Яшел Үзән

Сагындырган сукмакларым буйлап...

Телевизордан концертларда «Олы юлның тузаны» җырын башкарсалар, үз авылымның Олы юлы, аның белән бәйле хатирәләрем күз алдыма килеп баса да, йөрәк әллә ниш ли.

Нинди киң, тигез, калын катламлы җылы тузанлы иде бит ул. 
Шул тузанга басып, аякларымны җылытып, бармак араларын кытыклаган юлларыннан үтәсем килә. Менә ничә ел инде Олы юлга чыгылмый. Ел саен җәйдә кырга чыгып, үткән юл-сукмакларга барып кайтам, дип хыялланам. Иске зират өсләрендәге посадкалардан ары кителми. Гомер йомгагы сүтелгән саен, сагыну, күрәсе килү арта бара. 
Быелгы җәем тулысы белән, диярлек, авылда үтте. Күңел җирсүләрем күп булганга, җанымны тынычландырасым килү теләге көчле иде. Йөргән юл-сукмаклардан җәяүләп кенә әйләнеп кайту авырлаша инде хәзер. Ни дисәң дә, узган еллар, үткән юллар эзсез түгелләр. Киләсе җәйне әллә күреп була, әллә юк, дип, улымны кырларны әйләнеп кайтырга күндердем.
Олы юл буена чыктык. Юл сикәлтәле, тузанның әсәре дә юк. Келәт арты басуында («келәт арты» атама булып кына калды инде, аның бөтен әйләнәсен карга миләше, америка өрәңгесе, каты үлән, кычыткан баскан, келәте сүтелде, асфальтына кадәр ватып, кубарып, юлга түшәделәр) таныш булмаган үлән үсә, ул чүп үләне белән аралаш, бил биеклеге – җитен басуы булып чыкты. Барысын күзәтәм, күз күреме җирне карап барам, экскурсовод кебек бер туктамый киленем һәм сеңелемә сөйлим дә сөйлим...
Килеш күле полосасы янында гел уйсу-дымлы булып, язгы чәчүдә тракторлар бата, шуңа анда соңрак, җир кипкәч чәчәләр иде. Ул урынга каен полосасындагы агачлар орлык сипкәндер инде, сукалап тормагач, буй җитеп килә торган каеннар, таллар, тагын шул америка өрәңгесе баскан. Урман кебек куе булып үсеп киләләр. Хәйран гына зур мәйданны биләгәннәр. Элеккеге кебек «веткорма» җыйдыру заманы булса, ботарлап бетерерләр иде дә...
Килеш күленә кермәдек инде. Туры таллы күл юлына борылдык. Ни галәмәт, Путап бияләе чокыры башында тагын шундый кечкенәрәк кенә урман үсеп килә. куе камыш, кыяк үлән баскан. Ул урында агачның әсәре дә юк иде элек, печән җыючылар уйсу үләнлекне «ялап» чабалар, куе һәм биек печән була иде ул чакта. Машиналарның үткән юлы бар, печән ташыганнардыр, мөгаен. Габдулланың печән-люцерна җире шунда икән, ташылып бетмәгәннәре дә бар. 
Арыш басуы өстендә җиңел машиналар гына үткән сукмактан Таллы күл кырыена кердек. Күлне зурайтканнар, тирә-юне талларга, төрледән-төрле күз явын алырлык кыр чәчәкләренә, арыш арасында гына үсә торган зәңгәр чәчәкләргә күмелгән. Су коенучылар басма да ясап куйган. Сокландым. Рәхмәт яшьләргә. Заманында Таллы күл буен сукалатып, киптерергә җыенганнар иде, камыш түгел, кыяк та калдырмыйлар иде, чабып. Бүгенге Таллы күл – табигатьнең гаҗәеп бер матур, ял итәрлек, җанга тынычлык бирүче бер почмагына әверелгән. Кыр үрдәкләре бар, акчарлаклар оча, димәк күл балыклы. Балыксыз сулыкка акчарлак килми бит. Җәяүләп кенә Сәгъди кизләвенә юл тоттык. Иркен сулыш алып, тирә-юньне күзәтеп бара-бара, килеп җиткәнне сизми дә калдык. Колхоз чорында монда сыерларның җәйге лагеры булды. Сәгъди кизләве караулы, буа буылган, күп сулы. Сөт әчемәсен өчен, бидоннарны суга батыралар. Ул вакытларда бу кизләү тирәсе кайнап тора иде. Бүген көтү үткән эз дә юк. Күз күреме җир – буа буйларын куе камыш, кыягы да аз, биек үлән каплаган. 
Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: