Яшел Үзән

Саф күңелле халык яши Карашәмдә

Язмамны шагыйрь, күренекле якташыбыз Гомәр абый Саттаровның Карашәм авылына багышланган шигырь юллары белән башлап китмәкче булам. Гөбенә буендагы күрше авылым, Карашәмем минем, Карашәмем. Яктылыгың төшкән еракка, Яктылыгың минем йөрәктә. Яктылыгың миңа терәк тә. Яшел Үзән төбәгендәге иң матур авыл ул безнең Карашәм. Наратлы, юкәле, каенлы, миләшле, шомыртлы әрәмәлек уртасында әкият...

Язмамны шагыйрь, күренекле якташыбыз Гомәр абый Саттаровның Карашәм авылына багышланган шигырь юллары белән башлап китмәкче булам.
Гөбенә буендагы күрше авылым,
Карашәмем минем, Карашәмем.
Яктылыгың төшкән еракка,
Яктылыгың минем йөрәктә.
Яктылыгың миңа терәк тә.
Яшел Үзән төбәгендәге иң матур авыл ул безнең Карашәм. Наратлы, юкәле, каенлы, миләшле, шомыртлы әрәмәлек уртасында әкият дөньясындагы сыман утыра ул. Шул агачларга, әрәмәлекне сырып алган кошларга көч-кодрәт биреп, авыл уртасыннан Җәләлетдин бабай чишмәсе ага.
Яфракларның җилдә лепердәшүе белән чишмә челтерәве кушылган сихри авазны ишеткәнегез бармы? Серле дә, бераз гына шомлы да әлеге шигырь юлларын укыганда күңел нечкәрә, матур гамьнәр туа, үзеңнең дә шушы табигатьнең газиз бер баласы икәнеңне искә төшерәсең.
Быел, экологик культура, әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында, шушы авылда туып, шушы чишмә суын эчеп үскән, хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче, җәй айларында туган авылына кайтып, табигатьнең матурлыгын күреп, дөньяның ямен тоеп яшәүче Рәшит Хәмидуллин - шушы Чишмә бәйрәмен үткәрергә тәкъдим итүче һәм оештыручы иде. Ул мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Җәләлетдин бабай чишмәсен тиз арада күз явын алырдай бизәп куйдылар.
Менә көтелгән көн. 22 июнь 14 сәгатьтә Чишмә бәйрәме башланып та китте. Искиткеч матур урында урнашкан шушы чишмә янына төрле авыллардан, шәһәрләрдән бик күп кунаклар кайткан. Ике якта да тау, шушы таулар арасыннан челтерәп чишмә ага: мондагы халыкны күреп шаккатасың. Зур-зур самоварлар гөрләп кайнап утыра, учак яна, пылау, икенче якта кайнар коймак пешә. Озын-озын өстәлләр тәмле-тәмле ризыклар белән тулган. Күңелең ни тели, бар да бар.
Чишмә бәйрәмен мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина шигъри юллар белән башлап җибәрә:
Авылымда чишмәләр күп,
Сулары алтын диләр.
Саф чишмәдәй, саф күңелле,
Авылым халкы диләр.
Алсу Нуруллина, Фидалия Гайфуллина башкаруында «Яшьлегем чишмәләре», «Туган авылым урамы» дигән җырлар, әйтерсең лә, нәкъ шушы бәйрәм өчен махсус язылган.
Беренче булып сүз Карашәм авылының имам-хатыйбы Илгиз абый Зарифуллинга бирелә. Илгиз абый үзенең моңлы тавышы белән авылдашлары алдында Коръән укып, аны багышлады, ә Рәшит Хәмидуллин багышлау тәмамланганнан соң, бөтен авыл агайларына сәдака өләште.
Авылдашларын, килгән-кайткан кунакларны котларга, Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина да килгән, ул авыл җирлеге, депутатлар исеменнән шушы бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтен җиткерде.
Безнең Карашәм авылы - чишмәләр иле. Нинди генә исемдәгеләре юк аларның: «Авыл кизләве», «Совет кизләве», «Тукташ кизләве», «Әҗәл башы кизләве», ә чишмә бәйрәменә җыелган урын Җәләлетдин чишмәсе дип атала.
Шушы чишмә суларын эчеп үсеп кемнәр генә чыкмаган Карашәм авылыннан: язучы Фаил Шәфигуллин исеме һәр татар кешесенә таныш; фән докторлары, профессорлар, табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, агрономнар, инженерлар һ.б. Чишмә бәйрәменә ямь биреп, Карашәмдә туып, чишмә суларын эчеп үскән, 11 мәртәбә йөгерү буенча чемпион 82 яшьлек Сираҗиев Әхмәт ага да Казаннан кайтып, авылдашларын, шушы чишмәне төзекләндереп, бөтен бәйрәмне оештыручыларга матур сүзләрен җиткерде.
Авылдашыбыз Альберт Илмөхәммәтов кына да ни тора! Табигатькә, туган якларга багышланган бик күп шигырьләре «Яшел Үзән» газетасы битләреннән төшми.
Нинди генә уеннар уйнамадылар, Сабан туең бер якта торсын. Балалар да, олырак яшьтәге хатын-кызлар да, хәтта ирләр дә көянтә белән су ташыды.
Менә тау башыннан көянтә-чиләкләр белән кызлар, гармуннар белән егетләр әкрен генә җырлашып бәйрәмгә төшә. Аларның киемнәренә карап, сокланмый мөмкин түгел. Кызлары да, егетләре дә Сираҗиев Габбас абыйның балалары һәм туганнары. Менә ичмасам талант, җырладылар да, бөтен халыкны биеттеләр дә. Казан артистларыннан бер дә ким түгел, хәтта артык та.
Су буенда талгын гына учак яна, шушы учак янында зифа буйлы, сылу бер кыз җырлый, ул - Карашәмнең сылуы Әдилә Гайфуллина, ә бәйрәмгә килгән өлкән яшьтәге апаларның күзләреннән яшь тамчылары ага. Олы-олы апаларны да матур итеп биеттеләр.
Бәйрәм бик тә күңелле үтте, бик тә эчтәлекле иде. Рәшит Рафил улы һәм мәдәният хезмәткәрләре үзләренең максатларына иреште, күпме җылы сүзләр әйтелде, ата-бабаларыбыздан мирас булып калган авылыбыз чишмәләре турында тулырак мәгълүмат бирү яшь буынга ничек табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле, игътибарлы булырга, туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү, чит җирләрдә яшәгән авылдашларыбызны туган якка тарту иде.
Карашәм авылы бик үзгәрде, газ кертелгән, һәрбер өйдә телефон, мәдәният йорты эшли, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән төзелгән мәчет ни тора.
Алмаз Гайфуллинның кибете эшеннән канәгать авылдашлары.
Туган җир берләштерә, яшәргә көч-дәрман бирә. Туган җир - изге җир, туган җиребезне, чишмәләребезне саклыйк.
Язмамның ахырында шушы матур чишмә бәйрәмен оештыручы Рәшит Рафил улына, мәдәният хезмәткәрләре Фәниягә, Миләүшәгә, пенсиядә булуына карамастан Илһамия Хәмидуллинага, медицина, социаль хезмәткәрләргә һәм Рәшитнең тормыш иптәшенә, туганнарына зур рәхмәтемне белдерәм. Авыл халкын ял иттердегез, җырлаттыгыз, биеттегез һәм елаттыгыз да. Аллаһ Тәгалә сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы биреп, тагын шулай, киләсе елларга да шундый бәйрәмнәр оештырырга насыйп итсен иде. Авыл халкы исеменнән сезгә һәм шушы бәйрәмдә катнашып, кешеләрне сөендергән өчен, зур рәхмәтемне белдерәм.
Мөслимә Таһирова.
Рус Әҗәле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: