Яшел Үзән

ӘРЕКМӘН СОГЫ ДА ДӘВА

Әрекмән согы белән халык медицинасында төрле кисталарны дәвалыйлар.

Ул бөерләрдә, аналыкта һәм күкәйлектә булган кисталарга каршы нәтиҗәле көрәшә. Әрекмән согы белән дәвалану озак вакыт һәм дисциплина таләп итә. Аның каравы, бу чара белән кистадан бер тапкыр дәваланганнан соң, кагыйдә буларак, хирург катнашыннан башка гына, аңардан бөтенләйгә котылырга мөмкин.
Әрекмән – күптәнге сыналган чара. Аның ярдәмендә хәтта миома, фиброма һәм башка барлыкка килгән авыруларны юк итәргә була, чөнки ул шешләргә каршы тору, аларны бетерү сыйфатларына ия. Әрекмән организмда матдәләр алмашын көйли, барлык ашказаны- эчәклек трактын дәвалый, канны чистарта.

РеЦеПТ 
Әрекмәннең яшь яфракларын (август – сок ясауның соңгы срогы) юарга, иттарткычтан чыгартырга, согын сыгып, пыяла банкага тутырырга һәм суыткычка куярга.
 Бер генә тапкыр да калдырмыйча, схема буенча эчәргә: 1нче һәм 2нче көннәрдә – көнгә 2 тапкыр 1әр чәй кашыгы, 3нче-4нче һәм калган көннәрдә – 1әр чәй кашыгы көнгә 3 тапкыр. Курс – бер ай. Әгәр дә шул вакыт эчендә киста бетми икән, дәвалау курсын кабатларга туры киләчәк. Барлыгы өч курс булырга мөмкин. Араларында берәр ай ял кирәк. 
Дәвалану процессында билгә әрекмән мае (репейное масло) сөртергә мөмкин. Бу нәтиҗәне көчәйтә һәм терелүне тизләтә.

Алдан табиб белән киңәшегез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: