Яшел Үзән

Рәшәткә артында да тормыш дәвам итә

Безнең районда зур предприятиеләр һәм республика күләмендәге социаль объектлар байтак. Территория аша федераль автомобиль, тимер һәм су юллары уза. Шуңа күрә федераль 5нче төзәтү колониясенең бездә - Свияжскида урнашкан булуы гаҗәп түгел. Чәнечкеле чыбыклары белән әллә кайдан куркытып торган әлеге учреждениенең эчке дөньясын аннан да куркынычрак итеп күзаллыйбыз. Менә шунда...

Безнең районда зур предприятиеләр һәм республика күләмендәге социаль объектлар байтак. Территория аша федераль автомобиль, тимер һәм су юллары уза. Шуңа күрә федераль 5нче төзәтү колониясенең бездә - Свияжскида урнашкан булуы гаҗәп түгел.
Чәнечкеле чыбыклары белән әллә кайдан куркытып торган әлеге учреждениенең эчке дөньясын аннан да куркынычрак итеп күзаллыйбыз. Менә шунда безнең кебек үк кешеләр, еллар буе яшәп, кылган кыңгыр гамәле өчен җәза срогын үти. Аллаһ сакласын, төрмә юлларында йөрергә язмасын.
Шушы каты режимдагы колониядә журналистлар өчен пресстур оештырылды. Төрмә шартларында уку-укыту, һөнәр үзләштерү процессы белән танышу иде максат.
Колониядә, авыр җинаять кылып, беренче тапкыр хөкем ителгән 1750 кеше исәпләнә. Учреждениедәге уку эшләре белән колония җитәкчесе полковник Юрий Арбузов таныштырды. Колониядә урнашкан мәктәптә 145 кеше белем ала. Мәктәп Яшел Үзән мәгариф идарәсенә карап, педагоглар белән дә аны идарә тәэмин итә.
- Гадәттә, 3 хөкем ителүченең 2сенең урта яисә тулы булмаган урта белеме булмый. Аларны белемле итү - безнең бурыч, ә теләмәгәннәрне мәҗбүр итәргә хокукыбыз бар, - дип сөйли Ю.Арбузов. - Колониягә эләгүчеләр арасында башлангыч белеме булмаганнар да була. Андыйлар күбрәк чегәннәр арасында күзәтелә.
- Укытучыларның барысы да югары белемле һәм тәҗрибәле, - дип аңлата мәктәп директоры В.Лабутин. - XII сыйныфтан соң барысы да бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.
Колония дип әйтергә тел әйләнми, монда Икътисад һәм хокук белеме институты филиалы да эшли. Теләгәннәргә дистанцион укырга мөмкинлек бар. Уку өчен түләргә кирәк, күбесенә иректәге туганнары булыша. Әйтик, Альберт Зиниятуллинның колониягә эләккәнче үк юридик белеме булган. Хәзер, институтны яхшы билгеләренә тәмамлап, икътисадчы һөнәре алган.
- Укуы авыр булмады, - ди ул. - Вакытымны бушка уздырасым килмәде. Икътисадчы булып эшләрмен, дип торам, иреккә чыккач.
Антон Гиваргизов быел II курска күчкән. Ә 20 елга хөкем ителгән Андрей Хәбибуллин, юридик белемне сайлап, быел III курста укый. «Башка нинди генә уйлар килми тоткынлыкта, уку ичмасам үзем өчен бер файдалы шөгыль булыр», - ди ул.
Колониядәге һөнәри училищеда һөнәр үзләштерү мөмкинлеге бар. Анда 200дән артык кеше белем ала. Токарь-универсал, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, котельный операторы, кран машинисты, электромонтажчы, стропальщик, тегү операторы, компрессор җайланмалары машинисты һөнәрләрен үзләштерүчеләр күп. Училищеның директоры Алексей Андрейчук цехларны, дәресләр барышын күрсәтте, күп еллардан бирле колониядә эшләүче тәҗрибәле мастерлар белән таныштырды. Училищеның базасы әйбәт.
- Училищеда укыганнан соң без аларны һөнәре буенча эшкә билгелибез, - ди колония җитәкчесе. - Әмма тоткыннар арасында эшләргә теләмәүчеләр дә юк түгел. Алар белән закон нигезендә эшләргә туры килә.
Тегү цехын карыйбыз. Цехның, Мәскәү фирмасы белән килешү төзегәннән соң, заказлары бик нык арткан. Монда эш киемнәре дә, спецовкалар, кофталар, бияләйләр һәм башкаларны тегәләр. Тегү машиналары яңа, эш шартларын начар дип әйтеп булмый. Иң кыены шул - ирек юк.
Безне территориядәге тагын бер урын - мәчет белән чиркәү җәлеп итте. Алар икесе дә бер-берсенә терәлеп диярлек урнашкан. Чиркәү Россиядә агачтан төзелгән иң яхшы 100 чиркәү исемлегенә кертелгән. Мәчеткә йөрүчеләр күбрәк, диделәр. Быел уразаны 130лап кеше тоткан. Ул вакытта аларны ашатуны да уразадагыча оештырганнар. Китапханәсе, шахмат уйнау урыннары, клубы уңайлы. Китап укучыларның күп булуы төрмәләргә хас күренеш.
Дистәләгән еллар ябылып, сак астында яшәү, эшләү, һичшиксез, каты җәза. Бәхетсезлеккә, бу язмышны алар үзләре сайлаган. Әмма рәшәткә артында да аларга дәүләт урта белем алырга, һөнәр үзләштерергә, хәтта югары белемле булырга, тәҗрибәле остазлардан өйрәнеп калырга мөмкинлек тудырган. Теләк булса, рәшәткә артында да укырга һәм һөнәри белем алырга, эш урынында остарырга була. Мөмкинлекләр бар. Иреккә чыккач, югалып калмаска менә дигән шартлар. Шулар белән бергә биредә эшләүче педагогларның да геройлыгына гаҗәпләнергә генә кала.

Чагыштыру өчен:
Татарстанда төрле режимдагы 10 колония, 5 тикшерү изоляторы, Казанда 1 тәрбия бирү колониясе, 1 махсуслаштырылган психиатрия дәваханәсенең сак бүлеге исәпләнә.
Соңгы елларда, хөкем ителеп, колонияләргә җибәрелүче кешеләрнең кимүе күзәтелә. Бүген Россия УФСИНның Татарстан учреждениеләрендә 12 мең ярым кеше исәпләнә. Бер ел элек алар 13 меңнән арткан булган. Соңгы 5 елда аларның саны 4 мең кешегә кимегән.
Хәзер Татарстанда 1010 кеше төзәтү учреждениеләре мәктәпләрендә укый, 1568 кеше һөнәри училищеларда белем ала, 328е хезмәт адаптациясе үзәкләренә урнаштырылган, 129 кеше югары белем ала.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: