Яшел Үзән

Салым түләүдән дә табыш алып була

Газетаның узган саннарының берсендә без салымнар турында яза башлаган идек. Теманы дәвам итеп Татарстан Республикасы буенча 8нче федераль салым хезмәтенең Яшел Үзән районара инспекциясе җитәкчесе Вячеслав Савинов сорауларга җавап бирә.

- Вячеслав Владимирович, хәзер Россиядә декларация кампаниясе бара. Табышлары турында декларацияне кемнәр бирергә тиеш?
- Физик затлар 2015 ел өчен 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне 2016 елның 4 маена кадәр тапшырырга тиеш. Аны милек сатудан, найм яисә аренда килешүе буенча, устав капиталында өлеше булып һәм кыйммәтле кәгазьләр сатудан табыш алган, күчемсез милек, транспорт, акцияләр, пай җирен бүләк итеп алган һәм шулай лотереяга бүләк откан физик затлар тапшыра. Шуны да билгеләргә кирәк: 2015 елның 1 июленнән декларацияне салым инспекциясенә килмичә дә «Салым түләүченең шәхси кабинеты» интерактив сервисы аша тутырырга була.
- Эш урыны буенча социаль салым тотып калуны ничек аңлатасыз?
- Чынлап та, 2016 елның 1 гыйн­варыннан эш бирүчеләр хезмәткәр гаризасы буенча дәвалануга һәм укуга хезмәт хакыннан социаль тотып калулар ясый ала.
Хезмәткәр моның өчен эш бирүчегә язма гаризадан тыш инспекциядән социаль тотып калуларга хокук биргән уведомление дә алып килеп бирергә тиеш. Элек мондый тотып калуга хокук алу өчен инспекциягә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк иде.
- Милек һәм социаль салым турында декларацияне бирүнең срогы чикләнгәнме?
- Тотып калуларга бәйле НДФЛны кире кайтару хокукы НДФЛ түләгән вакыттан алып 3 ел дәвамында саклана.
- Күчемсез милекне сатудан алынган сумманы декларацияләүгә 2016 елның 1 гыйнварыннан нинди үзгәрешләр кертелде?
- Әгәр дә сата торган милек 5 елдан аз срокта аның мөлкәте булган булса, НДФЛ түләнми. НДФЛдан азат булу өчен күчмәс милеккә 5 ел түгел, ә 3 ел хуҗа булу кирәк. Мәсәлән, бүләккә алынган фатирны сатканда бу хокуктан файдаланып була.
Яңа кагыйдә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барылган милеккә кагылмый.
- Салым законнарына юридик затларга кагылышлы үзгәрешләр кертелгәнме?
- 2016 елның 1 гыйнварыннан салым агентлары ай дәвамында квартал, ярты ел һәм тугыз ай алдыннан инспекциягә тотып калынган НДФЛ турында мәгълүматны тапшырырга тиеш. Елгы исәп-хисап алдагы елның 1 апреленә кадәр ясала. Мәгълүмат электрон формада бирелергә тиеш. Әмма әгәр дә салым агентыннан табыш алучылар саны 25 кешедән артса, документны язма рәвештә бирергә кирәк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: