Яшел Үзән

Салават Миңнеханов Гүзәлемгә яулык бәйләтмәкче?

Яшь һәм чибәр Гүзәлем соңгы арада фотосурәтләргә башына яулык бәйләп яисә тюрбан киеп төшә башлады. Ире Салават Миңнеханов, үзе әйткәнчә, намазда, ураза тота. Бәлки Гүзәлем дә яулык япкандыр? Җырчының үзенә шалтыратып алдык.

- Гүзәлем, хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Җәйге ялларыгызны ничек уздырасыз?
- Хәлләрем әйбәт. Җәй көтелгән ялдан башланды. Каенанам һәм Салават ягыннан туганнар белән Төркиягә бардык. Ирем, ул вакытта хастаханәдә булу сәбәпле, бара алмады. Мин, үз чиратымда, яңа эмоцияләр, яңа идеяләр, яңа көч туплап кайттым. Кайту белән яңа клип төшердек. Ураза аенда концертлар, чыгышлар юк: күп артистлар ял итә. Салават бу вакытны бушка уздырмый: өч клип төшерде. Ә мин үзебезнең "You Tubе" каналына матурлык блогларын төшерә башладым. Беренче чыгарылыш меңләгән карау җыйды һәм тамашачыларда кызыксыну уятты. Сораулар күп килде. "Яулыкны ничек матур итеп бәйләргә?" - күпләрне шул кызыксындыра. Икенче чыгарылышны нәкъ шул темага багышлаячакбыз да.
- Яулык дигәннән... Салаватның диндә булуы билгеле, соңгы арада сез дә һәрчак яулык бәйләгән.
- Без очрашып йөргәндә үк, Салават мәчеткә йөри иде, әмма һәрвакыт түгел. Әтием белән танышканнан соң, дингә карашы тагы да җитдиләнде. Әти-әни янына кайтканда, әтием Салаваттан: "Җомга намазына йөрисеңме?" - дип сораган. "Кайчагында йөрим", - дип җавап кайтарган. "Кайчагында түгел, һәрвакыт йөрергә тырыш. Укый белмәсәң дә, җәмәгать белән басып торганда да, кабул була ул", - дигән. Шуннан бирле Салават һәр җомга саен намазга мәчеткә йөри. Ул моңа тиклем дә ураза тоткан булган, дуңгыз итен ашамаган. Тулысынча дин юлына басу уйлары булган, без кавышкач, әти моңа тагын да этәргеч булып торды. Алар икесе дә диндә. Мөнәсәбәтләре бик җылы. Әни белән безне дә өйндиләр. "Бергә намаз укулары күпкә рәхәт булыр иде", - диләр. Әмма мәҗбүриләмиләр.
Әйе, соңгы арада сәхнә һәм көнкүреш киемем, имиджым үзгәрде. Бу - күңелем теләге, ә Салават кыставы түгел. Быел бик күп мөселман кибетләрендә булдым, бу өлкәдә уңышларга ирешкән дизайнерлар белән танышам. Мөселман киемнәре бик матур, аларның ниндие генә юк! Андый образлардан соң кыска итәк, ачык кофталар киясе дә килми. Дөресен генә әйткәндә, артык ачык киемнән моңарчы да йөргәнем дә юк иде. Ә иң мөһиме: яулык һәм тюрбан киеүем иремә бик ошый. Аның миңа беркайчан да: "Булды, яулык бәйлә!" - дигәне булмады. Минемчә, дингә һәр кеше үз теләге белән килергә тиеш. Мин әле намазда түгел һәм яулыкны да һәрчак бәйләп йөрмим. Ләкин мин шул юлда. Алла боерса, дин юлына басачакмын. Бу - минем иң зур теләкләремнең берсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 мая 2018 - 13:14
    Виктор Колотов – футбол йолдызы Якташыбыз футболчы Виктор Колотов спорт карьерасын Юдинода һәм Яшел Үзәндә башлый һәм чын футбол йолдызына әйләнә.
    9
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 11:59
    Банк исәп-хисапларыннан урлаулар өчен җәза көчәйтелгән Заман алга барган һәм электрон исәп-хисаплар, банк карталары киң кулланылышка кергән саен, шуларга бәйле хокук бозулар да була. Мошенниклык очраклары да арта.
    12
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 10:48
