Яшел Үзән

Район башлыгы призын кемнәр отты

Яңа ел каникулларында «Маяк» спорт комплексында Яшел Үзән районы башлыгы призына «Йолдызлы» чаңгы ярышлары узды. Мәртәбәле ярышта республиканың 60 чаңгысы катнашып, барысы да башлык призына исәп тотты. Көн салкын булу сәбәпле, ярыш дистанциясе алай озын түгел, ирләр өчен - 9, хатын-кызлар өчен 5 км иде.

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде.
Ир-егетләр:
I урын - Юрий Гусев (Яшел Үзән);
II урын - Илдар Файзуллов (Васильево бистәсе);
III урын - Дмитрий Чекулаев (Йошкар-Ола, Марий Эл).
Хатын-кызлар:
I урын - Чулпан Зуева (Волжск, Марий Эл);
II урын - Мария Калинина (Яшел Үзән);
III урын - Ангелина Шиһабетдинова (Яшел Үзән).
Ветераннар:
I урын - Альберт Җамалиев (Йошкар-Ола, Марий Эл);
II урын - Евгений Бочкарев (Яранск, Киров өлкәсе);
III урын - Илгизәр Сазгетдинов (Казан).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: