аларга.
Тираж җыю авыр, әмма...
Изгелек кыл да, суга сал, ди безнең халык. Әйе, кылган яхшылыкларны, игелекле гамәлләрне кычкырып сөйләп йөрү матур күренеш түгел. Шуңа аның урынына без сөйлибез.
Сер түгел, мөмкинлеге булып та, башкаларга ярдәм итәргә атлыгып тормаган кешеләр юк түгел. Тик бу сүзләр безнең иганәчеләребезгә кагылмый. Газета-журналларга язылу елдан-ел авырлаша. Монда сүз бер безнең «Яшел Үзән» турында гына бармый. Интернет көннән-көн куллануга үтеп кергәндә, басма чыганаклар арткы планга күчеп бара.
Аннан бер шәһәр һәм районда 3 газета нәшер ителүче җирлектә тираж җыюы икеләтә авыр. Аеруча урыслашкан Яшел Үзән шәһәрендә. Ярар, бүген төшенкелеккә бирелмик. Чөнки без «Яшел Үзән»гә даими ярдәм кулы сузучы Рафикъ Бәхтияров кебек игелек­ле кешеләребез бар дип горурланып әйтә алабыз. Бакырчыда туып үскән, инде озак еллар читтә яшәсә дә, якташларына, авылдашларына һәрдаим ярдәм итеп тора.
Изге Рамазан аенда да саваплы гамәл кылды: 60 күп балалы гаиләгә «Яшел Үзән»не яздырды. Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Чиксез рәхмәтләребез сезгә!
Беркайчан да «юк» дип әйтми
«Яшел Үзән»нең тагын бер якын дус­тын атап китми мөмкин түгел. Күгәй егете Рафил Җәлалиев һәр подписка чорында «Татмедиа» җәмгыяте уздырган туганнарыңны һәм якыннарыңны газета-журналларга яздыру игелекле акциясендә катнашып, яхшылык эшли. Быел да искәрмә булмады.
Рафил абый, сез яздырган гаиләләр ярты ел буе, атнасына ике тапкыр килүче газетаны алып, шушы саваплы гамәлегез өчен чын күңеленнән рәхмәт укып, изге теләкләрен генә теләр дип ышанып калабыз. Районда чыгып килүче бердәнбер татар газетасына даими ярдәм күрсәтеп, матди хәле авыр булган гаиләләргә «Яшел Үзән»не алдырырга булышуыгыз өчен нинди генә сүзләр әйтсәк тә, аз булыр төсле. Үзегезгә һәм гаиләгезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, имин көннәр телибез. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, татар матбугатының киләчәге өчен янып-көеп яшәсәк иде.
Мәрхәмәтле эшнең милләте юк
Бездә халык күп милләтле. Төрле гореф-гадәтләр, дин төрлелеге дә дус-тату булып һәм ярдәмләшеп яшәргә комачауламый. Шулай итәләр дә. Мөмкинлеге һәм игелекле эшләр кылырга теләге булган кеше кемнеңдер тән төсенә, аралашкан теленә, сайлаган гыйбадәтханәсенә карап тормый - ниятен тормышка ашыра. «Яңа Тура Технополисы» («Барсил») генераль директоры Андрей Мишурный нәкъ шундыйлардан. Мәктәпләргә һәм Норлат балалар йортына күрсәткән ярдәме генә дә аның алдында эшләпәне салырлык гамәл. Ә алар санап бетергесез. Шулар арасында, әлбәттә, безнең газетабызны бик алдырасы килеп тә, мөмкинлекләре булмаган олы яшьтәгеләргә подписка да бар. Июль аеннан, «Яшел Үзән»не үзенең почта ящигыннан алып уку мөмкинлеге алган 20 пенсионер, Андрей Викторовичка рәхмәт яудырачак, шул исәптән без - редакция хезмәткәрләре дә. Игелек җирдә ятмый, диләр. Шулай ук, нинди телдә әйтелгән булуына карамастан, мәрхәмәт күрсәткән затка юлланган дога да иясенә барып ирешми калмас. «Яңа Тура» технополисына һәм Андрей Мишурныйга яңа үрләр, максатларының тормышка ашуын, изге гамәлләр кылырлык мөмкинлекләре булып торуын телибез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: