Яшел Үзән

РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенең яңа сайты булдырылды

РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенең яңа сайты булдырылды. Бу турыда бүлекнең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилиана Куликова җиткерде.

Сайтта эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге яңалыклары, ведомство эше турында мәгълүматлар куелып барылачак һәм төрле сораштырулар үткәреләчәк. Моннан кала сайтта гражданнар мөрәҗәгате дә кабул ителәчәк. Бу турыда барлык мәгълүматны https://зеленодольск.16.мвд.рф сылтамасына кереп белергә була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: