Яшел Үзән

Саф күңел рәнҗесә...

Фәнзия аптыйның йорты җанланды. Инде ничә еллар буш торган нигезгә кызы Гөлсем үзенең улы Тимер, килене Ирина һәм оныгы Руслан белән ерак җирләрдән кайтып яши башлады.

Фәнзия аптыйның йорты җанланды. Инде ничә еллар буш торган нигезгә кызы Гөлсем үзенең улы Тимер, килене Ирина һәм оныгы Руслан белән ерак җирләрдән кайтып яши башлады. Моңа күрше тирәләр дә бик шатланды, чөнки хуҗасыз ихата урамның иләмен алып, ташландык хәлгә төшеп бара иде.  Тишек-тошыкларны ямаштырып, төтен чыгарган мичне сылап (өйгә газ кермәгән, чөнки дөньялыкның  бу рәхәтен Фәнзия әби күреп өлгерә алмады, мәңгелеккә күчкән иде инде), ничек кирәк алай кышны чыктылар. Яз җиткәч тә бер кәҗә, үстереп, кышкылыкка суярга дип, бер бозау, кош-корт алып җибәрделәр. Татарча бер авыз сүз белмәгән Иринага башта авыл халкы шик белән караса да, ул үзенең мөлаемлыгы, ачыклыгы, эш сөючәнлеге белән аларның күңелен тиз яулап алды. Авыл кибетенә сатучы булып урнашты. Җәй җиткәндә бик матур, үзенә генә хас акцент белән татарчаны да “сукалый” башлады. Кибеткә килгән кеше, Иринаны уңайсызлыйсы килмичә, урысча сораса да, ул үҗәтләнеп,  татарча  җавап бирә иде. Моның өчен эчкерсез авыл халкы аны тагын да яратты һәм үзенчә ихтирамын белдереп “Иринәкәй”, дип йөри башлады. Тимер дә алтын куллы булып чыкты, якын тирәдә бердәнбер “тимер атларны” төзекләндерүче булганга, тирәсеннән кеше өзелмәде. Акчага караганда “ак башлыны” алып килүчеләр күбрәк иде, әлбәттә. Гөлсем дә тик ятмады, зәһәр теле, усаллыгы белән Ираның үзәгенә үтте, улын котыртып кыйнаттырудан да җирәнмәде. Кибеткә килгән кеше, Иринәкәйнең күз төбендәге, беләкләрендәге зәңгәр эзләрне күрмәмешкә салышты, эченнән генә: “И, җанаш, син дә бит ата-анаңның газиз баласы, күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит-ят җирләрдә, башка милләт халкы арасында  үз иреңнең сөексезе булып гомер итеп ятасың инде”,- дип кызгана иде.

Тормыш бер урында гына тормый, ишегалдына мунча салып куйдылар, Фәнзия әбинең чүгә башлаган өен сүтеп, Ирина исеменә (ул гаиләне ашатучы) банктан бурычка акча алып, бура күтәрделәр. Гөлсем, аяклары авыртуны сәбәп итеп, бернәрсә дә эшләмичә, яшьләргә булышасы урынга, авыл буенча киленен чәйнәп йөрде. Кечкенә Руслан да күпчелек әнисе янында кибеттә булды. Тимер, өйне салып бетерерлек акчаны монда эшләп булмаячагын аңлап, себер якларына китеп, кесә калынайтып кайтырга карар кылды. Ирина, кайнана белән каласы килмәсә дә, каршы килмәде, чөнки өйне өлгертеп, матур итеп яшисе килә иде. Мунчада яшәп, ир назы күрергә дә җай юк, тормышның да рәте китте, җитмәсә кайнана да күпчелек урын өстендә ята башлады. Бөтен мәшәкать Ираның берүзенә өелеп калды. Гөлсем тагын да усалланды, хәтта ашарга да пешермәде, ә ашавын бик теләп ашады. Анысын Ирина әбәткә кайткан арада пешерергә гадәтләнде. Кайнанасы төнлә берничә тапкыр торып килененең аякларын “барларга” гадәтләнеп китте. “Гүләйт” итәргә чыгып йөрмиме, янәсе. Эштән кайткач һәр кич оныгыннан кибеткә кемнәр кергәнен, әнисе белән нәрсәләр сөйләшкәннәрен сораштыра торган булды. Ира боларга да күз йомды. Түзде. Тимерен өзелеп сагынды. “Ул гына кайтсын, барысы да яхшы булачак” – дип хыялланды. Ярты елга якын вакыт ире белән телефоннан аралашып узды. Кыска-кыска сөйләшү вакытында да җылылык, наз сизелмәде, бары тик баласы һәм әнисе турында сораштыру, хатынына карата ниндидер шикле гаепләүләрдән гыйбарәт иде. Ирина җилнең кайсы яктан искәнен аңласа да, кайнанасына авыр сүз әйтмәде, рәнҗүдән аккан күз яшьләрен күрсәтмәде.

Иринаны телефон шалтыравы уятты. Анда Тимернең: “Мин ялгыш бер тукталыш алдан төшеп калганмын, машина табып килеп ал К. станцасыннан” , - дигән исерек тавышы ишетелде. Шатлыгыннан, иренең исерек булуына да игътибар итмәде, тиз-тиз киенеп, күрше егетен уятты да, Гөлсемгә кая баруын әйтеп, чыгып йөгерде. Машина туктап та өлгермәде, ул ашкынып, юл кырыенда басып торган иренең кочагына ташланды. Шул минутта күзләреннән ут очкыннары чәчрәп, ничек җиргә барып төшкәнен дә аңлый алмый калды.

  • Син б...., себерке, миннән башка монда рәхәт күреп ятасыңмы? Күрсәтәм  мин сиңа хәзер рәхәтне! – дип, Иринаның өстенә атланып, кыйныйкыйный киемнәрен йолыккалый башлады.

Күрше егетенең бу хәлләрне күреп күзләре маңгаена менде. Ул   сагынышкан ир белән  хатынның очрашуларын бөтенләй башкача күз алдына китергән, тыйнак Иринаны уңайсызламас өчен башын да икенче якка борып утырган иде.   “Нишлисең син, Тимер абый”, - дип, ул күршесен кырыйга алып ташлады, шәрә тәнен ертык күлмәк кисәкләре белән томаларга тырышкан, сыкрап елаган Иринага сак кына торырга булышты. Тимер дөньядагы әшәке сүзләр белән сүгенә-сүгенә тагын хатыны өстенә килә башлады. Ләкин егетнең:

  • Тимер абый, күрше дип тормыйм, шунда үзеңне бәргәләп калдырам, теләсәң ничек кайт, дигән кисәтүе һәм үзеннән көчлерәк булуы аны сугарга күтәрелгән кулын кире төшерергә мәҗбүр итте.

Иртәгәсен, прилавка артында басып торган Иринаның битләре кара янган, ачык зәңгәр төсендәге күзләре тоныкланган иде. Кибеткә килүчеләрне һәрвакыт елмаеп каршы алган сатучы, күзләрен күтәрергә дә уңайсызланды. Авыл халкы аны гаепли, кайнанасы тараткан гайбәтләргә ышанадыр кебек тоелды аңа. Ире алып кайткан акчага корылган яңа капка да, өй кыяфәте алып барган бура да инде аның күңелен үсендермәде. Әле ярый яшәргә көч биреп, янында “әниемочкам”, дип бөтерелеп йөрүче дүрт яшьлек улы бар. Алып кайткан акчасы бетеп, әнисенең пенсиясен дә “эшкә” җиккәч (Ираның эшләгән акчасы кредит ябарга китеп бара), Тимер кабат себер якларына җыенуын әйтте. Бу юлы әлеге хәбәрне Ирина шатланып кабул итте. Кайчандыр, гаиләсенең каршы булуына карамый, башка дин кешесе булуына күз йомып, гомерен дә бирердәй булып яратып тормышка чыккан иренә аның бәгыре катты. Ул бит дөнья чите булып тоелган шушы татар авылына да аңа сукырларча ышанганга кайткан иде. Ошый аңа биредә. Табигате бик матур, халкы гади, ярдәмчел. Үзе дә авылның җылы мөнәсәбәтен, үз итүләрен тоеп яши һәм күңеленнән рәхмәтле дә. Инде ияләнгән бу яклардан китәсе килмәсә дә, түзәр чамасы калмады. Әгәр дә анасы шундый әшәке булмаса, Тимер белән килешеп яшәп булыр иде, яратышалар иде бит алар. Күңелнең бер почмагында ул сөю әле дә пыскып тора, сулыш кына өрергә кирәк. Тик... соңгы өметне дә Тимер үзе сүндерде. Иртәгә китәм, дигән көнне, Ирина төшке ашка кайткач, беләгеннән эләктереп, сөйрәп диярлек бозау киртәсенә алып кереп: “Мин киткәч тагын сөйрәлеп кенә кара, кайткач үтерәм” – дип кыйный-кыйный көчләде. Ирина үзенең тавышын басарга тырышып (баласы ишетсә, куркыр) канатканчы беләген тешләде. Хайванга әйләнгән ир кисәге аның яныннан чыгып киткәч тә, өс-башын рәтләп, бакчадагы мичкәдән су алып юынып, капка төбендә уйнап йөргән улын җитәкләп кибеткә юнәлде. Бу көнге вакыйга аның сабырлыгын сындырырга соңгы тамчы булды. Баласы да әнисенең халәтен аңлагандай көндәгечә тиктормаслыгы белән, бетмәс сораулары белән аптыратмады. Артык шауламый гына уенчык машинасы белән мәш килде. Бәхетенә каршы Тимер, Ирина эштән кайтканчы, “Казанда дусларымда кунам”, дип, киткән булып чыкты. Кайнанасына бер сүз дә әйтмичә, көндәлек эшләрне караштырып, Русланны кочагына алды да йокыга талды. Бу арада бик арган иде Ирина. Бу физик ару гына түгел, мораль алҗу иде. Аның бернинди әшәкелек булмаган күңелен нахак гаепләре белән рәнҗеттеләр, намусын салып таптадылар. Тәнендәге күгәргән эзләрнең авыртуы, йөрәгендәге тирән буразналарның сызлавы янында чүп иде. Күңелендә тирән бушлык барлыкка килде. Төн урталарында уянып, үзе тешләп яралаган беләге өстеннән алып сабыеның башын  мендәргә салды да, әкрен генә торып тышка чыкты. Төн аяз һәм йолдызлы иде. Болдыр баскычына утырып, һаваны күзәтте. Карашын салынып бетмәгән өйгә күчерде. Шул өй белән бәйле матур хыялларын исенә төшереп көрсенеп куйды. Күзе кадакта эленеп торган, печән бәйләп кайта торган арканга текәлде...

Үз уйларыннан үзе җирәнеп сикереп торды да, йөгереп кереп тизрәк яңадан баласын кочагына алды. “Һәй, исәр, көчсез җан!” - дип эченнән генә үзен битәрләде. Озак кына уйланып ятканнан соң, ныклы бер карарга килеп, күзләрен йомды. Иртән ул инде  берни булмагандай, хәтта борын астыннан нидер мыгырданган иренең анасына игътибар итмичә, көндәлек эшләрне карап, баласын ашатты да, эшкә китте. Кибет хуҗасына шалтыратып, үзе урынына кеше эзләүләрен  һәм бурычка  егерме мең акча биреп торуларын үтенде. Чөнки аның Краснодар якларына кадәр бала белән, ата-анасы йортына кайтып җитәсе бар иде. Ә кесәсендә җилләр уйный. Хуҗа аны аңлады, берсүзсез акчасын да бирде, чамаң белән, җае чыккач җибәрерсең, диде. Тимер китеп бер атнадан соң, Ирина да кайнанасына сиздерими генә җыенды да, таң белән үк  баласын җитәкләп, озын юлга кузгалды. Аның күңеле күтәренке, чөнки ул ясаган бу җитди адымының дөреслегенә ышана иде. Туганнары да аның кайтуын ишеткәч бик шатланды.

...Ә Фәнзия әбинең нигезе кабат буш. Мондагы тормышны шул кечкенә генә, ачык зәңгәр күзле марҗа килен бер үзе булдырып торганлыгы көн кебек ачык инде хәзер. Килене китүен Гөлсем шул көнне үк улына хәбәр итте. Чөнки бер башы хуҗалыктагы хезмәтне башкара алмаячагын ул яхшы аңлый иде. Киленен хезмәтче урынына күргән кайнана булып яшәү белән үзең “сөрү” – икесе ике нәрсә шул ул. Тимер кайтты, билгеле. Алай итеп карады, монда эшләп карады – бер эше дә бармады; терлек – туар белән тулып торган киртәләр бушап калды – шешә белән якыннан ук дуслаша башлаган Тимернең ул эшләргә чамасы калмый,  ә Гөлсем аякларын көчкә генә атлатып йөри башлады, тора-бара бөтенләй урын өстенә егылды. Йортка тагын бер ”эш аты”н  табарга кирәклеген аналы-уллы бик аңлыйлар иде. Килде ул, ләкин озакка түгел. Кайнана аны үзе куып җибәрде, чөнки улы белән парлашып эчәләр иде. Авыру кеше тәрбия сорый, ә исерек улының хәленнән нәрсә килсен, үзен карарга кирәк. Гөлсем, Ирина киткәннән соң бер ел да тутыра алмады, пычранып беткән урыны өстендә дөнья куйды. Анасын җирләгәч, Тимер дә озак тормады, юклы-барлы әйберләрен төенләп, капкасына бик салып, ниндидер хатынга ияреп Казан якларына чыгып китте. Шуннан бирле аны авылда күрүче булмады.

Салынып бетмәгән өй генә, авыл халкына Иринәкәйне хәтерләтеп, хуҗасыз килеш тора бирә...

Зәйнәп Зиннәтуллина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: