Яшел Үзән

Әрем тәме әле дә шул елларны искә төшерә

Мин кырыгынчы елда туганмын. Сугыш елларының авырлыгын, ач-ялангач булган вакытларны күбрәк әнием сөйләгән истәлекләр буенча хәтерлим.

Сугыш башланыр алдыннан безнең гаилә, әти, әни, абый, апа һәм мин Финляндиядән авылга, бабайлар йортына кайтып төшкәнбез.

Әле юлда чакта ук, мин яшь баланың бик нык эче китә, әнием Миңсафа бу бала исән калмас инде, үләр, диеп, юлы буе саклап кайта. Шөкер, исән-сау, калганмын.

Без кайтуга сугыш башлана, әтине сугышка алып китәләр. Бабай, белмим, артык кашыклар, дипме, безне бик өнәми, коры кеше була, хәтта, әти өчен бирелгән пособиенең дә яртысын үзләренә алып калып, безне өч баланы ач калдырган. Әнигә бик рәхмәтле без, мичтә тәгәрәткән бәрәңгене апа белән абыйга биреп мәктәпкә озата иде, ә бабайларның шүрлек өстендә ипиләре күгәреп яткан.

Әле хәтерлим, мәктәпкә укырга кергәч, көздән калган черек бәрәңгене яз көне кар эреп бетүгә җыярга чыга идек. Үзле балчык ябышып чабаталарыбыз ертылып бетә иде. Ул бәрәңгедән әни чөгендер, кычыткан, алабута яфраклары кушып коймак пешерә иде. Бар тормыш авырлыгын бер әни тартты, колхозда эшләп атын да, үгезен дә җикте, ничек түзгәндер. Сыер да асрадык, шул сыерыбыз гына безне ачлыктан алып калгандыр. Әле бит өйне җылытырга утыны да кирәк, кечкенә арба тартып кипкән әрем сабаклары җыеп кайтулар безне дә читләтеп үтмәде. Әрем исе, әрем тәме әле дә шул елларны искә төшерә.

Әтине сугышка алып киткәч тә, Суслонгерга җибәргәннәр. Ике авылдашыбыз Закирә белән Шәмсенур апалар, әнигә, син читтә йөргән, русча беләсең, диеп, барырга үгетләп, бергәләп юлга чыкканнар. Анда баргач күргәннәрен әни еламыйча сөйли дә алмый иде. Әтиләрне мари урманындагы сазлыклы җирдә, баракта, ач-ялангач, ертылып беткән киемдә, чебен-черки теш ләп шешенеп беткән битләрен күрүләрен сөйләп, үзәкләребез өзелә иде.Кемгә генә кирәк булды икән ул, Ватанны сакларга киткән ир-егетләрне мыскыл итү?

Алай да, әлеге җирдән әти сугышка киткән, аның соңгы хаты 1943 елны килгән: «Сугышка керәбез, әле азрак яраланган идем», дигән була. Хат адресы буенча Симферополь шәһәреннән килә, шуннан соң әтидән бер хат та алмадык. Әниебез әбиебез белән бабайны тиешенчә хөрмәтләп, карап, соңгы юлга да озатты. Аллаһка шөкер итеп, әниебезгә рәхмәтле булып, без дә үстек. Мәлик абый 1934 елгы иде, армиядә хезмәт итеп кайтып, хисапчы булып эшләде, мәрхүм инде. 1937 елда туган Альфира апам мал табибы булып эшләде, мин шәфкать туташы белгечлеге алып, лаеклы ялга киткәнче хас таханәдә эшләдем. Быел сиксән яшемне тутырдым.

Безнең әти сугышта һәлак булды, әниебез дәүләттән бер ярдәм күрмичә, өч баласын кеше итте, үстерде. Әтиләре исән кайтканнар бик бәхетле булды, аларга фатир да, машиналар да бирделәр. Ә без ятимнәр, әти, диеп әйтә дә алмыйча, тилмереп үстек. безнең дә әти, диеп әйтәсебез бик килгән иде!

Әлфия Таһирова. Норлат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: