Яшел Үзән

Һәркемгә дә насыйп булсын бәхетле картлык

Күп кенә картлар, ярый әле күрәсе авырлыклар баштан яшь вакытта узган, олыгайгач аларны күтәреп булмас иде, диләр.

Әйе, балачаклары, яшьлекләре сугышлы чорларга туры килгән буынның ниләр кичерүе беребезгә дә яңалык түгел. Шуңа да, тыныч һәм бәхетле картлыкка нәкъ менә алар иң лаеклылар да.

Әмма бу тынгысыз җаннар барыбер мәшәкатьсез яшәргә өйрәнмәгән. Матур күлмәкләрен киеп өй түрендә генә тәсбих тартып, оеп утырмый алар. «Хәрәкәттә – бәрәкәт», диләр дә, сәламәтлекләре «рөхсәт» иткән шөгыль табып, 80-90 яшьләрендә дә якыннарына ярдәмче, терәк, киңәшче булып гомер итәләр. Олы шырданлы Мәрзия апа Галиуллина кебек.

Гел елмаеп, коңгырт күзләреннән ут чәчеп торган чибәр карчыкка һич кенә дә 90 яшь бирмәссең. Ә 20 сентябрьдә туган көнен – юбилеен, барлык балалар, оныклар, якыннары җыелышып, зурлап уздырганнар. Шулай, Мәрзия апа кебек, яшәү дәртен сүндермичә, юмор хисен югалтмыйча, мин инде гомер көзендә бит, дип күңел төшенкелегенә бирелмәскә кирәктер дә. «Әни безнең сөбехан Аллаһ, шушы яшендә дә гел хәрәкәттә. Тавык-чебешләр янына безне якын да китерми, үзе карый, ашата. Ул әле безнең кебек кенә итеп түгел, бик хәсиятли аларны. Кычытканны кышка да күп итеп җыеп куйды, йомырка салсыннар өчен ел әйләнәсе витамин кирәк, ди. Исән – сау гына булсын, ул безгә зур терәк әле», – дип сөйли Мәрзия апаның килене Ризәлә.

Әйе, Галиуллиннарның нигезе хуҗалы, шунлыктан бәхетле дә. Мәрзия апаның төпчек улы Рәис читкә китмәгән, төп йортта калган. Уңган хатыны Ризәлә белән 28 ел парлашып тормыш итәләр, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Каенанасы белән дус булулары сөйләшүләреннән үк күренеп тора. «Килен белән бик әйбәт яшибез, Аллаһка шөкер!» – ди Мәрзия апа да. – Ризәлә ачык йөзле булганга читтәге балаларым да, оныкларым да рәхәтләнеп кайтып йөри, рәхмәт. Картлыгыма шөкер итәм, тормышлар яхшы хәзер, иң мөһиме – ялгызым түгел».
Кая гына барсак та, сугыш чоры балалары белән аралашканнан соң, аларга карата бары тик соклану һәм хөрмәт хисе уяна. Авырлыклар турында сөйлиләр, әмма берсе дә зарланмый.

Һәм күбесе озын гомерле. Ниләр генә күрмәгәннәр, искитмәле авыр шартларда көн иткәннәр, әмма сынмаганнар. Язмыш сынаулары каршында баш имәгән кебек, картлыкка да бирешмиләр. Шул михнәтләр, бала чактан физик хезмәт тәннәрен дә, рухларын да чыныктыргандыр, мөгаен.
Мәрзия апа 4 классын да укып бетермәгән, Ивановога апасының баласын карарга барган. Шунда 3 ел торган. Аннан кайткач, ике ел Зеленодольск урманнарында торф чыгаруда эшләгән.

– Ач идек инде, кырдан черек бәрәңге дә җыйдыртмадылар, ат белән кудылар, – дип искә ала ул елларны әңгәмәдәшебез. – Әти яртышар ел кайтмыйча окоп казып йөри, ике абыем сугышта, бәрәңге дә уңмый иде бит, утыртырга калмый да иде инде, әй ул еллар... Аннары тракторчыларга ипи бирә башладылар, әтигә дә бирә иделәр, шуннан ач булмадык инде, бәрәңгеләр уңа башлады, артыгын сата идек, катык та ясап саттык. Минем катыкны заманында Тәбиев тә ашады әле.

Мәрзия апа, заводта эшлисе килеп, 16 яшендә паспорт ала һәм Яшел Үзән фанер заводына урнаша. Аннары Сергога күчә. Инде бервакыт, болар өч кыз сөйләшеп, акча эшләү максаты белән Грузиягә китмәкче булалар. Каян, кем шундый киңәш биргәндер, яшьләр бит, дөнья да күрәселәре килгәндер, бәлки. Әмма аңа әнисе ризалык бирми. Кайсы ана 20 яшьлек алмадай кызын күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга чыгарып җибәрсен инде?! Мәрзия апа колхозда кала. 24 яшендә Әнвәр исемле егеткә кияүгә чыгып, матур гаилә корып, 4 бала – 2 кыз һәм 2 егет үстергәннәр. Гомерләре буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыканнар.

Әмма язмыш монда да бу гаиләгә усал җиле белән кагылмыйча калмый, Әнвәр абый 61 яшьлек хатынын тол, балаларын әтисез калдырып, яман авыру аркасында бакыйлыкка күчә (урыны оҗмахта булсын). Исәннәргә тормыш дәвам итә, бүген Мәрзия апа 8 онык, 5 оныкчыкның сөекле һәм кадерле дәү әнисе. Туып үскән авылында, гомер иткән нигезендә улы һәм килене тәрбиясендә кадерле кеше булып яши. Чынлап та, бәхетле картлык! Алга таба да сәламәтлек, шатлыклы көннәр телибез.

Ә бит бик күп кенә әти-әниләр олыгайган көннәрен шәһәр фатирларында каңгырап, туган туфракларын сагынып гомер итәргә мәҗбүр. Чөнки балалар барысы да читтә, нигезләрендә кычыткан үсә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: