Яшел Үзән

Рәшит Кәлимуллин: «Биредә иҗат итүе рәхәт!»

Васильево бистәсендәге элеккеге 2нче мәктәп бинасына урнашкан Васильево иҗат үзәгендә Россия композиторлар берлеге рәисе, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Рәшит Кәлимуллин булып китте.

Ремонттан соң ачылган бинада музыка мәктәбенең филиалыннан кала, спорт залы, китапханә, сәнгать мәктәбе эшли. Иркен, җылы кабинетлар, яхшы ремонт, әмма әле мебель юк, музыка кораллары белән дә проблемалар бар.
- Ремонт вакытында бинаның фундаментында проблема барлыгы беленде. Былтыр ремонтка дип төзелгән смета бөтен чыгымнарны да капларга җитмәде. Хәзерге вакытта балалар өчен спорт залы ремонтлана, ә финанслар бетеп китте, - ди Васильево шәһәр тибындагы бистә башлыгы Олег Антонов.
Шулай булуга карамастан, Васильево иҗат үзәге буш тормый, һәр залда балалар шөгыльләнә, ә коридорда аларның әти- әниләре көтеп утыра:
- Без бистәдә шундый үзәк ачылуга бик шатбыз. Элек бит музыка мәктәбенә Яшел Үзәнгә йөрергә туры килә иде. Ә бу бик уңайсыз, балалар да ара иде.
Рәшит Кәлимуллин скрипка, фортепьяно, баян дәресләрендә булды, гитаристлардан дәртле көй уйнап күрсәтүләрен үтенде. Якташыбыз шундый үзәк ачылышына үзе шатланган һәм музыка кораллары сатып алуда ярдәм итәчәген әйтте.
- Республикабызда теләсә нинди мәдәни учреждение ачылуга мин шатланам гына, - ди Рәшит Кәлимуллин. - Василье­вога да беренче тапкыр гына килмим. Моннан берничә ел элек мондый үзәк турында хыяллана гына идек. Вакыты ул булмаган күрәсең. Ә менә хәзер, шушы башлык эшләгән вакытта, шундый матур бина килеп чыккан. Александр Васильевичның моңа никадәр көч түгүен бик яхшы беләм мин - нәтиҗәсе күз алдында. Аңлагыз: балаларны нәрсә белән булса да шөгыльләндерергә кирәк, югыйсә - наркомания, бандитизм. Республикабыз президентына да балаларыбызга иҗат белән шөгыльләнүгә мөмкинлек бирүе өчен рәхмәтебез чиксез.
Музыка мәктәбе укытучысы Елена Александрова Рәшит Кәлимуллинның чыгарылыш альбомыннан фотографиясен эзләп тапкан:
- Апам Сезнең белән бергә укыган, - дип елмая Елена Алексеевна. - Менә бу Сез, Рәшит Фәһимович. Кашларыгыз гел шул!
Композитор үзенең Яшел Үзәндә еш булуы серен ачты. «Биредә иҗат итәргә рәхәт! - ди ул. - Тиздән сезгә концерт белән киләбез. Көтегез!»
Илсөя Завилейская язмасы һәм фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 февраля 2018 в 15:58
    Көнкүреш калдыклары контейнерлары торак йорттан нинди ераклыкта урнаштырылган булырга тиеш? – Калдыклар җыю өчен махсус савытлар бетон яки асфальт җәелгән, койма белән аерып куелган, янында яшел үсентеләр утыртылган мәйданчыкта урнаштырылырга тиеш.
    31
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 14:30
    Үсенте – бала кебек! Әгәр дә аны кечкенәдән үк дөрес карап, сыйфатлы продукт белән туендырсаң, ул сәламәт, көчле һәм катлау­лы зурлар тормышына әзер булып үсә.
    28
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 11:56
    Язмышларда – ил тарихы Кешеләрнең үлемсез хәтере безне михнәтле елларга, онытылмас көннәргә алып кайта. Ачлык еллары, гаепсезгә кулга алынулар, сугыш...
    59
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 10:09
    Европротоколны ничек төзергә? Дөнья булгач, юлларда транспорт чараларына бәйле төрле хәлләр килеп чыгарга, аларның җитдиләре дә, зур булмаган матди зыян китергәннәре дә булырга мөмкин.
    21
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 08:22
    Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәтеннән коры сөт әйләнешен чикләүне сорады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка илдә коры сөт әйләнешен чикләүне сорап мөрәҗәгать итте.
    32
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 20:15
    Концертларга рәхим итегез! Бу көннәрдә республика районнарында Татарстанның сәнгать йолдызлары, танылган җырчылар, бию коллективлары халыкка концерт күрсәтә.
    80
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 16:44
    Белә идегезме? • 23 февраль көне Кызыл Армия оешкан дата итеп очраклы алына. Чынлыкта аның декретына яңа стиль белән 28 гыйнварда кул куела.
    68
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 14:28
    Аякны юрганга карап суза торган вакыт Күгәйдә тырыш, эшчән һәм киләчәкне алдан күреп яши торган халык гомер итә. Йорт-җирләре төзек һәм чиста. Кышын да шулай, җәен дә. Һәр йортта мул итеп мал-туарын асрыйлар, чебешен үрчетәләр, бакчаларын гөлбакча итеп тоталар. Шулай ук аларга бердәмлек тә хас. Чөнки нинди чуалчык үзгәртеп корулар чорында да алар үз хуҗалыкларын саклап калу өчен нык торды.
    196
    0
    1
  • 23 февраля 2018 в 12:01
    «Майский» котлый үзегезне! Кадерле Ватанны саклаучылар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр ветераннары, сугышчы- интернационалистлар, илебезнең булачак сакчылары!
    51
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 10:17
    Район башлыгы яшел үзәнлеләрне бәйрәм белән тәбрикли! Кадерле яшел үзәнлеләр! Сезне чын күңелемнән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!
    63
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 08:52
    Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы Тагын ике көннән илебез Ватанны саклаучылар бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Илне саклау ул – илнең иминлеген саклау, димәк, бүген ветераннар, хәрбиләр яки ил алдында изге бурычын үтәп кайтучылар гына түгел, тыныч тормышта Ватаныбыз куәтен арттыручылар бәйрәме дә, дип уйлыйбыз. Ә сезнең өчен ул нинди бәйрәм, кадерле укучылар? Менә шундый сорау белән кайберләрегезгә мөрәҗәгать иттек.
    112
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 07:30
    «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» директоры бәйрәм белән котлый! Хөрмәтле горькийлылар, яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле Хәрби Көчләр ветераннар!
    58
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 15:12
    Кисәтүләрсез штраф Газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында машина куйган яшел үзәнлеләргә кисәтүләрсез генә штраф салыначак.
    80
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 16 февраля 2018 в 10:32
    ТРЕБУЕТСЯ - администратор-кассир 1/2. 1500, соц.пакет, вахта. Деревня Исаково.
  • 6 февраля 2018 в 15:35
    Ачкычлар табылды Столичная 2а йортының бишенче подъезды янында ачкыч табылды⚠
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 22 февраля 2018 в 08:30
    Норлат әфганчыларны җыйды "Әфган-йөрәк ярасы"- ел саен унбишенче февральдә Совет сугышчыларының Әфганстан җиреннән чыгарылган искә алу, хәтер көнен, шулай дип, атасак дөресрәк булыр иде.
    298
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 14:28
    Аякны юрганга карап суза торган вакыт Күгәйдә тырыш, эшчән һәм киләчәкне алдан күреп яши торган халык гомер итә. Йорт-җирләре төзек һәм чиста. Кышын да шулай, җәен дә. Һәр йортта мул итеп мал-туарын асрыйлар, чебешен үрчетәләр, бакчаларын гөлбакча итеп тоталар. Шулай ук аларга бердәмлек тә хас. Чөнки нинди чуалчык үзгәртеп корулар чорында да алар үз хуҗалыкларын саклап калу өчен нык торды.
    196
    0
    1
  • 22 февраля 2018 в 11:12
    Туган тел көнен норлатлылар да билгеләп узды Сандугач теледәй моңлы, Чишмәдәй чиста телем!
    172
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 14:08
    Васильевода укый да, ял да итә беләләр Мәктәп – белем учагы.Укыйбыз да, язабыз да, белем алабыз. Бәйрәмнәр дә үткәрәбез.
    148
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 08:52
    Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы Тагын ике көннән илебез Ватанны саклаучылар бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Илне саклау ул – илнең иминлеген саклау, димәк, бүген ветераннар, хәрбиләр яки ил алдында изге бурычын үтәп кайтучылар гына түгел, тыныч тормышта Ватаныбыз куәтен арттыручылар бәйрәме дә, дип уйлыйбыз. Ә сезнең өчен ул нинди бәйрәм, кадерле укучылар? Менә шундый сорау белән кайберләрегезгә мөрәҗәгать иттек.
    112
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 12:50
    Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп – чәчәкләр Ватанны саклаучылар көне - дан-шөһрәт, кыюлык һәм батырлыкны гәүдәләндерүче бәйрәм. Ул барлык ир-атлар тантанасы, чөнки туган җиребезне саклау аларның бурычы. Бу көнне Ватанны үзләрен аямыйча басып алучылардан саклаучыларны, бүгенге тыныч вакытта да әлеге бурычларын үтәүне дәвам итүчеләрне данлау гадәткә кергән. Хөкүмәтебез елдан-ел әлеге бәйрәмнең патриотик ягына игътибарны арттыра. Һәйкәлләрне, мемориалларны чәчәкләргә күмү күркәм традициягә әйләнде.
    100
    0
    1
  • 22 февраля 2018 в 09:28
    Мәскәү салкыннары Татарстанга килә 23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.
    90
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 15:12
    Кисәтүләрсез штраф Газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында машина куйган яшел үзәнлеләргә кисәтүләрсез генә штраф салыначак.
    80
    0
    0