    Күңелемдәгесен әйтәм Олы Ачасырның Татарстан урамында чүп контейнерларын көздән бирле түкмиләр, чүпкә батабыз, зинһар ярдәм итегез!
    16
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 09:03
    Шәхси хуҗалыклар үзе өчен мал чалганда ветеринария белешмәсе кирәкми Терлекләр җирлектә махсус булдырылган урыннарда гына суелырга тиеш.
    27
    0
    0
  • 20 мая 2018 - 07:59
    Рәсемнәрдә – милли бизәкләр Яшел Үзән мөселман дөньясы киләчәк буынны тәрбияләү буенча үзеннән зур өлеш кертә. Менә апрель аенда гына шәһәр мәдрәсәсендә Коръән уку бәйгесе булып узса, хәзер район мөхтәсибәте балалар арасында «Милли бизәкләр» рәсем бәйгесе оештырды.
    20
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 18:36
    Ачыктан-ачык: Илназ Гариповка әти булырга тәкъдим ясаганнар Популяр җырчы Илназ Гарипов белән соңгы арада әллә нинди хәлләр булып тора. Төрмәдә дә утырып чыкты, концертына памперслар да алып килделәр.
    65
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 17:21
    «Хәзер ботымны кисеп бирәм!» дигәч, әнине кочып еладык Миңа 10 яшь. Кояшлы матур җәйге көн. Бөтен кеше бәйрәмгә, Сабан туена әзерләнә. Без, балалар да, матур күлмәкләр, яулыкларны хәзерлибез. Кинәт коточкыч хәбәр – сугыш. Аяз көнне яшен суккандай булды. Аптырау, елау... Менә шуннан башланды мәхшәр.
    62
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 15:05
    Рәхмәт хаты Бакырчы авылында туып, хәзерге вакытта шушы авылда яшәүче, кадерле туганым, укытучым Рәхимулла кызы Рәйханә апа Зәйнуллинаның яңа гына табадан төшкән «Мин көзләргә гашыйк» һәм «Бакырчымда таңнар ата» дигән китапларын укып чыктым.
    73
    0
    1
  • 19 мая 2018 - 13:59
    Күчмә Кубок кемнәр кулында? Бөтендөнья бию көне уңаеннан Норлат мәдәният йортында зур бию бәйрәме булды: 23 авыл Күчмә кубокны алу өчен көч сынашты.
    71
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 12:44
    Татар Наратлысы яңа һәйкәлле булды Татар Наратлысы авылы халкы быелгы язны, илебез өчен мөһим булган Бөек Җиңү көнен аеруча дулкынланып, шатланып каршы алды.
    41
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 10:59
    Җәннәт капкалары ачык, уразада булыйк! Без, ниһаять, мөбарәк һәм рәхмәтле Рамазан аена кердек. Быел Ураза табигатьнең бик матур чорына туры килүе белән үзенчәлекле булыр.
    41
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 09:34
    БДИны Идел аръягы мәктәбе укучылары Яшел Үзәндә тапшыра Әле генә башланган иде, уку елы кабат ахырына якынлаша. Димәк, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга да күп калмады. Укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен бик дулкынландыргыч һәм җаваплы чор җитә.
    54
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 08:02
    ЧӘЧҮ БЫЕЛ АВЫР БАРА Аграр ел, уңыш җыеп алу белән көзен тәмамлана һәм кырларга беренче трактор керерлек булгач, язын кабат башлана.
    153
    0
    0
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 36 человек
  • Яшел Үзән – Җиңү язы һәркем күңеленә яшәү дәрте, рухи көч өсти
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • 8 мая 2018 - 10:44
    Сатам Авылда йорт сатам.
  • 8 мая 2018 - 10:27
    Сатам ЖБИ-кольца, брусчатка заводского производства.
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
Ночной режим