Яшел Үзән

Ркаил Зәйдулла: «Шоу-бизнеска кергән кеше намуслы булса, кире исән-сау чыга алмый. Йә Илфак кебек йөрәге тота, йә...»

Бу көннәрдә күп­ләр Илфак Шиһаповны сагына. Аның үлеменең сәбәп­ләрен фаразлый. Ркаил Зәйдулла да читтә түгел.

Илфак белән алар дус ук булмасалар да, шушындый уйланулары бар аның: Илфак Шиһапов үлеменең кайбер сәбәпләре (мәрсия)
Кичә Илфакның җәсәден туган авылына озаттык. Аның үлеме көтелмәгән булды һәм күп кешене аптырашка салды. Ләкин, минемчә, аптырарлык бер ни дә юк, әҗәл беркемгә дә сорап килми. Кешенең яше дә Газраил өчен һич мөһим түгел.
Шулай да авыр. Ир кешенең басса тимер изәрдәй вакытта китүе икеләтә үкенечле. Илфак гадәти кеше түгел иде. Һәрбер талантлы кешегә хас булганча, аның да үз сәерлекләре бар иде.
Үлгәч, кешенең дуслары күбәя гадәттә. Без дус түгел идек. Арада дустанә мөнәсәбәтләр генә иде. Күп мәсьәләдә фикердәшләр дә булдык. Шөгер ягында торып, «Татарстан яшьләре»ндә көлке һәм һөҗүле хикәяләр чыгара башлагач, аңа каләм әһелләренең күбесе игътибар итте. Аңарчы әлеге газетада нәкъ шулай Зөлфәт Хәким калкып чыккан иде. Бу юлы да әдәбиятта яңа йолдыз кабынып маташуын сиздек. Ләкин ул кабынмады… Югыйсә, талант җәһәтеннән олы татар әдибе булырга Илфакның бөтен мөмкинлеге бар иде. Ни җитмәде?
Характер. Ул артык нечкә күңелле иде. Җаны алагаем ачык. Ул сибелеп яшәде. Әдәбият исә аяусыз, ул үзенә генә табынганны, үзендә генә казганганны күтәрә. Казанга килгәч, Илфак шул газаплы да, ләззәтле дә юлдан китәр кебек иде. Газетада эшли башлады, берсеннән-берсе кызыграк мәкаләләр, хикәяләр язды. Ләкин аның башка максаты булган икән - яңа хатынына, мин сине сәхнә йолдызы итәм, дип сүз биргән. Ул аны өйләнгәндә вәгъдә сыманрак итеп биргәндер инде, андый чакта кемнәр ни генә әйтми, ләкин Илфак сүзендә торучан кеше иде шул. Менә шулай ул үзе дә сизмәстән шоу-бизнеска кереп китте. Ә анда кергән кеше, намуслы булса, кире исән-сау чыга алмый. Йә Илфак кебек йөрәге тота, йә, рухы гарипләнеп, чыгырдан чыга.
Йолдыз итте хатынын Илфак, ләкин үзе бетте. Бизнес белән әдәбият яраша алмый, Илфакның шау-шулы эстрада белән мавык­канда язылган пьесалары әдәби әсәр булудан бигрәк, коммерция проектлары. Менә шул хакыйкатьне аңлау, әлбәттә, һәрдаим аның җанын ашап торгандыр, дип уйлыйм. Гомер узып бара, ә син тәкъдиреңдә язылган миссияңне үти алмагансың. Ә аның миссиясе, һичшиксез, әдәбият иде.
«Йолдыз кабызгач, бераздан ул синең кулыңны пешерә башлый; өстәвенә ул инде тора-бара учыңны да тарсына», - диде Марсель Галиев, Илфакның фаҗигале язмышы турында гәпләшкәндә.
Ялгызлыкны Илфак авыр кичерде. Хыя­нәткә күнегә алмады. Социаль челтәрләргә чибәр кызларның рәсемен куюы да сабыйларча үзенең һаман җитеш, уңышлы икәнен кемгәдер раслау теләгеннән иде.
Чарасызлык та йөрәген телгәләде. Милләтеңнең юкка чыга баруын күреп тору һәм шуңа каршы бернинди чараң булмау - бу түгелме соң безнең иҗат зыялыларының уртак трагедиясе?!
Йөрәге чыдамады…
Чыганак: «Гаилә һәм мәктәп» журналы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: