Яшел Үзән

Үрнәк гомер юлы

Яшел Үзән районының иң матур табигатьле, 170 ел тарихы булган Мулла Иле авылында гомер итүче әти-әнием белән таныштырыйм әле сезне. Алар узган гомер юлы күпләргә үрнәк.

Сәлимә Насыйбуллина гаиләдә иң беренче бала булып дөньяга килә. Шуңа да тормышның ачы сынауларын күп үтәргә туры килә аңа. Бер-бер артлы туган 8 баланың олы апасы булу - җаваплылык сорый. 8 класс укуны тәмамлагач, ул авылда төпләнеп кала. 43 ел буена колхозда бернинди ял, отпускалар күрмичә сыер савучы булып эшли. Җитмәсә, җәй айларында гектар-гектар бүленеп биргән суган, чөгендер кишәрлеге дә бар. Таңгы сәгать дүрттән торып иртәнге савым, аннан көн буе суган чүбе ута, яңадан кичке савымга бар. Бу авырлыкка кем чыдаган дип сорасалар: «Минем әни», - дип җавап бирәм. Әле ирне дә көйлисе, 5 кызны тәрбиялисе дә, кае­нанага да ярыйсы бар. Әниебездән бервакытта да «уф, арыдым» дигән сүзне ишетмәдек без.
Ә әтиебез, Ризван Насыйбуллин - гаиләдә иң төпчек бала.
1941 ел. Дәһшәтле сугыш. Бабаебыз, хуҗа хатынын һәм балаларын калдырып, фронтка киткәндә, әтиебез әле туып кына кала. Әтисен бер тапкыр да күрмәгән кеч­кенә Ризван әнисенең куанычы булырга да өлгерә. Авылыбыздан ерак түгел «Албаба» тимер юл станциясендә гомер буе вагон бушатучы булып эшли ул. Өйгә күбрәк акча алып кайтыйм әле бүген дип, тормыш иптәшемне, кызларымны шатландырыйм дип, ике 50 килограммлы капчыкларны берьюлы күтәреп ташыган чаклары да була аның.
Әниебез һәрвакытта да акыллы киңәшләрен бирә белә, әни буларак, ир каршында, балалар янында ничек тотырга кирәклеге турында сүз белән түгел, эш белән күрсәтә белә ул! Әние­без камыр ризыкларын пешерергә бик тә оста. Элек, туй мәҗлесләре өйдә үткәрелә торган чакларда, һәр йортта камыр пешерергә аны чакыра торганнар иде. Ул бәлешләр, ул кабартмалар - телеңне йотарлык.
Фирдания Зарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: