Яшел Үзән

Россиялеләрне бәрәңге өчен штрафка тартачаклар: 2021, син үз акылыңдамы?

Россиялеләрне сату өчен легаль булмаган орлыктан бәрәңге үстергән өчен штрафлар көтә.

Бу хакта "Позиция Права" юридик компаниясе вәкиле Егор Редин сөйләде.

Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 10.12 маддәсе, махсус утырту өчен үстерелгән һәм махсус кибетләрдәге чәчү материалын сатып алырга мәҗбүр итә. Бәрәңгенең бер өлешен сатарга җыенучыларга махсус үстерелгән орлыклар сатып алырга туры киләчәк. Югыйсә сатучыны штраф көтә: гражданнар өчен 500 сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 1000 сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 10 000 гә кадәр.


«Әгәр дә сез аның орлыкларын алга таба сату өчен үстерәсез икән: мәсәлән, күршеләргә ниндидер сортны сату өчен, бу административ җәза бирә торган гамәл булып саналачак», - дип сөйләде Редин.


Имеш-мимешләрнең берсе - узган елгы уңышны яңа чәчү өчен кулланучы бакчачыларны акча белән җәзалау. Моның өчен 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф вәгъдә итәләр. Хәер, Административ кодексны әлеге мифны тарата: санкцияләр авыл хуҗалыгы бизнесында эшләүчеләрне - тармакның җитештерү һәм фәнни-җитештерү предприятиеләре, орлык станцияләре җитәкчеләрен; авыл хуҗалыгы кооперативлары, ГУПлар һәм орлыкчылык хокукына лицензия белән МУПларга кагыла. Җәза бәясе - 300 сумнан 10 меңгә кадәр.

Авыру алмагач өчен штраф
Тагын бер бәхәсле момент – үз бакчаңдагы башка җимеш бирми торган агачларны юк итәргә мөмкинме? Кайбер белгечләр моны 5 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салынырга тиешле хокук бозу дип саный (КоАП бәяләмәләре нигезендә). Асылда исә, тәртипсез рәвештә кисүләргә һәм агачларны күчереп утыртуга тыю бар һәм ул "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларында" язылган. Әмма документта бакчачылык рөхсәте булган участоклар турында түгел, ә йорт яны һәм торак комплекслары турында әйтелә.
Нәтиҗә: дачник үзенең дачасында авыру яки үлгән агачны киссә, моның өчен аңа берни дә булмаячак.

Күршесеннән утын өчен штраф
Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 8.28 маддәсе контрольдә тота торган тәртип буенча утын әзерләү – башка мәсьәлә. Легаль булмаган утынлык агач гражданинга 5 мең сумга кадәр штраф белән яный (хәтта сез аны күршегездән сатып алган булсагыз да). Ә инде утын запасларын сез үзегез ясагансыз һәм шул ук вакытта пычкы белән эш итсәгез - күзәтчелек органнары инструментны конфискацияли һәм штраф язачак. Вазыйфаи һәм юридик затлар очрагында түләтүләр суммасы 50 мең һәм 400-700 мең сумга кадәр арта.

Чүп үләннәр өчен штраф
Күршегезгә, сезнең участоктан чүп үләннәр аңа күченә, дип зарланырга гына кирәк һәм сезгә түләргә туры киләчәк. Бу очракта туфракны берьюлы ике - Җир һәм Административ кодекслар яклый. Чүп үләннәре өчен бәяләр гади гражданнарга 20 дән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 400 дән алып 700 мең сумга кадәр тирбәлә. Искәрмә: бу очракта сүз җиргә җитди куркыныч янаучы чүп үләннәр турында бара. Ә тузганаклар һәм клеверлар турында түгел.

Зарарлы бәдрәф өчен штраф
«Дөрес булмаган» бәдрәф урнаштырган дачникны да сюрприз көтә: өстәвенә, Административ кодекс нигезендә, бу уңдырышлы туфракны бозса, 3-5 мең сумга штраф салынырга мөмкин. Бакчачыларга, хәтта, билгеле бер типтагы бәдрәф төзергә дә киңәш иткәннәр: каралты янындагы корылма - кабинка, люфт-клозет (чокыры тышкы якта булган) һәм пудр-клозет (чокыры агач чүбе яки коры җир белән күмелә торган).
Хәер, практикада мондый хокук бозулар сирәк чыга. Беренчедән, дача клозетлары буенча максатчан рейдлар - бу фантастика төреннән, ә икенчедән, сезнең туфракка зыян китерүне (ә нәкъ менә моның өчен сезгә түләргә туры киләчәк) күзәтчелек органнарына әле исбатларга туры киләчәк.

Чүп-чар өемнәре һәм учак өчен штраф
Дачада учак ягу – закон бозу, моның өчен КоАПта 2 дән 3 мең сумга кадәр штраф каралган. Табигый янгыннар сезонында штрафлар гражданнар өчен 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 15 меңнән 30 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 200 меңнән 400 мең сумга кадәр арта.
Туфракны зарарлаучы чүп-чарны саклаган өчен бакчачыга ике мең сумга кадәр акча чыгарып түләргә туры киләчәк.

Урман өчен штраф
Әгәр сезнең участок чиктә икән, әле сездә урман карау бурычы да ята. Әлбәттә, барысы өчен дә түгел, ә беренче ун метр гына - территория чүп-чардан, коры ботаклардан һәм яфраклардан, янучан материаллардан чистартылырга тиеш. Югыйсә, сезне 1,5 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф көтә. Әгәр дә бу идея сезгә ошамаса, урманнан янгынга каршы киртә яки ярты метрлы чокыр белән чикләнегез.

Хәер, дача тормышының саллы плюслары да бар: саф һава, яшеллек, яшелчәләр, аларны, сүз уңаеннан, чикләүләрсез сатарга мөмкин. Штрафлар һәм салымнар белән дача уңышы түләнми, ләкин үзегез өчен бакчачылык ширкәтеннән яисә җирле администрациядән, продукциянең үз участогында үстерелүе турында белешмә алыгыз.

Тагын бер бонус - дачада теркәлергә мөмкин, тиешле карарны 2008 елда ук Конституция суды чыгарды. 2019 елның 1 гыйнварыннан бакчачылык һәм дача партнерлыкларында теркәлү кагыйдәләре гадиләштереләчәк, шуңа күрә коттедж бистәсендәге кебек үк, үз бакчаңда теркәлү җиңел: миграция хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итү һәм участокка һәм торакка документлар тапшыру да җитә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: