Яшел Үзән

Санлы ТВ заманына аяк бастык

8 (800) 220-20-02 – Россия телевизион һәм радио тапшырулар челтәренең тәүлек әйләнәсе эшли торган кайнар линиясе.

Консультантлар сезгә санлы эфир телевидениесен кабул итү өчен җиһазларны ничек дөрес сайлау, тоташтыру һәм көйләү турында аңлатыр.
Иске телевизорлар приставка-декодерсыз санлы каналларны кабул итмәячәк, чөнки аларны чыгарганда әле DVB-T2 форматы юк иде. Хәзерге телевизорларга өстәмә бернинди дә җиһаз кирәк булмаячак.
Приставка-декодерның бәясе 1000-2500 сум тирәсе, кыйммәтрәккә сатучылар булса, алданмагыз. Санлы эфир телевидениесе өчен абонент түләве юк.
Санлы телетапшыруларны көйләү нибары берничә минут вакытны ала һәм белгеч ярдәме таләп ителми. Телевизорда яки приставка-декодер аркылы телеканалларны эзләү стандарт менюсын кулланыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: