Яшел Үзән

«Республика казанышы» муниципаль проекты җиңүчеләрен котладылар

Җәйнең беренче көнен илебез җәмәгатьчелеге иң мөһим кешеләр - балаларга зур игътибар биреп, бәйрәмнәр уздырып башлый.

Чөнки балалар - безнең киләчәгебез, аларга бүген игътибар булса, иртәгә үзләре башкаларны зурлаячак, җәмгыятебезнең әхлакый нигезен тәшкил итәчәк.

Яшел Үзәндә Халыкара балаларны яклау көнендә шәһәр музыка мәктәбендә районның сәләтле балаларын хөрмәтләделәр. «Республика казанышы» проекты район башлыгы Александр Тыгин инициативасы белән оештырылган иде. Аны «Технополис «Яңа Тура» идарә компаниясенең генераль директоры Андрей Мишурный күтәреп алды. Сәләтле балаларны бүләкләү тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та катнашты.

- Мин республика чараларында еш булам һәм һәһрвакыт Яшел Үзн балалары чыгышына таң калам. «Йолдызлык» фестивален генә алыгыз, искиткеч бит! - ди ул. 27нче апрельдә сайлаучылар белән очрашуда әйткән сүзендә торды - районның иң яхшы унбер укытучысына Санкт-Петербургка юлламалар тапшырды.

Гүзәл Минһаҗева.

Тулырак - газетаның 42нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: