Яшел Үзән

Әрәмтамакка көн бетә

Тиздән Россиядә кабат әрәмтамаклык өчен җәзага тарта башлаулары ихтимал. Бу көннәрдә Санкт-Петербургның закон чыгару органы депутатлары шуны күздә тоткан закон проекты әзерләгән.

Ул Россия Дәүләт Думасы тарафыннан яклау таба калса, алты айдан артыграк эшсез яткан кешеләрне, совет заманында кебек, биш елга кадәр төзәтү эшләренә җибәрә башлаячаклар.

Дөрес, искәрмәләр дә бар. Әйтик, 18 яше тулмаган, инвалид бала тәрбияләүче ата-ана, 14 яше тулмаган баласы әни кеше әрәмтамак булып саналмаячак. Проект авторларының берсе Андрей Анохин сүзләренә караганда, әлеге тәкъдимнең төп максаты - Конституциянең хезмәтне ирекле дип күрсәтүче 37нче маддәсен үзгәртү. «Әрәмтамакларны кабат җәзага тарта башлау хезмәткә карата хөрмәт уятып, аның абруен күтәрер иде. Өстәвенә, казнага салымнардан кергән табыш күләме дә артачак», - ди Анохин.

Проект авторлары фикеренчә, бу закон эшсез калган россиялеләрне хезмәт биржасында теркәлергә дә мәҗбүр итәчәк. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген Россиядә хезмәткә яраклы 18 миллион кеше эшсез ята, тагын 20 миллионы рәсми рәвештә теркәлмичә генә эшли. Мәгълүм булганча, Советлар Союзы чорында әрәмтамаклар белән аеруча көчле эш алып барылды. 1961 елда кабул ителгән указ нигезендә суд кеше җилкәсен «кимереп» яшәүче әлеге затларны биш елга кадәр махсус хезмәт урыннарына эшкә җибәрә ала иде. 1991 елда исә бу канун бетерелеп, «эшсезлек» дигән төшенчә кулланыла башлады.

Күптән түгел Белоруссиядә дә әрәмтамакларга каршы көрәш башланган. Хәзер биредә елына 183 көннән дә азрак хезмәт куйган кеше дәүләт казнасына елына бер тапкыр өстәмә акча түләргә тиеш. Сумнарда исәпләгәндә аның күләме 14,5 мең сум тәшкил итә. Бу закон республика халкы белән беррәттән, биредә яшәүче чит ил кешеләренә дә кагыла.

Материал «Ватаным Татарстан» газетасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: