Яшел Үзән

Хөрмәтле «Яшел Үзән» газетасы редакциясе!

Сезне һәм редакциянең бөтен хезмәт коллективын искиткеч юбилей — «Яшел Үзән» газетасына нигез салуның 25 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм.

Газета сүзе, матбугат чыгышы — җәмгыятебезнең аерылгысыз мәдәният символлары. Аларга ышаналар, аларны көтәләр.
Районыбызда чыгучы татар матбугатының, һәрвакыт мөһим вакыйгаларга катнашы һәм кешегә игътибары, һөнәри хезмәт итү һәм объективлык, үзенчәлеге булып тора. Укучылар арасында абруйлы авторитетыгыз — сезнең эшчәнлекне иң югары бәяләү.
Сезгә зур иҗади уңышлар, һөнәри осталык, дөрес, көн үзәген яктыртучы мәкаләләр теләп калабыз. «Яшел Үзән» нең озын гомерле булуын телибез.

Ренат Мистахов, Дәүләт Советы депутаты
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: