Яшел Үзән

«Россия балалары – 2017»

Яшел Үзәндә 13 ноябрьдән “Россия балалары – 2017” ведомствоара оператив-профилактик операциясенең икенче этабы башланды.

Ул 22 ноябрьгә кадәр дәвам итә.  Төп бурычы – балигъ булмаган хокук бозучыларны ачыклау, шулай ук наркотикларның зыяны турында мәгълүмат бирү.

- Яшүсмерләрнең наркотик матдәләр куллануы җәмгыятьнең иң актуаль проблемаларының берсенә әйләнде. Моңа каршы көрәш – безнең эштә приоритетлы юнәлеш, - диде  Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең наркоконтроль бүлекчәсе оперуполномоченные Гүзәлия Кадырмәтова.

Тәртип саклаучылар торак секторда, вокзалларда, станцияләрдә, яшьләр күп җыела торган урыннарда рейдлар уздыра.  Яшүсмерләрнең ата-аналары белән дә профилактик әңгәмәләр оештырыла.

Бу акциянең беренче этабы  Яшел Үзән районында 17 – 26 апрельдә узган иде.

Лилиана Куликова

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 18 января 2018 в 09:22
    Без – алтын урталыкта
    ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, 2017 елда республиканың агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнарның үзенчәлекле рейтингын тәкъдим итте.
    29
    0
    0
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.