Яшел Үзән

Сез бәхетле, бик бәхетле – алтын туйга җиттегез

Мәхәббәт - кеше хисләренең, мөгаен, иң серлеседер. Нишләп әле кинәт кенә икенче кешегә бик нык тартыла башлыйсың? Ни өчен әле нәкъ менә шул кешене күрәсең килә, күрмичә түзә алмыйсың. Никадәр кеше арасыннан бары тик берәү сине магнит кебек үзенә тартып тора һәм, бөтене белән сине урап алып, хис дөньясына дәшә....

Мәхәббәт - кеше хисләренең, мөгаен, иң серлеседер. Нишләп әле кинәт кенә икенче кешегә бик нык тартыла башлыйсың? Ни өчен әле нәкъ менә шул кешене күрәсең килә, күрмичә түзә алмыйсың. Никадәр кеше арасыннан бары тик берәү сине магнит кебек үзенә тартып тора һәм, бөтене белән сине урап алып, хис дөньясына дәшә. Бу ләззәтле, сихри хисләрне кем генә кичермәгән дә, кем генә бу хисләр белән янмаган....

Олы Карагуҗа авылында узган кичә әнә шул мәхәббәткә, яшьлектәге мәхәббәтләренә тугры калып, 50 ел бергә гомер иткән авылдашларыбызга багышланган иде.
Без аларны бу олы юбилейлары белән котлар өчен, барлык балалары, оныклары, туганнары белән кунакка чакырдык.
Иң беренче парлар булып авылда үз дәрәҗәсен белеп, хезмәттән тәм, ямь табып, тормышның матурлыгын күреп яшәүче гаилә - Габдрахмановлар сәхнәгә күтәрелде.
Мәхәббәт нәрсәдән
башлана икән?
Утлы карашлы
күзләрдән микән?
Әйтергә теләп,
йөрәк түрендә
Әйтелми калган
сүзләрдән микән?
Госман абыйның Рәйсә апага карата булган хисләре, мөгаен, шулайрак башлангандыр.
Атаклы Насыйр нәселеннән булган Госман, армиядән ялга кайткач, әле 16 яше дә тулмаган озын толымлы, алма кебек тулып пешкән, бик тә чибәр кызны күреп китә, гәрчә йөргән кызлары булса да. Һәм күңеленә салып куя: «Бу зәңгәр күз минеке булырга тиеш!» Санаулы көннәр шул зәңгәр күзле кызны уйлап, очрашу минутларын күзаллап үтеп китә. Армиядән кайткач, матур очрашулар, вәгъдәләр һәм хисләрнең чынлыгына инангач, бер елдан, татарча, матур итеп туйлар ясап, алар кавыша.
17 яше дә тулмаган Рәйсә олы нәселгә килен булып төшә. Күп балалы, җитеш гаиләдә эшләп үскән уңган-булган, җитез кызны бу гаилә бик тиз үз итә. Рәйсә апа да әнисенең мираска тиң киңәшен истән чыгармый: кәефең ниндигә карама, өең җыелган, ашың пешкән булсын, сырхауласаң да, көндез урынга ятма! Кояштан оялырга өйрән! Хатын-кыз өлгер булырга тиеш.
Ә Госман абыйның кулы эш белә, үз куллары белән йорт җиткезеп чыгалар, үз хезмәтләре белән көн күрә алар. Госман абыйның булганлыгы улларына да күчкән, «нәрсә тотсалар, шуны булдыралар», - ди ата кеше горурланып.
Ә менә икенче юбилярларыбыз Йосыповларның кавышу тарихы болайрак була.
Разия апа бу авылга апасы Мөнәвәрә янына кунакка килеп йөри һәм, авылларында эш булмау сәбәпле, савымчы булып эшкә урнаша. Комсомол тормышы кайнап торган чак, яшьләр клубта төрле кичәләр, театрлар әзерләп халыкка хезмәт күрсәтәләр.Телгә оста, үткен, чибәр, җитез Разия апа да шул тормышның эчендә кайный. Сәхнәдә дә үзен күрсәтергә өлгергән бу чибәргә, күз атучылар күп булгандыр, әлбәттә. Тик Рәшит барысыннан да өлгер булып чыга. Озак уйлап йөрмәстән, кызны урлап үзенеке итәргә җаен таба!
Тормыш бик барлык белән башланмый, һәммәсен табып, үз кулың белән, хезмәтеңне куеп яшәргә, көн итәргә тиеш була бу пар. Тормыш шулай дәвам итә, берсе артыннан берсе 3 малай дөньяга килә. Бер кечкенә генә Разияга - 4 ир-ат, хөкүмәт эше, өйдәге хезмәт. Шулай үзенең вак-төяк мәшәкатьләре белән гомер әкренләп узган, күпме еллар, ә еллар арасында шатлыгы, куанычы, бер рәттән борчу-хәсрәтләре дә аз булмагандыр. Олы малаен шатланып-куанып армия сафларына озаталар, тик аларның бәгырь җимеше, ул елларның афәте - Әфган җиренә эләгә. Ике ел эчендәге кичерешләрен, малаеннан хат-хәбәр көтеп, ут йотып яшәүне, моны кичергән кеше генә аңлар. Ходайга шөкер, уллары исән-сау әйләнеп кайта.
Рәшит абыйның тормыш юлы гади хезмәт белән бәйләнгән, кирәк икән - мич чыгаручы, кирәк икән - балта остасы, ә иң яраткан хезмәте - бакчачылык. Бу гаиләнең тагын бер шөгыле - алар атсыз тора алмый. Хезмәт өчен генә түгел, ә ихлас яратып асрыйлар атны.
Гаилә бәхете ул - бер-береңә терәк, таяныч булып, бер түбә астында мөмкин кадәр озак килешеп яши алудыр. 50 ел бергә бер һаваны сулап, бер хыяллар белән яшәгәннәр икән, димәк, монда нидер бар. Бу нидер - бер-береңне аңлау, бер-береңнең кадерен белеп яшәүдер, мөгаен. Фәтрахмановлар турында шулай әйтеп буладыр.
Нәкъ 50 ел элек, Живидур урамы кызы Мәгъфирә апа авылның дәрәҗәле гаиләсенә килен булып төшә. Тәртипле гаиләдә эшләп үскән кыз, туган авылы чишмәсеннән көянтә белән су китерү, токмач кисү кебек гамәлләрне оста башкарып, килен сынавын җиңел үтә. Кияү дә сыната торганнардан түгел. Кияүнең учында балта сабы ипле ятуын искәртә Мәгъфирәнең әтисе.
«Табигате белән үтә тыныч, йомшак күңелле Мәгъфирә каенанасы белән килешеп тора алыр микән»,- дигән уй да урап узгандыр, бәлки, авыл халкын. Тик бу гаиләнең тавыш-гаугасы чыкмый, татулыкта, барлыкта-көрлектә, бер-берсен аңлап, бер-берсен хөрмәт итеп, татар гаиләләренә генә хас булганча, динебезне, йолаларыбызны хөрмәт итеп, саклап яши белә алар. Бу ике кеше тарафыннан төзелгән кечкенә генә, әмма мөстәкыйль дәүләттә үз кануннары, тәртипләре, дипломатиясе, «хәрби» серләре бар.
Равил абый - авылның мөхтәрәм аксакалы, мәчет карты. Аның турында сөйләгәндә, чын ир затына хас булган барлык сыйфатлар тупланган дип әйтеп була: ул - атаклы балта остасы, ул - умартачы, ул - гаиләдә үз урынын, үз сүзен ныклап әйтә белүче дә, кирәк чакта кырыс та, гадел дә кеше.
Ә Мәгъфирә апаны без, шушындый сыйфатларга ия булган ир-атны бәяләп тора белүче, чын татар хатыны итеп беләбез. 35 елдан артык каенана белән яшәп, берничә ел каенанасының әнисен тәрбияләп, икесенең дә хәер-догасын алып калды ул.
Татар халкы элек-электән кунак чакырырга, кунакка йөрергә яраткан.Һәм инде чит авылга кунакка килгән егет, күп вакытта үзенең насыйбын да очрата. Менә Габделхәй абый белән дә нәкъ шулай була. Бишнә авылына кунак егет булып баргач, күршедәге Кәүсәрияне күзләп кайта.Төпле фикерле, акыллы, тыйнак Габделхәй, барысын да бизмәнгә сала: киленне бит әле 3 каенана янына төшерәсе бар. Ул уңган да, булган да, чая-җитез дә һәм, әлбәттә, акыллы да булырга тиеш. Ә Кәүсәриядә бу сыйфатларның һәммәсе дә тупланган, авыл халкы, күрше-күлән дә Кәүсәрия хакында шундый фикердә. Озак уйлап тормыйча, элеккеге матур гадәт буенча, Габделхәй Бишнәгә яучы җибәрә һәм бу дөрес адым була. Менә алар 50 ел бергә. Аларның тату-матур, аңлашып, киңәшеп яшәве бөтен Карагуҗа халкының күз алдында.
Гомер узганы сизелмәгән дә. Өйләнү кызыклы, гыйбрәтле хатирәләр булып кына истә калган... Хәтта аның турында бик сөйләп тә булмый. Шәхси хисләрне изге санагангадыр, мөгаен. Шуңа да бу парлар артыгын ачылып китми генә, татарга хас тыйнаклык белән гаилә чыбылдыгын чүт кенә ачып карарга рөхсәт иттеләр. Шунысы өчен дә аларга зур рәхмәт. Тормышларыгыз мул, балаларыгыз тигез, оныкларыгыз тәртипле-инсафлы, үзегез бәхетле тормышта парлашып әле озак еллар саулык белән гомер кичерегез, кадерле авылдашларым! Билгеле, мәхәббәт тә мизгел генә булып калырга тиеш түгел. Гомеребезнең «меңнән-мең бәхил» дигән сүзләр белән төгәлләнәсе бар. Үзеннән-үзе шушы шигъри юллар искә төшә:
Мәхәббәтнең гомере чикләнмәгән,
Ул хас түгел бары яшьләргә.
Ул - яраткан кешең йөрәгендә
Гомер буе янып яшәүдә.
Дания Җиһаншина.
Карагуҗа

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: