Яшел Үзән

Район башлыгы бүләген кемнәр отты?

Районыбыз авылларында булып, халык белән еш аралашырга туры килә. Шөкер, халкыбыз муллыкта, барлыкта, җитеш тормышта яши. Гомумән, татар авыллары чисталыгы белән аерылып тора, дияр идем мин.

Авылларның төзеклеге һәм өмәләр турында еш язабыз. Чынлап та, май чүлмәгеннән үк күренгән кебек, йорт хуҗасының да ничек яшәвен капка төбеннән үк чамаларга мөмкин. Капка төбең ялт иткән икән, димәк, ишегалдыңда да, өеңдә дә тәртип.
Авыл йортларына, урамнарына, чишмәләргә багышланган бәйгеләр газетабызда да, сайтыбызда да еш уздырылып килә. Соңгысын «Безнең йортта - Яңа ел» дип атаган идек. Күпләр Яңа ел бәйрәме алдыннан өен бизәп, йорт янында үсеп утыручы чыршы булса, утлар элеп, капка төбенә кардан төрле фигуралар ясап куя. Үзләренә дә күңелле, авылдашларына да. Андый тырыш, тормышның ямен табып яшәүче күркәм гаиләләр бездә шактый. Инде балалары күптән мәктәп бетереп, шәһәргә киткән булса да, бу матур традицияне онытмый алар. Бүгенге көндә кар көрәп, хәлдән тайган булсагыз, декабрьдә бик тә тансык иде әле ул. Кар юк дип тормады кайберәүләр: Кыш бабай, Кар кызы, ел символы - маймылны капка төбенә ясап та куйды. Бәйге игълан иткәч, электрон почтабызга фотолар бер-бер артлы килә дә башлады. Һәм алар шул кадәр күп иде, әллә район башлыгы бүләге кызыктырды. Хәер, кызыкмаслык түгел шул. Без исә финалистларның фотоларын сайтыбызга урнаштыра бардык. Һәм, гадәттәгечә, тавыш биреп, җиңүчене билгеләдек. Ә инде бәйгедә катнашкан укучыларыбызны Олы Ачасыр мәдәният йортына чакырып, анда район башлыгы Александр Тыгин катнашында авыл җыены узды, тәбрикләдек. Бакырчы авылының активистлары Сәлахиевлар гаиләсе, Күгәйдән иң күркәм гаиләләрнең берсе - Гыйләҗевлар, Олы Ачасырда үз урамнарында балалар мәйданчыгы булдырган, шулай ук кардан күп фигуралар ясап куйган Абзалиннар, Кече Шырданга яңа сулыш өрергә тырышып яшәүче Минһаҗевлар, Мамадыш-Әкилдән Хәмидуллиннар, Акъегет мәктәбе коллективы исеменнән катнашкан Гөлинә Саттарова «Березка» кибетеннән 5 мең сумлык сертификатка лаек булды. Ә инде күп тавыш җыйган Абзалиннар гаиләсенә «Яшел Үзән»нең махсус бүләге дә тапшырылды. Күгеш, Айдар авылларыннан һәм Осиново бистәсеннән катнашкан финалистларыбызга бүләкне шулай ук газетабыз мөхәррире Илсөя Завилейская үзе тапшырачак.
Район башлыгы призына уздырылучы мондый бәйгеләр быелдан башлап, елына ике тапкыр үткәреләчәк: кышын һәм җәен. Номинацияләр саны да арта - «Йорт территориясендә иң матур чәчәк клумбасы», «Иң матур капка», «Иң ямьле ишегалды» һәм башкалар. Иң актив, тырыш укучыларыбызның фотолары шулай ук район башлыгы бүләгенә лаек булачак. Әйдәгез әле, «Яшел Үзән» газетасы оештырган бәйгеләрдә активрак катнашыйк. Сезнең тырышлыкны бөтен район күрсен.
Тирә-юнебезне чистартып, карап, ямьләп тормасак, безнең өчен, килеп, моны берәү дә эшләмиячәк. Күршеләреңә дә үрнәк күрсәтергә вакыт җиткәндер, мөгаен. Чисталыкта, гүзәллектә яшәүләргә ни җитә?!
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: