Яшел Үзән

Онытырлык түгел бу елларны

1941 ел. 22 июньнең канлы таңы.

Сугыш... Санап бетергесез корбаннар, акылга сыймаслык газаплар алып килде сугыш илебезгә. Масса күләмдәге геройлык һәм батырлык, фронтта һәм тылда халыкның какшамас ихтыяр көче, аның тиңсез каһарманлыгы, 1418 тәүлеккә сузылган сугышның бары тик 1945 елның 9 маенда гына бетүе Совет халкының зур сынавы һәм зур Җиңүе булды.
Сугышның башы авырлык алып килде: илгә рәхимсез, мәкерле, көчле дошман ташланды. СССРга каршы бөтен халыкара империализм катнашты. Германиягә басып алган Европа илләре һәм сатылган илләр ярдәмгә килде. Алар промышленносте Германия өчен хәрби продукция чыгарды.
Фашизмның төп максаты яулап алу политикасын тормышка ашыру, кешеләрне юк итү, халык санын киметү, аерым расаларга өстенлек бирү һ.б. иде. Фашистик идеология, рак шеше кебек, Европадагы сәяси тармакларга үтеп керде, аны юкка чыгарды. Канлы фашистик, авторитар режимнар 1919 елда Венгриядә, 1922 елда Италиядә, 1923 елда Болгария һәм Испаниядә, 1926 елда Литва һәм Польшада, 1936 елда Грециядә урнашты. Шул ук чорда милитаризм һәм фашизм Япониядә җиңүгә иреште. Ә инде 1933 елда Германиядә фашизмның властька килүе Европага гына түгел, бөтен дөньяга куркыныч тудыр­ды. Европаның иң көчле иле белән җитәкчелек итү фашис­тик берләшмә кулына күчте. Аның төп максаты дөньякүләм җитәкчелек, басып алу планы иде.
Германия фашизмы халык­ларга һәм илләргә каршы иң мәкерле җинаять алып килде. Чит илләрне басып алу, халык­ларны юк итү, коллык, хокуксызлык, җәзалау, илләрнең милли байлыгын талау һәм юк итү - менә болар фашизм планының бер өлеше. Бик төгәл итеп фашизмның чын йөзе документларда беркетелгән. Менә аларның бик аз өлеше:
«Сугыш германия дөньякүләм державага әйләнсен өчен бара. Бу сугышның максаты. Сугыш биш, бәлки алты, хәтта җиде ел барырга мөмкин» (Гитлер).
«Без дөнья халыкларының санын киметү алдында торабыз, бу герман халыкларын сак­лап калу миссиясе. Безгә халык санын киметү техникасын булдырырга кирәк. Мин төрле расага кергәннәрне юкка чыгару ысулын күздә тотып әйтәм һәм аны тормышка ашырачакмын. Тупас итеп әйткәндә бу минем максатым. Әгәр дә мин немец милләтенең иң кыйммәтле өлешен ут эченә кертәм икән, шуңа күрә минем миллионнарча түбән расадагы кешеләрне юкка чыгаруга хокукым бар, чөнки алар суалчан кебек үрчи» (Гитлер).
«Безгә каршы булганнарның һәрберсен үтерегез, аның өчен сез түгел, мин җавап бирәм, шуңа күрә, үтерегез» (Геринг).
«Ленинград үзе кулын күтәрәчәк, хәзерме, соңракмы, ул биреләчәк. Беркем дә шәһәрдән безнең линия аша чыга алмас. Ленинград ачлыктан үләргә хөкем ителгән» (Гитлер).
«Синең нер­вың да, йөрәгең дә юк, сугышта алар кирәкми. Мәрхәмәтлелекне, кызгануны юкка чыгар. Һәр рус, совет кешесен үтер, синең алда картмы, хатын-кызмы, малаймы, кыз баламы, туктама, үтер» (Немец солдатының кулланма китабыннан).
Быел фашистик Германия­нең илебезгә сугыш башлавына 75 ел тула. Бу узган еллар - шактый ара. Ләкин без бернәрсәне дә онытмадык, онытырга хакыбыз да юк. Тарих күрмәгән канлы сугыш 28 миллион (төгәл билгеле түгел) илебезнең иң талантлы, иң нык эшкә сәләтле буынын алып китте. Күпме ятим балаларны, тол хатыннарны, инвалидларны, тумаган балаларны калдырды безгә рәхимсез сугыш!
Мин үзем дә сугышта әтиемне югалткан, аны сабыйлыгы белән хәтердә калдыра алмаган кеше. Әтидән башка ике олы абыем да сугышта катнашалар. Әни ягыннан ике энесе сугышта катнаша, берсе - төпчеге һәлак була. Әти ягыннан энесе аяксыз кайта. Бер генә семьяны да сугыш читтә калдырмады.
Нинди матур, аяз, тыныч көннәр килүен көттек без Җиңүдән соң! Без үзебезнең җилкәдә шундый авырлыкларны күтәреп, киләчәк буын сугышсыз яшәр өчен көрәштек. Бу сугыш соңгысы булыр дип ышандык. Ләкин дөньякүләм тынычлык урнашмады. Әфганстан, Югославия, Ливия, Ирак, Сирия, Украина һ.б. илләрдәге вакыйгалар безне уяулыкка чакыра.
Роберт Тимершин.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: